Җир көче: 12 октябрь – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне

Җир кешесе. Кайсы гына тармакны алып карасак та, бөтен эшебез, тормышыбыз җиргә бәйле. Җирне хезмәт кешесе тәрбияли, җир исә үзен тәрбияләүченең хезмәтен данлы, мактаулы итә. Күпереп пешкән икмәк табыннарыбызда урын алганга кадәр күпме хезмәт куела, күпме маңгай тире түгелә! Бүген тамагыбыз тук, табыныбыз мул икән, иң элек без әнә шул кешеләргә рәхмәтле. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне алдыннан сүзне төп кунакларга – авылның алтын баганаларына бирәбез. Маңгай тирен түккәндә, көчне каян алалар? Күңелләрендә нинди борчу бар? Иртәгәдән ни көтәләр?

Рүзилә Латыйпова

Вазыйфасы һәм эшләгән урыны: сыер савучы, Минзәлә районының «Камский Бекон» җәмгыяте.

Хезмәт стажы: 16 ел.

Ни өчен авыл? Мин – авыл хуҗалыгына очраклы гына килеп эләккән кеше. Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамладым да үземнең туган авылым – Югары Тәкермәндә өч ел башлангыч сыйныфларны укыттым. Без – гаиләдә биш бала, барыбыз да шушында калдык. Авылда өй салырга ярдәм итә торган «Яшьләр программасы» бар иде. Ләкин аны бары тик фермада эшләгән кешеләргә генә бирделәр. Шуңа күрә мин мәктәпне фермага алыштырдым. 2012 елда йорт салып чыктык. Балалар белән эшләү күңелле, ә сыерлар янында тагын да рәхәтрәк.     

Эшегездә нәрсә рухландыра? Мин быел Татарстанда узган «Иң яхшы сыер савучы» бәйгесендә абсолют чемпион булып, республика данын Россиядә яклап кайттым. Анда өченче урын алдым. Уңышларыма бик сөендем. Эшемне, сыерларымны яратам, шуңа күрә аның авырлыгын күрмим. Бүген мин бер сменада 106 сыер савам. Көнгә ике тапкыр барабыз. Дүрт көн эшләп, ике көн ял итәм. Хезмәт хакы җитәрлек. 70 мең сум алам, ә «карусель» системасы буенча савучыларныкы 100 мең сумнан артык. Әле төшке аш вакытында тагын бер фермада савып киләм. Шуңа күрә хезмәт хакларыннан зарланмыйм. Тырышканга күрә нәтиҗәсе дә бар. Балаларга фатирлар алырга да ярдәм иттем. Эшен дә эшлибез, ял да итәбез. Ел саен балалар белән бергә чит илгә ял итәргә барабыз. Хәзер эш шартлары да башка шул. Сыерларны саннарыннан гына беләбез, алар турындагы барлык мәгълүмат (авырулары, буазлыгы, сөт күләме, бозавы төшү куркынычы барлыгы) компьютерга кереп бара.

Җир кешесенә хөрмәт җитәрлекме? Шәхсән мин зарланмыйм, тик арада төрле кеше бар. Башка агрохолдингларда хезмәт хакларыннан да, эш шартларыннан да зарланучылар бар. «Авыл халкына 40 мең сум акча артыгы белән җитә ул», – дип уйлаучы җитәкчеләр барлыгын да беләм. Авыл кешесе дә яхшы шартларда эшләп, лаеклы хезмәт хакы алып яшәгәндә, барысы да яхшы булыр.   

Рәис Раимов

Вазыйфасы һәм эшләгән урыны: баш агроном, Чүпрәле районының «Цильна» хуҗалыгы.

Хезмәт стажы: 35 ел.

Ни өчен авыл? Гомерем шушы авылда узды инде. Без башка тормыш күрмәгән дә, белмәгән дә. Бөтен барлыгым, булмышым туган авыл, җир, ашлыкка бәйләнгән. Мин шуның белән бәхетле дә. Хуҗалыкта 1990 елдан бирле эшлим. Укуны тәмамлагач, юллама белән авылга кайттым. Әнине дә ялгыз калдырасым килмәде, ул да өлкәнәя, янында кеше кирәк булыр, дип уйладым.

Эшегездә нәрсә рухландыра? Башта ашлыкны чәчәсең, вегетация чорын узасың, тәрбиялисең, аннан соң уңышын җыеп аласың. Никадәрле хезмәт, акча керә. Уңыш әйбәт булса, күңел тынычлана. Өметләр акланмаса, кәеф төшә, эч пошып йөри. Басу-кырларны урап узарга, өйрәнергә, яңа сортларны сынап карарга яратам.

Җир кешесенә хөрмәт җитәрлекме? Җитәкче ягыннан барыннан да канәгать. Хезмәт хакларыннан канәгать, бөтен шартлар, эш өчен машиналар бар. Безнең хуҗалык үзгә бер төрле инде ул. Ныклы, ышанычлы, ни сорасак, шул бар. Бөтен мөмкинлекләр тудырылган, безгә эшләргә дә эшләргә генә кала.     

Рузалия Гәрәева

Вазыйфасы һәм эшләгән урыны: камыр басучы, «Чаллы икмәге» оешмасы икмәк цехы.

Хезмәт стажы: 40 ел.

Ни өчен сәнәгать тармагы? Мин пекарь-пешекчегә укыдым да заводка килеп, 40 ел эшләдем, шушыннан пенсиягә чыктым. Әмма ялга китмәдем. Башка һөнәр турында уйлап та караганым булмады, чөнки камыр белән эшләргә, икмәк пешерергә бик яратам. Өйдәгеләрне дә гел камыр ризыклары белән сыйлыйм.

Эшегездә нәрсә рухландыра? Мин көндезге сменада да, төнгелектә дә уникешәр сәгать эшлим. Берничә төрле икмәк пешерер өчен камыр әзерлим. Хезмәт урыныма килгәч, бисмилла әйтеп, камыр ясарга тотынам. Алдан никадәрле икмәк пешерергә әйтәләр, күләмен шуннан чамалыйм. Ипи тәмле булсын өчен, камырның яхшы, сыйфатлы булуы кирәк. Ә камырның сыйфаты оннан һәм чүпрәдән тора. Чынлыкта, камыр басу – бик җаваплы эш. Һәр ингредиентның чамасын белеп салу, берсен дә онытып калдырмау мөһим. Хәзер күпчелек эшләр автоматка куелса да, кул хезмәте дә кирәк. Аннан соң табындагы, кибет киштәләрендәге икмәкләрне күргәч: «Монда бит минем дә өлешем бар», – дип уйлап куям. Кибетләрдә үзем пешергән ипине таныйм да әле мин.

Хезмәт кешесенә хөрмәт җитәрлекме? Узган атнада Казанда узган игенчеләр бәйрәмендә миңа «Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирделәр. Анда баргач, күңелем бик нык булды. Без андыйны күргәнмени?! Бөтен хезмәт кешесенә дә шушындый хисләр кичерергә насыйп булсын иде, дип телим. Икмәк тәмле булган шикелле, хезмәтнең нәтиҗәсен күрү дә рәхәт. Эшебез мактаулы, абруйлы булса иде, һәркайсыбызга хезмәт урыннарында яхшы шартлар тудырылып, лаеклы акчалар алып эшләргә язсын иде.

Рөстәм Уразов

Вазыйфасы һәм эшләгән урыны: механизатор, Яшел Үзән районының «Кызыл Шәрык» җәмгыяте.

Хезмәт стажы: 37 ел.

Ни өчен авыл? Мин Татар Танае авылында гомер итәм. Каядыр китү турында башыма да кереп караганы булмады. Шәһәргә баргач, тыным кысыла, башым әйләнә минем. Авылдан да рәхәтрәк, матуррак җир, авыл хуҗалыгыннан да тынычрак урын юк минем өчен. Хезмәт кенәгәмдә бары бер язу бар. Элек тә «Ленин» колхозы яхшы хезмәт хаклары бирде. Ул еллар авылның да гөрләп, чәчәк атып торган чаклары иде. 150 хуҗалык иде, хәзер буш йортлар күп. Яшьләр юк, барысы да – безнең чама кешеләр. Без булмасак, авылда кеше бетәчәк. 4 бала тәрбияләп үстердек. Ике игезәк кызларыбыз Кайбычка шәфкать туташлары булып эшкә кайтты. Калган икесе Казанда яши.

Эшегездә нәрсә рухландыра? Яратмыйча эшләп буламыни? Әле менә комбайнда силос салып йөрим. Беркем комачауламый, үзем рәхәтләнеп йөрим. Хет акырып йөр, хет җырлап җибәр – сүз әйтүче юк. Иң мөһиме: акча яхшы түлиләр. Кайбер айларда 100 мең сумнан да артып китә. Соңгы елларда хезмәт хаклары артты, бер сүз дә әйтеп булмый.   

Хезмәт кешесенә хөрмәт җитәрлекме? Булган кадәрлесе җитә! Эшләгән кешене барыбер күрәләр, дип уйлыйм. Нәчәлникләргә рәхмәт, мине дә күрделәр. Дәрәҗәле исем бирделәр, сөенеч бит инде бу. Иң мөһиме – дөньялар тынычлансын иде инде, йөгерә-йөгерә эшләргә саулык, йортларыбызда иминлек булсын иде.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре