11-14 ноябрьдә Алабугада «Ананьино дөньясы: Төньяк Евразиянең бронза һәм тимер гасырлары археологиясе» конференциясе узачак. Ул совет археологы, тел белгече Алексей Шмидтның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырыла. Чарада илнең төрле шәһәрләреннән галимнәр киләчәк.
Конференциядә катнашучылар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының музей-күргәзмә объектлары, шулай ук федераль әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объектлары («Алабуга («Чертово») шәһәрлеге», Ананьино каберлеге белән танышачак. Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы составына керә торган Ананьино каберлеге мөһим объект булып тора. Бу археологик һәйкәл безнең эрага кадәр I меңьеллыкка карый. Кабер казу вакытында табылган 1,5 меңнән артык артефакт Татарстан, Россия һәм чит ил музейларында саклана.
Идел буе һәм Урал буе археологиясе өлкәсендә әлеге конференция 2008 елда Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тәкъдиме белән Ананьино каберлеге тикшеренүләренә 150 ел тулу уңаеннан оештырыла башлый. Әлеге чара Ананьино мәдәни-тарихи өлкәсе проблемаларын, хәзерге фин-угор халыкларының борынгы бабаларының археологик культураларын, шулай ук Көнчыгыш Европаның, Урал һәм Көнбатыш Себернең бронза һәм борынгы тимер гасырларын өйрәнүгә юнәлтелгән.
– Ананьино мәдәнияте – тарихи-мәдәни мирасның мөһим сәхифәсе. Бүген республикада әлеге мәдәният һәйкәлләрен саклап калу һәм популярлаштыру буенча зур эш алып барыла, – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. –XX гасырда Ананьино мәдәнияте фәнни-тикшеренү чыганагы буларак, төрле бәхәсләр китереп чыгарган. Кемдер аны Казан мәдәнияте белән бәйләгән, кемдер аерым юнәлеш дип санаган. Белемнәрне буыннан-буынга саклап килгән археолог һөнәре бар. Заманасында бик кәттә санала иде. Без романтикасына кызыгып, әлеге һөнәрне сайларга хыяллана идек. Конференциядә катнашучы балалар да әлеге тикшеренүләрнең асылын аңласын иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез