«Бу программа биш елга якын эшләде һәм, гомумән алганда, үзен сарыф итте. Хәзер без льгота каралган максатчан аудиторияләрне билгеләүдә тагын да адреслы якын килү турында сөйлибез», — дип аңлатты ул.
Шуңа бәйле рәвештә министр республикада мәктәп укучылары, күп балалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен музейларга бушлай керү сакланып калуын искәртте.
«Хәзер көмеш яшьтәге кешеләр өчен, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек итеп көйләнгән программалар өстендә эш алып барабыз», — дип өстәде Аюпова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез