Иран–Америка–Израиль дуслыгы

Язманың исемен күрүгә, укучы сәерсенер, әлбәттә. Бу өч ил арасында бүген бугазлашу бара. Израиль белән Иран үзара бомба һәм ракета һөҗүмнәре алмашалар, ике як та бер-берсен юк итәргә вәгъдә бирә. Трамп Америкасы бу канлы тегермәнгә әнә-менә кушылырга тора. Бу язма газетада басылганчы, Америка очкычларының Тәһранны утка тота башлаулары да бик ихтимал.

Шулай булгач, нинди дуслык турында сүз алып барырга мөмкин, дип нәфрәтләнсәгез дә, хаклы булырсыз кебек. Ләкин автор язма исемен һавадан алып куймады. Бу – Трамптан алынган цитата. Трамп үткән тәүлектә генә шундый сәер белддерү ясады: «Израиль белән Иран арасында килешүгә ирешү мөмкинлеге зур, ләкин «кайвакыт сугышырга туры килә», – диде. Трамп шулай ук Америка Кушма Штатларының Иран белән «бик яхшы мөнәсәбәтләр»е булуын белдерде һәм «Израиль белән Иран бер-берсенә зур ихтирам белән карый», – дип тә өстәде.

Бу белдерүне Америка Президентының психикасы тотрыксыз булуга гына да кайтарып калдырырга мөмкин, билгеле. Ләкин Трамп аз гына да алдамый һәм ялгышмый. Бу юлларның авторы күптәнге язмаларының берсендә: «Америка–Израиль һәм Иран аркадашлар дип әйтсәм, барыбер ышанмассыз», – дигән фикер әйткән иде. Үткән елның октябрь башында Иран Израильгә ракета залпы биргәч, газетабызда: «Иран лидерлары, Израильгә атып, кан коелыш теләгән кара көчнең әмерен үтиләр. Якын Көнчыгыштагы сугыш театрында бара торган вакыйгаларның сценарие алдан язылган һәм яклар тарафыннан килештерелгән булуын күпләр белми», – дигән фикер дә әйттек. Аннан да алдарак: «Израиль Моссадының элекке җитәкчесе Эфраим Халеви Америка журналы «Foreign Affairs»та язма бастырды. Язмада: «Бәшәр Әсәд – Димәшкътагы Тель-Авив кешесе», – дигән юллар бар», – дип тә язган идек. Әсәд белән Иран режимы арасында рухи туганлыкның ничек зур булуын һәркем белә: икесе дә – шигыйлар, ике як та байтак мөселман канын койды, ә менә израильлеләр канын бик аядылар.

Автор бу мәсьәләгә бик тирән кереп китәргә теләми. Ул Иран рафидачылары (илдәге шигыйларның идарәче сектасы) белән сиончылар арасында бик зур якынлык булуын гына исбатларга җыена. Якынлык шул дәрәҗәдә: сиончылар Иранның идарә структураларына бик ныклап кереп урнашкан. Хәтта фарсы Президентлары Израиль Моссадын (сиончылар разведкасы) Тәһрандагы идарәче пирамидадан этеп чыгарырга тырышса да, берни дә эшли алмыйлар. Бүгенге вазгыятькә күз салыгыз: Моссад агентлары Тәһранда һәм Иранның башка төбәкләрендә чып-чын сугыш алып бара. Беренче төндә үк шулар Иранның төп һава һөҗүменә каршы тору системаларын юк итте һәм хәзер Израиль авиациясе фарсы күгендә үз өендә йөргән кебек йөри.

Автор яза һәм укучы күңелендә барган ышанмаучылык хисләрен алдан тоя. Трампны читкә куябыз да, әйдәгез, Әхмәдиниҗад дигән кешене искә төшерәбез. Мәхмүд Әхмәдиниҗад 2005–2013 елларда Иран Президенты булып торды, сиончыларга каршы көрәш оештырырга тырышып карады. Израиль матбугаты үткән тәүлекләрдә аның үтерелүе турында фейк та таратып алды. Әмма ул исән, һәрхәлдә, бу юллар язылганда исән иде. Сүз уңаеннан искәртик: Иранда Президент – икенчел фигура гына, чын хакимлеккә һәм вәкаләтләргә ия түгел. Шулай булса да, Әхмәдиниҗадны икенче тапкыр президентлык срогына якын китермәделәр, чөнки ул илнең югары җитәкчелеген сиончыларга сатылуда, коррупциядә даими гаепләп торды. Вазгыять шундый югарылыкка барып җиткән: илдә ниндидер мөһим постка кую өчен Моссад агенты булмаган кешене табу кыен. Экс-Президентка сүз бирик: «Без Моссадка (Израильнең тышкы разведкасы) каршы көрәш алып бара торган махсус контрразведка бүлеге булдыргач, күп тә үтми, аның җитәкчесенең үзе дә Моссад агенты булуы ачыкланды»...

Инде хәзер Иран белән Израиль арасына тигезлек билгесе куеп булуына ышана башладыгызмы? Иранда идарә системасы бик катлаулы. Иран революциясен саклый торган корпус бар, Иран армиясе бар. Болар икесе – ике нәрсә. ИРСК (КСИР) зуррак вәкаләтләргә ия, аның үз кораллы көчләре, хәрби техникасы бар. Кыскасы, фарсы хакимиятләре лабиринтына кереп китсә, шайтан үзе аягын сындырыр. Без шуңа күрә ул тарафка ерактан, каш өстенә кулны куеп кына карыйбыз. Маскатыбыз өч реакцион державаның үзара аркадашлар икәнлеген фактлар ярдәмендә исбатлау гына иде. Тагын бер нәрсәне искәртик: Вашингтон–Тель-Авив–Тәһран үз карарларында ирекле түгел: сугышырга кушканнар икән, сугышалар, атышырга кушсалар, атышалар. Язма башындагы цитатаны тагын бер тапкыр кабатлыйк: «Иран лидерлары, Израильгә атып, кан коелыш теләгән кара көчнең әмерен үтиләр...»

«Дуслар булгач, ни өчен сугышалар?» – дигән сорау туачагы гаҗәп түгел. Сәясәт ниндидер максатлар хакына иң якын дусларның да бер-берсен юкка чыгару мисаллары белән тулган. Илләрнең эчке сәясәтендә дә күзәтелә бу хәл, тышкы сәясәттә бигрәк тә. Каддафины искә төшерик. Ул Франциянең элекке Президенты Саркозиның сайлау кампаниясен мул финанслап, аны тәхеткә күтәргән иде. Нәкъ менә Саркози аңа төп кабер казучы булды да. Шулай булгач, Трампның: «...кайвакыт сугышырга туры килә...» дигән сүзләре белән генә нокта куеп торыйк. Израиль–Иран сугышы күптән әзерләнде һәм иң кирәкле моментта гына башланды да. Илон Маск яңа гына тагын бер тапкыр АКШның авыр хәлен искә төшерде: американнар салым керемнәренең 25 процентын дәүләт бурычы буенча процентлар түләүгә тоталар. Салым кереме 5 триллион доллар гына, дәүләт бурычы исә 37 триллион доллардан артып китте. Шуңа күрә Маск: «Әгәр бу шулай дәвам итсә, Америка, чынлыкта, банкрот хәлгә килер, һәм барлык салым керемнәре дәүләт бурычы буенча процентларны түләргә генә китәр, ә башка нәрсәләргә берни дә калмас», – диюе белән хаклы. Бу вазгыять игътибарны читкә юнәлтү өчен сугыш һәм хаос оештыруны сорый. Соңыннан барысын да шул сугышка сылтыйсың. Дусның аркасына атарга кирәк икән, атасың, кыскасы. Трамп һәм Нетаньяху шул бурычны үти, әмма сценарий алар теләгән чикләрдән узып китеп бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре