Мин татар авылында үскән, кайчандыр гади генә бер кыз бала идем. Абыем Алмаз исемле булгач, бабайның миңа бик тә Гөлназ исемен куштырасы килгән. Әнием исә, мине беренче күрүгә: «Кызым – Гүзәлем», – дигән. Ә бүген исә мин Гүзәл генә түгел, тагын да матуррак исемнәрем бар – тормыш иптәше һәм дә әни! Әйе, Аллаһка мең шөкер, ике кызыбыз, ике җимешебез – Дәлия белән Әдилә үсеп киләләр. Әнә өйнең икенче катыннан «әни» дигән сүзләре дә ишетелә. Уйларымнан арынып, кызларымны өстәл янына дәшәм.
– Дәлия, Әдилә, әйдәгез, чәй эчәргә төшегез.
– Әни, хәзер Әдиләгә күлмәген генә кидерәм дә, төшәбез.
Әтиләре эштә. Ул да, Аллаһка шөкер, «гаиләм» дип яши. Кичә эштән соң кибеткә кереп, балаларга татлы каймак, баллы сулар алган. Ә мин исә табада тиз генә коймак пешереп алдым.
– Әни, хәерле иртә.
– Әнием, сәлам.
– Нинди тәмле коймак исе!..
– Хәерле иртә, матурларым.
Икесенең дә битеннән үбеп, аркаларыннан сөеп, кочаклап алдым.
– Әни, син ничек шулай тәмле пешерергә өйрәндең?
– Мин дә сезнең кебек бәлеш, өчпочмак, дучмак, коймак ярата идем. Әни аларны әзерләгәндә, гел аңа булыштым. Сезгә дә өйрәтермен әле.
Кайнар чәйне өрә-өрә, без бергәләп чәй эчә башладык. Әйе, чыннан да, коймак бик тәмле килеп чыккан. Гаиләдә бар кеше сәламәт, күңелләре тыныч, йөзләре көләч булганда, пешергән ризыклар да тәмле килеп чыга.
– Әни, миңа укытучы, конкурста катнашырга дип, тагын татарча шигырь бирде. Сыйныфтан миңа һәм Сәфинәгә. Ә Зилә бик елады, чөнки аның да катнашасы килде, ләкин ул татарча белми.
– Менә шулай шул, балам. Телләр күбрәк белгән саен, мөмкинлекләр дә күбрәк ачыла. Менә син, Аллаһы боерса, табиб булам, дисең инде. Сиңа бер татар абые авыруын сөйләргә кергән, ди. Син татарча белгәч, ул да рәхәтләнеп сөйләшә – чирен дөрес аңлата, син да аны тыңлап, дөрес дәва бирәсең.
– Рәхмәт, әни, безгә татарча өйрәткәнсез. Рәхәтләнеп, татарча да, русча да сөйләшәм. Шуңа күрә дусларым да күп.
– Сеңлеңне дә өйрәтеп булса, әйбәт булыр иде. Әби-бабайларыгыз да сез татарча сөйләшкәч, бигрәк сөенәләр инде. Әтиегез баштарак русча белсәләр, җитә диебрәк әйтә иде. Хәзер исә, яше барган саен, икенче төрле фикердә: «Чит телне белгәнче, башта үз телеңне бел!» Әтиегез дигәннән, бер кызык хәл сөйлим әле сезгә.
Балалар күзләрен тутырып миңа карап куйдылар. Ә мин аларга әтисе белән танышу тарихын сөйли башладым.
– Әтиегезгә 21 яшь иде ул вакытта. Миңа беркөнне социаль челтәрдән: «Можно с вами познакомиться?» – дип яза. Мин тиз генә бу егетнең шәхси битен карап чыктым. Исеме Рамил икән. Фотосурәтләрен бер кат карап чыккач, аны ошатуымны аңладым, ләкин шулай да: «Сүзең булса, миңа татарча яз», – дип, җавап хаты җибәрдем. Ул да мине бик ошаткан булса кирәк, тырыша-тырыша татарча яза башлады. Моңарчы русча гына сөйләшеп йөргән әтиегез: «Бөтен белгәннәремне искә төшердем», – дип искә ала хәзер. Шулай итеп, безнең арада җылылык барлыкка килде. Без очраша башладык. «Мондый кыз күргәнем юк иде әле. Шул беренче язган сүзеңнән соң сиңа тагы да кызыксынуым артты», – диде ул.
Шулвакыт кәрәзле телефоныма иремнән хәбәр килеп төште: «Җаным, бу ялда әти-әниләргә кайтып булышып килергә кирәк». Мин: «Ярар, кайтырбыз, булышырбыз», – дип, җавап хаты җибәрдем.
– Балалар, бу атнада әбиләрегезгә кайтабыз икән. Шуңа күрә өй эшләрен бергәләп, тиз генә эшләп алыйк.
Балалар «ура» кычкырып, гөлләргә су сибә башладылар, идәнне себереп, тузаннарны да сөртеп куйдылар. Әби-бабайларын бик яраталар. Кунакка кайту дигәндә, берсүзсез өй эшләрен эшләп куялар.
– Әни, ә син безнең кайсыбызны катырак яратасың? Минеме, Әдиләнеме?
– Кызым, сез минем ике күзем кебек. Икегез дә кадерле.
– Ә син тагын бәби алып кайтсаң?
– Балалар күбәйде дип, аларга ярату хисе кимеми инде, балам.
– Ә мин әтигә шул сорауны биргән идем, ул мине кытыклап бетерде. Мин аны аңлый да алмадым.
– Әтиегез шундый шаян кеше инде ул. Икегезне дә бик яратабыз.
Дәлиянең бу сорауларын уйлый-уйлый, мин дә әнигә шалтыратып алырга булдым. Бер кат хәлләрне сорашкач, мин дә сорап куйдым: «Ә син абыйны күбрәк яратасыңмы, минеме?» Әни шунда ук: «Кайсы балаңны күбрәк яратасың соң?» – дип әйтеп куйды. 35 яшькә җитеп, шундый мәгънәсез сорау бирүемә үзем дә оялып куйдым. Каникул көннәре булганга, әни Дәлияне үзләренә кунакка чакырды. Ә минем һич тә аны кайтарасым килми. Әниләр – инде балаларын үстергән, ял күрмичә эшләгән буын. Күбрәк ял итүләрен, борчылмауларын телим. Ул да миңа әзрәк булышырга, ничектер тормышны җиңеләйтергә тели. «Юк инде, әни, Әдилә дә елый. Апасыннан башка өйдә ямь тапмый ул. Кайтсак, бергә ялларда кайтып килербез», – дидем. Әни белән сөйләшкәч, бигрәк рәхәт булып китте.
Балалар өй эшләрен тәмамлап, телевизордан «Өч песи» дигән мультфильм карый башладылар. Карап утырсаң, нәкъ безнең гаилә кебек. Мин дә балалар белән ял итеп, бергә көлешеп утырдык.
– Әни, бу песиләрнең әтиләре көн саен торт алып кайта. Ул алай күпкә киткәч, тәмле дә түгелдер инде.
– Шулай, кызым, дөрес әйтәсең. Көтсәң, кадерлерәк, тәмлерәк була.
– Әти миңа чирек чыкканчы әйткән иде: «Әгәр дә «5ле»гә генә укып бетерсәң, кафега барып утырабыз», – дип.
– Әйе, Аллаһы боерса, барабыз, кызым. Без бит чирек саен барабыз.
– Әни, ә минем «4ле» чыкса?
– «4»ле чыкса да, барабыз инде. Анысы да яхшы билге.
Шулвакыт кәрәзле телефоныма иремнән хәбәр килде: «Җаным, бүген кичке ашауны әзерләмә. Матур күлмәкләрегезне әзерләгез. Кичен кафега барабыз». Мин аптырап киттем. Ишетеп торган кебек булып чыкты. Бу хәлне кичен кафеда сөйләргә булдым.
– Балалар, барыгыз, матур киемнәрегезне карагыз. Бүген кичен кафега барабыз.
– Ура! Ура! Ура!
Балаларның шатлыклы көлүләреннән нигәдер күңелем тулып китте. Кулыма кәрәзле телефонымны алдым да иремә бары өч сүз язып җибәрдем: «Мин сине яратам!»
Гүзәл Мөхлисова
«Җылы оя» бәйгесенә килгән язма
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез