Миңлегол инде картайган, ә Нәдер әле һаман да көчен югалтмаган, Әйшә затлылыгын саклап яши. Татарстанда 3 меңләп авыл исәпләнә. Шуның йөзгә якыны кеше исемнәре белән атала. Алар арасында Айдар, Булат, Кармыш, Габдрахман, Әлмәндәр, Иштирәк, Вахит, Җәлил, Чулпан дигәннәре дә бар. «ВТ» хәбәрчесе әлеге авылларның үткәне һәм бүгенгесе белән кызыксынды.
Хәсәншәех, Арча
Мәктәп директоры Шамил Сәлахов белдергәнчә, авылга Гарәбстан якларыннан абыйлы-энеле ике туган күченеп килгән. Риваятьләргә ышансаң, алар ислам динен тарату белән шөгыльләнгән. Бу якларда марилар яшәгән.
– Халык башта аларның дингә үгетләвен кабул итмәгән. Берсен хәтта үтергәннәр дә. Шул урында чишмә типкән. Аны Изгеләр чишмәсе дип йөртәләр. Хәсәншәех исеме шул шәхес язмышына бәйле. Хәсән исеме булса, ә шәех дәрәҗәсен аңлаткан. Аның истәлегенә таш куелган, – ди Шамил Сәлахов.
Авыл танылган шәхесләре белән дан тота. Арада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Вамин» оешмасының элеккеге генераль директоры Вәгыйз Минһаҗев, Татарстанның атказанган артисты Люция Хәсәнова һәм башкалар бар.
Хәзерге вакытта авылда 600 гә якын кеше яши. Яшьләре шәһәргә китсә дә, авыл үзенең йөзен сакларга тырыша. Мәктәп, бакча, кибет, мәчет эшли. Булдыклы егетләре һәрвакыт ярдәм итеп тора. Юллары, чишмәләренең барысы да төзек. «Төшеп калганнардан түгел без. Эшмәкәрләр дә, терлек тотучылар да, колбаса, сөт ризыклары җитештереп сатучылар да, җиһазлар ясаучыларыбыз да юк түгел. Совхоз яши. Эшебез дә, ашыбыз да бар», – ди хәсәншәехлеләр.
Миңлегол, Баулы
Ә менә Миңлеголның хәлләре хөртирәк. Кешесе 25 тән артмый. Нибары 15 йортта гомер итәләр. Соңгы елларда сабыйлар тумый. Иң яшь дигәне унҗидене тутырган.
– Мин үзем күрше авылдан килен булып төштем. Тарихы турында сөйләгәндә, заманында Миңлегол дигән кеше нигез салган, дип сөйлиләр иде. Узган гасырның алтмышынчы елларында авыл зур, матур иде. Тик мәктәбе беткән иде инде. Фермалары бар иде әле. Сыер саудым мин. Кибет бетте. Кирәк-яракларны Баулыдан килеп саталар. Халкы картайды инде. Үткәнне хәтерләүче олылар да берничә генә калды, – ди 85 яшьлек Илсөяр Галимова. – Авылда яшьләр калмый. Кем калсын монда?! Юлларыбыз асфальт үзе. Буш йортлар бар. Кайберләренең балалары кайтып, җәен яшелчә утырта. Язмышына борчылабыз, әмма нишләтәсең?!
Нәдер, Әлмәт
Авыл шул якларда беренче булып нефть чыгара башлаган Нәдерша Уразмәт исемен йөртә. Ул старшина итеп куелып, 1730–1750 елларда Нәдер волосте белән идарә итә. Бу төбәккә башка яклардан да кешеләрне җәлеп итә, нефть заводы төзелешен башлап җибәрә.
– Казан ханнары Мөхәммәтәмин белән Сафагәрәй идарә иткән чорда татар морзалары Надыровлар нәселе вәкилләренә тархан ярлыклары буенча җир һәм шул исәптән Яңа Нәдер җирләре бүләк ителә. Нәдерша, Сөләйман, Әлмиәхмәт, Исмәгыйль исемле туганнар була алар. Шулай итеп, Сөләй, Нәдер, Әлмәт, Кама-Исмәгыйль авыллары барлыкка килә. Нәдердә элек кама дигән җәнлек күп булган. Халкы шуны аулап көн күрә. Игенчелек, һөнәрчелек алга китә. Чабата да үрәләр. Нәдер – зур авылларның берсе. Фермерлары бар. Авыл шәһәргә чыкмыйча да, үзен тәэмин итә ала. Авылдашлар интернет аша үз товарын сата. Ачкыч ясаучы, төзәтүчеләргә кадәр бар. Авылда меңнән артык кеше яши. Мәктәптә 100 дән артык бала укый. Мәдәният йорты эшли. Авылга нигез салган шәхес хөрмәтенә берничә ел элек һәйкәл куелды, – дип сөйләде башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Әхмәдуллина.
Әйшә, Яшел Үзән
Әйшәнең тарихы хатын-кыз язмышына бәйле. Казанны яулап алганда аннан качып киткән Әйшәбикә хөрмәтенә кушылган ул.
– Безнең җирлектә төпләнә ул. Күпмедер вакыттан соң Биектаудагы Татар Әйшәсенә күчеп китә, – ди Әйшә гимназиясе директоры Гөлнур Зыятдинова. – Ханбикәнең затлылыгы бүгенге авыл хатын-кызларында да чагыла. Үзләренә игътибарлы алар. Мәчеткә, мәдәният йортына да күпләр милли киемнән йөри. Зәвык дигән нәрсәне беләләр.
Авыл үзе дә нык әле. Бүген анда 1500 ләп йорт исәпләнә. Гомер итүчеләре өч меңнән артык. Күп фатирлы яңа йортлар төзелә. Бу инде күчеп килүчеләр дә бар дигән сүз. Мәктәп, бакча, мәдәният йорты, хатын-кызлар өчен амбулатория – читкә йөрисе юк. Мәктәбендә 400 укучы белем алса, бакчасына 100 сабый йөри. Халкы үзенә шөгыльне таба белә. Йөк машиналары белән ерак юлга йөрүчеләр дә шактый. Терлек асраучы крестьян-фермер хуҗалыклары да бар. Борынгы халкы күмер ясап саткан. «Бүген монда төрле милләт кешеләре яши. Алар арасында татар, рус, мордва, керәшеннәр дә бар. Халкы тырыш, шул ук вакытта кызурак холыклы», – ди Гөлнур Зыятдинова.
Мөнәсәбәт
Рәшит Галләм, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре:
– Авылларның күбесе авылга нигез салучыларга бәйле. Аларда танылган кешеләр яшәгән, йә анда аларның утарлары урнашкан. Мисал өчен, Кадыш авылында Кадыш бәкнең, Шаһгали авылында Казан ханы Шаһгалинең җире булган. Әйтик, Биектау районындагы Камай – Казан ханлыгы бәге Хөсәеннең улы Камай кенәзнең авылы. Моңа аны Казанны алгач биргәннәр, күрәсең. Балык Бистәсе, Минзәлә районында Кадрәк авылларына Камайның улы Кадрәк морза исемнәре бирелгән. Мондый очраклар күп. Арада хатын-кыз исемен йөртүчеләр дә очрый. Яшел Үзәндәге Әйшә авылы Иске Казандагы Әйшә ханбикәдән чыккан.
Адәм исеменә бәйле авыллар унбишкә җитә. Адәмсу, Татар Адәмсу, Чуваш Адәмсуы һәм башкалар. Кайберләре кеше исеме яки мифологик образларга бәйле. Хуҗа исеменнән алынганнары унбишкә җыела. Хуҗаш дип атала икән, анда ниндидер атаклы морза, кенәз яшәгән дигән сүз. Арчадагы Чулпан авылының элекке исеме – Хуҗаш.
Күп авылларның исемнәре үзгәрә. Арча районының Казанбаш авылының элекке исеме – Карамыш. Карамыш оглан – Казан ханлыгының билгеле бер аксөяге. Тарихта күренекле шәхесләрнең исемен кушканнары да бар. Әлки районындагы Иске Сихтермә авылын чуаш язучысы хөрмәтенә Хузангай дип үзгәрттеләр. Мондый очракларда исемне халык үзе теләп алыштыра. Арча районындагы Яңа Кырлай авылын хәзер Тукай Кырлай дип тә атыйлар. Тукайга бәйләп, аның исемен кушканнар. Әлмәт районындагы Нәдер авылы шул якларда беренче булып нефть чыгара башлаган Нәдер Уразмәткә бәйле.
Нурулла Гариф, тарихчы:
– Беренче кем килеп урнашкан, авылны шуның исеме белән атаганнар. Ул бит аңа нигез салган. Гадәттә алар 15–20 йортлы кечкенә авыллар булган. Татарстандагы авылларның 20–25 проценты кеше исеменнән алынган. Мин Балык Бистәсе районында – борынгы Чаллы төбәгендә яшим. Әйтик, Тәберде Чаллысына староста Тәберде Уразлаев исеме кушылган. Котлы Бөкәш Чаллысының башлыгы – Бүкәш Шихнизамов. Хәзерге Биектау авылын элек Көчек дип йөрткәннәр. Старостасы – Көчек Мәмәшев. Бирдебәк авылы хан исеменә бәйле. Һәр авылның 4–5 ләп исеме бар. Еллар үтү белән алар төрләндерелгән. Элек төп рольне ирләр уйнаган. Җир дә аларга гына бирелгән. Ир хуҗа булган. Шул сәбәпле, авылларның күбесенең исеме ирләргә бәйле. Сирәк кенә хатын-кыз исеме дә бирелгән. Чулпан – ир-ат, хатын-кыз исеме дә, йолдыз да була ала.
Фәнил Шәмиев, коллекционер:
– Татар, башкорт авыллары турындагы китапларны җыям. Кырым, Себер татарлары, керәшен авыллары белән дә кызыксынам. Яраткан шөгылем ул минем. Бала чактан газеталарда басылган язмалардагы авыл исемнәрен язып барам. Үзенчәлекле китапханә булдырасым килде. Киштәдә китаплар 600 гә җыелды инде. Бер меңгә җиткерү теләгем бар. Мин тарихчы түгел. Белгечлегем буенча – мал табибы. Җиһазлар ясау белән шөгыльләнәм. Тумышым белән Тәтеш районының Кече Тархан авылыннан. Хәзерге вакытта Казанда яшибез.
Авылларның күпчелегенең атамасы кеше исеменә бәйле. Казан ханлыгыннан калган Мерәс, Уразмәт, Колшәрип, Уразай, Айдар, Адай, Дусай, Иштирәк кебек төрки татар исемнәр дә бар. Шулай ук соңрак гарәпләрдән килгән Габдрахман, Абдулла, Ибрай (Ибраһим), Муса һәм башка исемнәрне дә әйтергә була. Исеме берүк төрле булганнары да бар, тик барысының да китаплары юк. Әлегә мине гаҗәпләндергән исемнәр булмады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез