Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Шимбә – 23 декабрьдә Казанда 2023 елның соңгы ярминкәсе узачак. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.
 Ярминкәгә килүчеләргә 23 районнан, 18 агросәнәгать оешмасыннан китерелгән товарларны сатып алу мөмкинлеге булдырыла.
 Сәүдә иртәнге 6 дан көндезге 1гә кадәр дәвам итәчәк.
Ярминкә мәйданчыкларында ветеринария-санитария шартлары тикшерелә, җәмәгать тәртибе, юл хәрәкәте иминлеге саклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез