Төбәгебезгә Атлантикадан җылы һава керү дәвам итә. Республикада инде менә берничә көн рәттән уртача һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 4-6 градуска югары.
Узган төндә Татарстанның күпчелек районнарына яңгырлар явып үтте, урыны белән томан төште. Кичә көндез һава температурасы +1...+5, бүген төнлә +1...+2 градус тәшкил итте. Бүген көндез исә республикада яңгыр һәм томан сакланды. Һава температурасы көн уртасында +1...+6 градус тәшкил итте.
Алдагы тәүлектә – 14 мартта төнлә – урыны белән, көндез – күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез секундына 15-17 метр тизлектә җил. Һава температурасы тагын берникадәр күтәрелеп, көндез +4...+9 градус, Татарстанның көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш төбәкләрендә +13 градуска кадәр җитәчәк.
Шимбә – 15 мартта аз гына яңгыр, секундына 15-18 метр тизлектә җил көтелә. Һава температурасы көндез +5...+10, төнге сәгатьләрдә +1...+6 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Якшәмбе – 16 мартта Татарстан циклон йогынтысында калачак. Яңгыр, юеш кар көтелә. Һава температурасы шактый ук төшә: көндез термометрның терекөмеш баганасы -1...+3 градус, төнлә -1...-6 градус күрсәтәчәк. Юлларда – бозлавык.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 17-18 мартта Татарстан югары атмосфера басымы йогынтысында калачак. Явым-төшем көтелә. Көндез 0...+5, төнлә -2...-7 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез