Киләчәгебез инженерларга һәм техникларгабәйле. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган Мәгариф һәм фән буенча совет утырышында сөйләштеләр. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Республика башлыгы билгеләп үткәнчә,мондый очрашу ярты ел элек, фәнни-технологик үсеш елын уздыру нәтиҗәләре турында фикер алышканда булган иде. Шул вакыттан бирле академик җәмәгатьчелек һәм дәүләт хакимияте органнарының югары белем бирү, тикшеренүләрһәм эшләнмәләр өлкәсендәге уртак эше эзлекле дәвам итә.
– Хәзерге вакытта Татарстанда фәнни-технологик үсеш белән идарә итүнең бербөтенсистемасы төзелгән. Һәр министрлыкта, муниципаль берәмлектә һәм икътисадның реаль секторы предприятиеләрендә җаваплы вазыйфаизатлар билгеләнде. Идарә итү системасыныңҗитешлеген бәяләү нәтиҗәләре буенча һәм фәнни-технологик үсеш рейтингында республика Россия төбәкләре арасында алдынгы урында тора, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, технологик лидерлыкнытәэмин итү – Россия Президенты игълан иткән төп илкүләм максат булып тора. Аның нигезендә, иң беренче чиратта, сыйфатлы инженер-техник белембирү ята. Татарстан илнең алдынгы сәнәгатьтөбәкләреннән берсе генә булып калмыйча,технологик инновацияләрнең иң зур үзәге дә, дидеТатарстан Рәисе. «Республикада инженер-техник белем бирүнең сыйфаты мәсьәләсе аеруча мөһим. Бездә политехник һәм тармак университетларыныңкиң челтәре, Россия һәм Татарстан Фәннәракадемияләренең нәтиҗәле эшли торганинститутлары, шулай ук кадрлар әзерләүнеңкорпоратив үзәкләре бар. Моннан тыш, республика мәктәпләрендә табигый-фәнни белем бирүчагыштырмача югары дәрәҗәгә җитте», – диде ул.
Моңа да карамастан, замана үзгәрешләреюгарырак таләпләр куя. «Элек беркайчан да технологияләр соңгы еллардагы кебек тизүзгәрмәде. Безнең эшләнмәләрнең дәрәҗәсе нефть химиясе, машина төзелеше һәм энергетикадан алыпагробиотехнологияләргә һәм төзелешкә кадәринженер-техник фәннәрнең барлык юнәлешләребуенча дөньякүләм дәрәҗәгә туры килергә тиеш. Моның өчен иң югары дәрәҗәдәге кадрлар кирәккенә түгел, безнең мәгариф системасы аларнымассакүләм әзерләргә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген республика югары мәктәбендә инженер-техник белгечлекләр буенча 60 меңгә якын кеше белем ала. Узган ел чыгарылыш студентлары саны 11 меңнән артып киткән, аларның 70 проценттан да күбрәге үз белгечлеге буенча эшкә урнашкан. Агымдагы уку елында республика югары уку йортларында инженер-техник белгечлекләргә 13 меңнән артык урын бүлеп бирелгән.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, бүген балаларны фәнни-техник белгечлекләр белән балалар бакчасыннан ук таныштыралар. Бу эш мәктәптә дә дәвам иттерелә. Шул ук вакытта, соңгы елларда БДИ тапшыручылар арасында профильле математика, физика, химия кебек фәннәрне сайлаучылар саны кимүен дә әйтте ул. Әмма югары уку йортлары һәм предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә узган елдан башлап вазгыять уңай якка үзгәргән.
Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, илдәге барлык инженерлар санының республикадагы белгечләргә туры килгән өлеше буенча рейтингта без дүртенче урында торабыз. Татарстанга аларның 5,3 проценты туры килә, 311 мең кеше инженер-техник белгечлекләрбуенча эшли. Моннан тыш, республика предприятиеләре «Россиядә эш» порталында 47 мең вакансия урнаштырган, аларның 5 меңгә якыны – инженер-техник белгечлекләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез