• Фото: freepik.com

Иртән торып тышка чыксам...

Бер мәлне иртән торып тышка чыксам, «Аһ!» итәрлек могҗиза – бөтен дөньяны кар күмеп киткән. Бер карасаң, декабрьдә яуган кар көтелмәгән хәл була алмый инде. Яңалык та түгел. Шулай да моңа кадәр аз-аз гына сибәләп, кинәт кенә шулай явып ташлагач, көтелмәгән булып тоелды. Моңсу булып калды. Төнлә килеп, җәйне кемдер урлап киткән сыман.

Әллә нинди сәер моңсулык инде ул. Хәтта бераз югалту да кебек. Өмет-хыялларың да, эшләнмәгән эшләрең дә кар астында калгандыр шикелле. Вакытың үтте, кар һәм салкынлык хакимлеге килде, хәзер кирегә юл юк, теләсәң нишлә дигән төслерәк тә.

Югыйсә бу көннең бер киләчәге әллә кайчан ук билгеле иде бит инде. Әле беркөнне генә күрше белән дә сөйләшеп торган идек:

– Чаңгыда чыкканың юкмы?

– Юк, кар юка бит әле, онык кына йөри.

Инде кар яварын көтеп чаңгылар да, чаналар да әзерләп куелган. Өй дә, сарайлар да җылытылган. Бөтен нәрсә кышка әзерләнгән. Киемнәрнең дә җылыраклары эленеп тора. Күңел дә кышка, салкынга күндерелгән. Бөтен нәрсә әзер, тик шулай да кыш килмәс, кар яумас сыман иде.

Күпме генә тырышсаң да, бөтен эшне дә эшләп бетереп булмый, кайсыдыр кала, өлгерә алмыйсың. Минем дә, көннәр әйбәт тора әле, бәлки, тагы да әйбәтрәк булыр дип, сузып йөргән эшләрем бар иде. Ындыр артындагы америка чаганын чабып чыгасы... Капкаларга келә куясы... Кайсыдыр койманы ныгытасы... Өй түбәсендә нидер ясыйсы... Шундый вак-төякләр инде... Вак булгач, аны бик санга сугып бетермисең бит, ярый, өлгерермен әле, вакыт җитәрлек, эһ дигәнче эшли торган нәрсә, дип калдырасың. Шулай калдырасың да теге эһ иткәнче эшли торган нәрсәләр айлар буена сузыла. Сузылып йөри-йөри дә көннәрнең берендә кар явып китә. Кар астында агач чабып йөрмисең бит инде, язга кала. Ә яз җиткәч, бүтән мәшәкатьләр килеп чыга. Теге вак-төяк онытыла. Икенче көзгә генә искә төшә. Кайбер эшләр шулай әллә ничә елга сузыла. Һәм: «Бу көздә мотлак эшлим», – дип йөргәндә генә... Тагын кар явып китә.

Югыйсә ул эшләрең барлыгын кар яумаса да онытмыйсың бит инде. Кесәдәге иске кадаклар кебек күңелдә шалтырап йөриләр алар. Тик кар яугач, моңсу булып кала. Алай гына да түгел әле, кар яугач, тегеләрнең бәясе тагы да ныграк арткан кебек була. Югалту тойгысы уяна. Быел да булмады инде дип көрсенәсең. Гомерең әрәмгә үткән шикелле.

Шуннан бүтәннәре искә төшә... Менә минем «язам, быел кышка кадәр өлгертәм» дигән әллә күпме әсәрләрем бар иде. Берсенә дә кул тимәгән әлегә. Ә кыш инде әнә ихатада. Бөтен дөнья буйлап сузылган да ишек төбенә башын салып яткан. «Иртән торып чыгу белән якасына ябышам», – дигән шикелле. Буран булып ишекне дә дөбердәтә башлар әле, «Келә дә куя белмәдең!» – дип капкаларны да шакы-шокы китерер. Ата суык булып колакны да борып алыр, борыны да чеметеп китәр. Җәйге гамьсезлекне кыш яратмый. Аңа ышаныч аз.

И, эш кенә түгел инде ул... Әйтеләсе сүзләре дә калган... Белдерәсе хисләр дә... Кайчагында хәтта рәхмәт тә әйтә белмәгәнбез... Әйтелмәгән кайбер рәхмәтләр бүген дә күңелдә йөк булып йөри. Ярату тойгысы да почмакка бастырылган малай шикелле... Үги малай да түгел әле ул, үз ярыңа булган ярату. Шуның да башыннан сыйпап үтә белмәгәнбез. Сөйгән ярларыбызга гына түгел, балаларыбызга, ата-аналарыбызга булган якты хисләрнең дә күбесе белдерелмичә калган. Әти-әниләргә булганы хәзер ятим бала сыман инде. Их, диярлек кенә... Бер карасаң... Кар астында калган эшләр кебек күңел тулы үкенечләр ята... Һәр гамәлнең үз кары бар инде. Эшләнмичә калса, күмеп китә. Күмеп китсә, казып алалмыйсың...

Бу моңсулык үзе дә олыгаю галәмәте, көзләр белән яшьтәш булуның бер чагылышыдыр инде. Яшьрәк чакта болай түгел иде. Карлар яуса, күңелгә дәрт өстәлә, иңнәргә канат үскәндәй тоела. Бөтен дөнья өр-яңадан тугандыр да, син ап-ак сукмак буйлап атлап китерсеңдер кебек була. Бөтен гомерең әле алда, барыр юлларың ак, офыкларың чиксез. Син үзең дә өр-яңа, күңелең ап-ак, хыялларың кар бөртекләредәй җемелдәп тора. Аклык, сафлык, яңа сулыш...

Хәзер бүтәнчәрәк... Ул вакытлар үзләре дә кар астында калган бугай. Канатлар да, яңа сулышлар да. Иске сулышың белән тигез генә атлап баралсаң да бик әйбәт инде...

Шулай уйлана-уйлана быелгы елның беренче карын көрәп йөрим әле. Үзегездә хәлләр ни чама соң?

Марат Кәбиров

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре