Ишәкне кем бәйдән ычкындыра?

Үткән атнада планета буйлап узган фетнә давылы күп төрле сораулар уята. Бигрәк тә яшен тизлегендә булып узган Непал түнтәрелеше үзенең сабаклары һәм нәтиҗәләре белән игътибарны җәлеп итә. Лондонда узган «Корольлекне берләштерик» дигән акция дә кызыклы. Рәсми мәгълүматлар 100–150 мең кешелек митинг хакында хәбәр итсә дә, ризасызлык хәрәкәте лидерлары, урамнарга 3 миллион кеше чыкты, дип бара. Янәшәдә генә француз фетнәсе дә үзенең радикальлеге белән алдагы протест акцияләрен узып китте. «Ни өчен европалылар дулый-дулый да өйләренә таралыша, ә тоталитар җәмгыятьләрдә халык күтәрелеше кан кою һәм түнтәрелеш белән төгәлләнә?» дигән сорау да куя алабыз.

Көнбатыш җәмгыятенең безнең гасырлардагы (Кыямәт алдындагы) хәлен Аллаһның соңгы илчесе Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бик төгәл тасвирлый. «Аларның дүрт сыйфаты бар, – ди ул, – бәла-казалардан соң бик тиз аякка басалар, алар фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга яхшы мөнәсәбәттә, сынаулар вакытында башкаларда күрелмәгән ныклык күрсәтәләр, аларның бик гүзәл дүртенче сыйфаты – үз идарәчеләренең гаделсезлегеннән имин». Игътибар итегез: югарыда саналган сыйфатлар пәйгамбәр яшәгән чордагы европалыларга хас түгел. Урта гасырларда өстен катлауларның изүе, корольләр башбаштаклыгы, фәкыйрьләрне талау һәм мохтаҗларны кысу-ирексезләү ягыннан европалылар үзләре белән бер чорда яшәгән башка төбәкләр тираннарыннан берни белән дә аерылмый, бәлки уздыралар да әле. Технологияләр үсеше нәтиҗәсендә табигый стихияләргә каршы тору сәләтенең артуы, социаль пособиеләрнең киң челтәре, законнар нигезендә идарәчеләрнең мөмкинлекләре нык чикләнгән булу – бүгенге көнбатышлылар халәте.

Җиденче гасыр кешесенең егерменче гасыр ахыры – егерме беренче гасыр башы Европасы турында шулай төгәл тасвир бирүе гаҗәп түгелме сезгә? Көнбатышта да коррупция дә, казна талау да бар, әлбәттә. Масштаблары ягыннан бәлки зуррактыр да әле, әмма күрәбез: лидерлар сәясәтенә каршы нинди генә зур протест оешмасын, куркыныч нәтиҗәләргә китерми. Ә бит кайчандыр анда да кан коюлы революцияләр булган, репрессияләр тегермәне меңнәрне һәм йөз меңнәрне тарткан. Хәзергә көнбатышлылар алтын урталыкта, әмма озакка түгел.

Демократиянең төп ныгытмасы булган АКШта исә шәһәрләрдәге тәртипсезлекләрне басу өчен Милли гвардия көчләре кертелә, Трамп һәм башка сәясәтчеләр теленнән «гражданнар сугышы» дигән сүзләр еш ычкына. Ил лидеры үзен тәнкыйтьләүчеләргә репрессияләр белән яный… АКШ шәһәрләрендәге хәлнең куркынычлыгы турында Трампка сүз бирик: «Әгәр сез Әфганстанга карасагыз, дөнья буйлап сәяхәт итеп, куркыныч дип санаган шәһәрләрне күрсәгез дә, бу – без монда Америкада сөйләшкән нәрсәләр белән чагыштырганда берни түгел», ягъни Трамп күзлегеннән Америкада куркынычрак.

Вазгыятьнең үзгәрүе икътисадый хәл начараюга бәйле. Икътисад белгечләре АКШта инвесторларның активларын ашыгыч рәвештә сатуларын һәм андый күпләп сатуның моннан йөз елга якын элек Бөек депрессия алдыннан гына булганлыгын әйтә. АКШтагы куркыныч вазгыятьтә Трамп һәм аның яраннары кемне гаепли, беләсезме? Яһүд спекулянты Соросны. Тагын Трамп сөйләсен әйдә: «Без Сорос белән шөгыльләнәчәкбез, чөнки мин уйлыйм: аңа һәм башка кешеләргә RICO законы буенча эш ачылырга мөмкин, бу гади протестлардан күбрәк». RICO законы – АКШта 1970 елда кабул ителгән канун, ул 35 тән артык җинаятьне үз эченә ала, шул исәптән оешкан җинаятьчелекнең халык бунтларын оештыруын да.

Үткән атнада Непалда булып үткән «зумерлар инкыйлабы»нда (15–30 яшьлекләрне шулай атыйлар) да Сорос фондын гаеплиләр. Непал бунты үзенең оештырылу һәм тиз хәрәкәт итүе ягыннан аерым игътибарга лаек. Бу – чын мәгънәсендә классик канлы фетнә. Аның дөньякүләм әһәмияте дә шунда. Ил үзе артык йогынтылы дәүләт түгел, күпләр Һиндстан белән Кытай арасына кереп кысылган ул ил хакында белмиләрдер дә. 2008 елда анда монархия бетерелде. Икътисадый хәл бик авыр. Эчке тулай продукт 2023 елда җан башына 1378 доллар. Чагыштырыгыз: Россиядә бу сан – 13 817. Соңгы 17 елда 14 хөкүмәт алышынган. Коррупция чәчәк ата, сәяси ирекләр кысыла. АКШның бик күп фондлары һәм оешмалары (шул исәптән Сорос фонды да) илдә эшчәнлек алып бара: демократия таратырга тырышалар, оппозицияне финанслыйлар. Рәсми хаимиятләр үзләре утырган урындыкның нык түгеллеген чамалый һәм социаль челтәрләрне тыярга була. Әмма бу карар дөянең сыртын сындырган салам бөртеге ролен уйный: яшәешне социаль челтәрләрдән башка күрмәгән зумерлар буыны урамнарга чыга, хөкүмәт урнашкан тарихи бинага ут төртәләр, полиция каршылыгы, хәтта ут ачу бернинди дә нәтиҗә бирми. Хөкүмәт йортындагы чиновниклар, вертолеттан ташланган тимер арканга тотынып, һавада чайкала һәм чак кына котыла. Армия хөкүмәтне якламый, Премьер-министрның отставкасын таләп итә. Отставкадан соң хәрбиләр тәртипсезлекләрне туктатуны таләп итә, көч куллану белән яный, шуннан соң барысы да тына. Коммунистларны сагынучы россиялеләргә искәртәбез: Непал белән коммунистлар партияләре идарә итә. Суллар идарәсе халыкны имәргә-таларга аз гына да комачауламый.

Непал канкоешының сабагы шундый: революцияне читләр түгел, хакимиятләр үз идарәләре белән оештыра. Төрле фондларның инкыйлабтагы роле исә ишәк турындагы риваять мисалында аңлашыла. Иблис бервакыт агачка бәйләнгән ишәкне чишеп җибәрә. Ишәк берәүнең бачасына керә дә бар нәрсәне ашый башлый. Бакча хуҗасының хатыны, моны күреп, аны атып үтерә. Ишәк хуҗасы ату тавышын ишетеп йөгереп килә дә хатынны үтерә. Йорт хуҗасы хатынын үтергән өчен ишәк хуҗасына ата. Иблистән сорыйлар: «Син нәрсә эшләдең?» Ул җавап бирә: «Берни дә эшләмәдем… Ишәкне генә ычкындырдым». Коткы тарата торган төрле чит ил фондлары ишәкне генә ычкындыра, калганын ярсыган халык үзе эшли. Соңыннан барысы да үзенең элекке хәленә кайта: яңа хөкүмәткә яңа коррупционерлар килә. Непал фетнәсе бу кагыйдәдән искәрмә булыр дип уйламыйк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре