Исән булса, 90 тулган булыр иде: Илһам Шакиров турындагы истәлекләрне барладык

«Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә – Урманче, сәхнәләрдә – Илһам». Татарның бөек җырчысы Илһам Шакировның тууына 90 ел тулган көннәрдә Сибгат Хәкимнең әнә шул сүзләре искә төште. Әмма бу язмада без Илһам Шакиров иҗатына бәя бирергә җыенмыйбыз. Ул инде күптән халык тарафыннан бәяләнгән. Бу язмабыз – бөек җырчыга бәйле истәлекләрне хәтердә яңарту, янә бер кат үзе яшәгән чакта калдырган мирасны барлау. Монда язылганнар аның рухына дога булып ирешсен.

Яшәү

Илһам Шакиров – сигез дистә елдан артык гомер кичергән кеше. 84 яше туларга бер ай кала вафат була ул. Үз гомере турында уйландымы икән җырчы? Тормышыннан үзе канәгать булды икән?

– Илһам абый 80 яшенә кадәр диярлек сәхнәдә иде. Дөресен әйткәндә, аның үткәне турында уйларга вакыты булмады, һәм бу аңа кирәк тә түгел иде, – дип искә ала озак еллар Илһам Шакировның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев. – Без аның белән бергә эшли башлаганнан бирле, Илһам абый билгеле бер режимда яшәде. Армиядәге кебек. Аена 6–7 концерттан артык куймады. Көнкүреш мәсьәләләреннән бөтенләй читтә калды. Еш кына дусларына: «Мин ипинең күпме торганын да белмим», – ди торган иде. Һәм ул бу сүзләрне сөенеп әйтте.

Тормыштан канәгать булгандыр Илһам абый. Халык – аны, ул халыкны яратты. Күз алдына гына китереп карагыз: исән чагында аның үзенә: «Син – татарның бөек шәхесе», – дип әйтәләр иде. Мондый сүзләрне тагын кемнең ишеткәне бар икән? Һәм тагын булырмы? Билгесез. «Бөек» исемен яулар өчен бик күпне үтәргә кирәк. Ләкин иң авыры – аны күтәрү.

Ни кызганыч, сәнгать хакына үзләрен үзләре аямаган, гомерләре бик иртә өзелгән шәхесләребез аз түгел. Бу җәһәттән Илһам Шакировның бәхете булган.

– Андый шәхесләргә исән чакларында тиешле игътибар күрсәтелергә тиеш шул. Миңа еш кына: «Син Илһам абыйның гомерен 20–25 елга озынайттың», – дип әйтәләр. Мактанып әйтүем түгел, әмма сәнгать кешесе өчен ялгызлык бик аянычлы булырга мөмкин. Әйткәнемчә, без Илһам абый белән айлар буе гастрольләрдә йөрмәдек, сәламәтлегенә зыян килмәсен дип, күп кенә әйберләрдән баш тарттык, – дип сөйли Илһам әфәнде.

Мөгаен, тискәре күренешләрне башына кертмәве, артык хискә бирелмәве дә аның гомерен озайткандыр. Ярдәмчесе Илһам Шакировны шактый кырыс, әмма яхшы күңелле кеше буларак искә ала.

– Аның янында «үлем» сүзе яңгырарга тиеш түгел иде. Ул некрологлар укымады, гомумән, бу теманы яратмады. Тискәре күренешләрне, эмоцияләрне башына кертмәде. Аны хәтта хастаханәгә алып бару да үзе бер сынау иде, – ди ул. – Минем беркайчан да аның күз яшьләрен күргәнем булмады. Минем күңел тулган чакларда: «Энекәш, елама! Нәрсә, әниең үлгән мәллә?» – ди торган иде. Кырыс, әмма шул ук вакытта бик яхшы күңелле кеше иде Илһам абый. Балаларны яратты, кешеләргә ярдәм итүдән чын күңелдән ләззәтләнде.

Хәтер

Халык хәтере – мәңгелек, дияргә яратсак та, бүген бар да бик тиз онытыла. Хәтта халык күңеленә кереп урнашкан шәхесләр турында да әледән-әле искә төшереп торырга кирәк. Илһам Шакиров хәтерен мәңгеләштерү максатыннан нинди эшләр кылына? Бу сорауны без Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллинга бирдек.

– Илһам Шакиров исән чагында ук аның туган көнендә чаралар үткәрә килдек. Концерт рәвешендә дә, әдәби кичәләр буларак та – бик күп формаларга мөрәҗәгать иттек. Шуңа да бүген халык 15 февральне зарыгып көтеп ала, – диде ул. – Үлгән көненнән алып аның хәтерен мәңгеләштерү җәһәтеннән һәркөнне диярлек эш бара. Әйтик, Казаныбызда аның исемендәге өч мең кешене сыйдыра алырлык зур концерт залы бар (Казан ЭКСПОдагы концерт залы турында сүз бара. – Авт.) «Салават күпере» микрорайонында Илһам Шакиров проспекты бар. Сарман районында һәм Казанда аның исемен йөртә торган ике мәктәп бар. Соңгы арада аның һәйкәлен урнаштыру турында да сүзләр йөри. Ул Казаныбызның иң күркәм урыннарының берсендә үз урынын табар дип ышанабыз. Илһам Шакиров исемендәге конкурс, фестиваль бар иде, берничә ел элек зур премия булдырылды. Быел без аны өченче мәртәбә тапшырабыз. Әлеге премиягә лаек дип табылган дүрт кешенең исеме 15 февральдә Илһам Шакиров туган көне уңаеннан узачак зур концертта аталачак. Гомумән, аның иҗатына без һәрдаим мөрәҗәгать итәбез һәм итәчәкбез. 2025 ел исә Филармония көндәлегендә Илһам Шакиров елы буларак язылачак.

Дәвам

Шулай да, җыр сәнгатендә Илһам Шакиров традицияләренә тугры калучылар бармы? Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге премия иясе Филүс Каһиров: «Андый җырчылар бар, тик, ни кызганыч, алар популяр түгел», – ди.

– Хәзер гомумән «җыр сәнгате» төшенчәсе юкка чыгып бара. Бүген һәркемгә шоу кирәк. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Ильясов кебек шәхесләребез җыр сәнгате белән яши иде. Аларның традицияләрен дәвам итүче, шулай ук ихластан җыр сәнгате белән яшәүче егет-кызлар бар-барын, әмма, кызганыч, алар популяр түгел. Ә бит араларында шундый талантлылар бар! – ди ул.

Илһам Шакиров – Филүснең иҗатына да, тормышына зур йогынты ясаган кеше. Балачагыннан – җырлары, ә соңыннан гозер-киңәшләре белән озата барган.

– Башкортстанда үскәнгә, аның язмаларын телевидение, радиодан сирәгрәк бирәләр иде, ләкин ишеткән кадәрен күңелем шундук эләктереп алды. Әткәй-әнкәй, гомумән, олы кешеләр: «О, Илһамны күрсәтәләр!», «Әнә   Илһам җырлый», – дип, аны бик зур артист, олуг җырчы итеп кабул итәләр, зур ихтирам белән тыңлыйлар иде. Минем дә кечкенәдән үк Илһам абый кебек чын җырчы буласым килде, – дип искә ала Филүс Каһиров. – Шуннан алып бүгенгә кадәр мин һаман аның язмаларын тыңлыйм, аннан өйрәнәм. Ул – даһи җырчы, бөек җырчы. Җырчы гына да түгел, ул – чын мастер, һәр җырдан спектакль ясаган кеше. Миңа аның йогынтысы бик зур булды. Илһам абый белән күрешкәндә аннан һәрвакыт акыллы сүз ишетәсе килә иде. Ул күп сөйләшмәде, әмма әйткән һәр сүзен сеңдереп куярлык булды.

Аның бер гозерен мәңге онытмыйм. «Филүс, халкыңа һәрвакыт намус белән хезмәт ит. Менә шунда сине халык ихластан яратачак һәм күңеленә салып куячак», – дигән иде ул. Мин шул сүзләргә тугры булып иҗат итәргә, яшәргә тырышам. Аның белән бер сәхнәдә җырлый, аннан киңәшләр ишетә алуыма Аллаһыма мең рәхмәтлемен.

Илһам Шакиров тормышыннан кызыклы фактлар

– «Илһам абый сәнгатьтә профессиональлекне яратты, үзе дә чын профессионал булды. Нинди дә булса концертта бер генә җыр башкарасы булса да, ул, яраткан баянчысы Рөстәм абый Вәлиевне чакырып, чыгышына өч көн буе әзерләнә иде. «Энекәш, җырчы ул спортчы кебек гел формада булырга тиеш», – дип әйтергә яратты».

– «Ул фин татарлары белән бик дус булды, тыгыз элемтәдә иде. Шуңа да ул чактагы иң заманча әйберләр – китаплар, пластинкалардан алып, кием-салымга кадәр Илһам абыйда була иде».

– «Илһам абый табигате белән бик тыйнак кеше иде, әмма үзенең Илһам Шакиров икәнен яхшы аңлады».

– «2017 еллар тирәсендә күзгә күренеп хәтере начарланды. Әле үзен-үзе белгән вакытта: «Энекәш, хәтер бетүнең дә уңай яклары бар», – дип әйтә торган иде. Ничә еллар узса да, мин бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп бетә алмыйм. Нәрсә әйтергә теләде икән?»

Илһам Хаҗиев сөйләгәннәрдән

Фасил Әхмәтов Илһам Шакировның беренче мәхәббәте турында сөйләгән иде. Менә бит нинди хәл: Фасил абый йөргән кызы Йолдыз белән өйләнешә, ә Илһам абыйның йөргән кызы хыянәт итә. Шуннан күңеле кайта аның. Мин үзем Финляндиядә яшәүче Рәхилә апа белән Илһам Шакировның очрашулары шаһиты булдым. Ул чакта Илһам абый һәм без – Камал театры артистлары – Финляндиягә гастрольгә бардык. Шунда булды бу хәл. Алар очраштылар, бер-берсенә бик озак карашып тордылар. Икесенең дә күзләреннән яшь ага. Икесе дә тавыш-тынсыз елый. Аннары Илһам абый Рәхилә апаның иңенә Оренбург мамык шәлен салды. Кичәдән соң алар бик озак сөйләшеп утырды. Менә бит нинди мәхәббәт булган, әмма кавышу насыйп булмаган. Илһам абый анда бармаган, Рәхилә апаның Россиягә кайтасы килмәгән. Икесе ике якта ялгыз гомер иттеләр. Рәхилә апа да гаилә кормады.

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтнең «ВТ»га сөйләгән хатирәләреннән

Мин Казанга килгән елларда халкыбыз арасында «Поэзиядә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, җыр-моңда – Илһам» дигән гыйбарә йөри иде. Аннары «Илһам кебек җырчы гасырга бер генә туа» дигәне дә чыкты һәм бүгенгә кадәр яши. Әмма соңгы 20–30 елдагы җыр сәнгатендәге хәлләргә карап: «Юк инде, җәмәгать, бүтән Илһам Шакировлар тумаячак», – дип әйтәсе килә. Чөнки миллилеге ташка үлчим генә булган җырлар… һәм такмаклар гына тыңлап үскән яшь буыннан шундый ук такмакчылар гына чыгарга мөмкин. Чыннан да, Илһам абый дәрәҗәсендәге шәхесләрне Ходай берәмтекләп кенә һәм бик сирәк бирә. Илһам абый бу дөньядан җыр сәнгатебезнең түбәнгә тәгәрәвен күреп, белеп китте. Дистәләгән еллар дәвамында татар халкын моң дәрьясында коендырган бөек җырчыбыз моннан берничә еллар гына элек: «Бүгенге йолдыз-җырчылар бигрәк тә талантлы инде: бернинди көе булмаган җырны бернинди тавышсыз җырлап чыгалар бит. Мин алай булдыра алмас идем», – дип күңеле әрнегәннән әйткәндер инде.

Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасында 20 еллап эшләгән музыкант Рамил Курамшинның «ВТ»да басылган «Бүтән Илһам тумас инде...» язмасыннан

Илһам Шакировның төрле елларда әйткән кайбер фикерләре

«Авыз ачып җырлау гына әле җырчы булдым дигән сүз түгел. «Сүзләрен ятладың, нотасын өйрәндең дә җырладың» белән генә эш бетми. Өйрәндең дә җырладың, дип яшәүчеләр озын гомерле җырчылар түгел».

«Үзем турында язарга теләгем бар иде. Уйладым-уйладым да, кемгә кирәк соң минем тормыш, дип кул селтәдем».

«Милли, озын, борынгы җырларны җырлаучылар арабыздан китеп баралар.  Ә халык көйләрен саклау, аларны җырлау халыкны да саклау, аның милли хис-тойгысын уяту дип атала. Борынгы, үзебезнең чын милли көйләрне җырлый алучылар юк түгел. Аларның тешләре дә үтә торгандыр. Ләкин менә хәзер шундый заман килде, бүген ниндидер җиңелчә генә көйләрне көйләп, бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып китә торган җырларны җырлап, кул чаптырып, шуның белән уңыш казанырга теләүчеләр күбәйде».

«Кешенең асылы тышкы кыяфәтеннән түгел, ә эчке кыяфәтеннән тора бит. Эчке кыяфәтендә, эчке кичерешләрендә моң-хисләре, милли тойгылары калган икән, димәк, ул яши».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре