Искәндәр Гыйләҗев: «Тарих – бик мәкерле әйбер ул»

Татар үз тарихын беләме? Ни өчен без кайбер шәхесләрне күккә чөябез, ә кемнәрдер бөтенләй игътибарсыз кала? Халык хәтеренә кереп калган һәркем шәхес була аламы? Бу һәм башка сорауларга җавапны газетабызның махсус проекты – «Җавап бар!» тапшыруында эзләдек. Тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев белән исемнәре бөтен дөньяда танылган, ә без белеп бетермәгән милләттәшләребезне барладык.

– Искәндәр әфәнде, без бүген шәхес дип еш сөйләшәбез. Ә кем ул – шәхес?

– Бер яктан караганда, һәр кешене шәхес дип әйтергә мөмкин, чөнки эзли, эзләнә, тикшеренә, капшый башласаң, һәркемдә нинди дә булса кызыклы, әһәмиятле якларны табып була. Әлбәттә инде, бу очракта, һәр кеше – шәхес дип, без олылап әйтәбез. Чынлыкта, һәр кеше тарих битләрендә калырлык шәхес була алмый, чөнки Ходай тарафыннан сәләт дигән нәрсә һәркемгә дә бирелми. Аннан килеп, ул кемдәдер ачылырга, төрле сәбәпләр, шартлар аркасында йомылып калырга да мөмкин. Шәхесләрнең кешелек дөньясында тоткан урыннары бик зур. Алар кешелекне алга алып бара. Тәрәккыят, ягъни прогресс – нәкь менә алар кулында.

– Бар тарихка кереп калган шәхесләр, бар халык хәтерендә урын алган шәхесләр. Алар арасында тәңгәллек ни дәрәҗәдә?

– Халык арасында риваять, легенда кебек фольклор әсәрләр киң таралган. Шундагы каһарманнарның роле бик нык күтәрелгән очраклар бар. Шул ук вакытта фәнни яктан тикшеренә башласаң, кайберләренең халыкка хезмәт итүдә артык роле дә юк кебек. Шуңа күрә беренче чиратта легендалар белән чынбарлык арасындагы элемтәне аңларга, алар арасындагы аерманы күрергә һәм дөрес бәя бирергә кирәк. Бөтен нәрсәгә ышанып, кеше сүзенә ияреп, бары тик халык хәтерендә, фольклорда сакланып калган шәхесне генә бөек кеше дип санау ул гадиләштерү була.

– Татар тарихын беләме?

– Минемчә, бер халык та үз тарихын белми. Татар, әлбәттә, башка халыклар кебек үк үткәннәрен белергә омтыла. Әмма тарих – бик мәкерле әйбер ул. Үткән заманны өйрәнә торган фән булгач, без аны күрә дә, үзгәртә дә алмыйбыз. Әмма тарихны аңлату эшен үзгәртә алабыз. Өйрәнергә, ниндидер вакыйгаларга бәя бирергә омтылабыз. Кара әле, ничек булган икән дип, гаҗәпләнгән булабыз. Тик шул ук вакытта бер нәрсәне онытып җибәрәбез: без тарихка хәзерге көн күзлегеннән чыгып бәя бирәбез, бүгенге кыйммәтләрдән, тормыш шартларыннан чыгып фикер йөртәбез. Бу – иң зур хаталарның берсе. Кыскасы, тарихта без күбрәк үзебезгә ошаган нәрсәне генә эзлибез. Шуңа күрә объектив бәя бирүдән качабыз. Стереотип дигән нәрсәгә шул дәрәҗәдә күнеккәнбез, ничек җайлы, шулай кабул итәбез. Берсе – бик яхшы кеше, икенчесе – хыянәтче, сатлыкҗан, өченчесе тарихта бернинди эз калдырмаган. Шуннан чак кына читкә китеп, ниндидер чыганаклар табып, шуларга таянып бәя биреп кара әле, әллә ничек килеп чыга кебек, ә без андый нәрсәләргә күнекмәгән. Безнең өчен бик әһәмиятле дип саналган шәхесләребез бар. Алар турында мәктәптә дәреслекләрдән укып үстек. Кыскасы, менә ул шушындый кеше дип, күптән инде картина тудырылган. Кайберәүләрне артык олылап та күрсәтәбез кебек. Югыйсә аның тискәре яклары да булгандыр бит инде? Ә без инде ул сыйфатларны күрергә дә теләмибез. Чорлар алышына, кешеләр дә төрле, алар төрле шартларда яшиләр. Хәтта даһилар да хата ясарга мөмкин. Алар да – кеше бит. Менә шундый нәрсәләрне без күп вакытта онытып җибәрәбез.

Мәсәлән, Тукайны гына мисал итеп алыйк. Нәрсәнедер шик астына алып әйтүем түгел. Тукай – татар әдәбияты, мәдәнияте, милләте тарихында гаҗәеп зур урын алып тора торган шәхес. Бу – бәхәссез. Аның шәхесенә кагылышлы бер хәлне генә искә төшереп китәм. Күптән булган иде инде ул. Немец галиме Михаил Фридрих узган гасырның туксанынчы еллар башында шагыйрь эзләре буйлап Казанга килеп чыкты. Бер ел дәвамында китапханәләрдә утырып, Тукайга багышланган барлык әдәбиятны барлады. Аны революциягә кадәр ничек бәяләгәннәр? 20 нче, 30 нчы, 40 нчы, 50 нче елларда ничек фикер йөрткәннәр? Шул сорауларга җавап эзләде. Һәм нинди нәтиҗәгә килде дисезме? «Ә Тукай үзе кайда калды соң әле?» – дигән сорау бирде. Тукай бит, чыннан да, читтә калган. Без һәрвакыт Тукай иҗатын ниндидер сәяси, дини карашларга яраклаштырырга тырышканбыз. Югыйсә Тукай кирәк чакта атеист, кирәк чакта, бик дини кеше булган, кирәк чакта – милләтче, я интернационалист булган. Ә без, ни кызганыч, үзебезгә кирәклесен генә күргәнбез һәм күрсәткәнбез. Каршылыклы якларны күрмәскә тырышканбыз. Безгә шулай җайлырак булган.

 Без бел(мә)гән татарлар

Халык хәтереннән югалган татарлар мине бик борчый. Соңгы 10–15 ел эчендә бигрәк тә. Чөнки мин, тарихчы буларак, мондый исемнәр белән еш очрашам. Кемнәр генә юк анда! Ни кызганыч, шуларның күпчелеге халыкка таныш түгел. Ишетеп тә белмиләр. Шәхесләрне таныту – безнең бурычыбыз. Тарихка күз салсак, бу эш беркайчан да тукталып калмаган, әлбәттә. Бөекләребез Шиһабетдин Мәрҗани белән Ризаэддин Фәхретдинне генә алыйк. Алар милләтебезнең тарихта тоткан урынын яхшы аңлаганнар. Аерым кешеләр турында, аларның калдырган эзләре турында күпләп язып калдырганнар. Әзер материалны эзләп укырга, дөньяга чыгарырга гына кирәк. Соңгы елларда остазым Миркасыйм Госманов ярдәме белән «Шәхесләребез» дигән китап сериясе барлыкка килгән иде. Бу серия безгә моңарчы билгеле булмаган шәхесләрне тәкъдим итә, билгеле булганнарының билгесез якларын ачып җибәрә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында да бу юнәлештә шактый проектлар эшләнде. Әлегә зурдан кубып мактанырлык түгел, әмма керткән өлешебезне саллы дип саныйм. Бу эшне дәвам итәсе иде. Дөнья буенча танылу алган, әмма татарлар белмәгән берничә милләттәшебез белән сезне дә таныштырып үтим әле.

Һарун Таҗиев

1960 нчы елларда өебезгә бик күп газета-журналлар алдыра идек. «Вокруг света» дигән журналны аеруча яратып укыдым. Шунда берничә тапкыр Һарун Таҗиев турындагы язмага тап булдым. Кызыксынып киттем, әмма беркайчан да җентекләп өйрәнмәдем. Соңгы вакытта гына шушы исемгә әйләнеп кайттым. Ул – татар баласы, милләттәшебез. Варшавада туган. Әтисе Сабир Таҗиев – табиб, 1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булган. Әнисе – Польша–Литва татарларыннан. Һарун Таҗиев революциядән соң Бельгиядә яшәгән, шунда университетта белем алган. Бу илдә яшәгәндә сугыш вакытында оештырылган Каршылык хәрәкәтендә дә катнашкан. Сугыштан соң язмыш аны Африкага алып киткән. 1948 елда беренче тапкыр шунда вулкан атылуын күзәткән. Һәм кызыксынып киткән. Шуннан башлап, вулканнарны өйрәнә башлаган һәм дөньяның иң атаклы вулканологына әверелгән. Дистәләгән китап, 40 тан артык фильм авторы. Сицилиядә вулканология институтына нигез салган. Ул Советлар Союзына да кайтып йөргән. Аның туганнары Сәмәркандта яшәгән. Әтисенең Мәхмүт Таҗиев исемле энесе булган. Кыскасы, үзенең кайсы нәселдән икәнлеген яхшы белгән. Әйе, ул татар милләтенә хезмәт итмәгән дип уйларга мөмкин. Әмма Һарун Таҗиев – дөнья фәненә өлеш керткән, дөнья күләмендә танылган галим.

Габдрахман Кадыйров

Аны шул ук 1960 нчы елларда әтием бик еш искә ала иде. Европада дан казанган бөек спортчы ул. Спидвей – мотоцикллар узышы буенча СССР, Европа, дөнья чемпионы булган. Европада аны «Габ», «Биттл-бой» дип йөрткәннәр. Польшада спидвей ярышларында чемпионнарга «Кадыйров кепкасы» бирелә. Ни кызганыч, иртә киткән, 60 яшь тулганчы инсульттан вафат булган. Мәскәү тирәсендә татар гаиләсендә туган. Соңрак Уфага күченеп киткәннәр. Спорт өлкәсендә Уфа вәкиле буларак танылган. Аның спортта беркем дә кабатлый алмаган үз стиле, ысуллары булган. Өченче хатыны – җырчы Нәзифә Кадыйрова.

Нур Алимов

Бу спортчыны «Кара малай» дип йөрткәннәр. Тверьда туган, Нижгар якларында яшәгән. Соңрак Мәскәүгә күченгән. Спортның бокс төре бик популярлашкач, Россия империясендә дә ярышлар уза башлаган. 16–17 яшендә Нур да ярышларда катнаша башлый. 1915 елда Россия империясенең беренче абсолют чемпионы була. Соңрак Мәскәүдә, Ленинградта яши, Алабугада да башкарма комитетта эшләп ала. «Спартак» спорт җәмгыятенә нигез салучыларның берсе була. Аның турында китаплар да язылган, документаль фильмнар да төшерелгән.

Мөхәммәд Идриси

Язмышы бик кызыклы. Полиграфист, картограф. Әтисе Ибраһим «Милләт» басмаханәсен оештыручы һәм аның хуҗасы булган. Мөхәммәд «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып, әтисе һөнәрен үзләштергән. 1911 елда Германиянең Лейпциг, Франкфурт шәһәрләренә барып, полиграфия эшләре белән танышып, тәҗрибә туплап кайткан. Татар шрифтын камилләштерү буенча зур хезмәт куйган. 1920 нче елларда басма язу машинасына гарәп хәрефләрен җайлаштыру өстендә эшләгән. Аның хезмәтеннән бөтен дөньяда файдаланганнар. 1920–1930 нчы елларда ул кулдан географик карталар төзи. Соңрак Мәскәүдә полиграфия институтында эшли. Фәнни мәкаләләре дә бар, хезмәтләре дә сакланган. Берсе дә югалмаган, бары тик күрсәтә генә белмибез.

Исхак Исламов

Гидрограф, адмирал, генерал-майор. Арктиканы өйрәнүдә зур активлык күрсәтә. Берничә кораб капитаны була. Рус-япон сугышында, Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. 1914 елда Франц Иосиф Җире (Земля Франца Иосифа) дигән архипелагка беренче булып Россия флагын урнаштыра, шулай итеп, бу җирне Россия территориясе итеп игълан итә. Кызганыч, соңрак эмиграциягә китә. 1929 елда вафат була. Бердәнбер улы, очучы фаҗигале төстә һәлак була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре