Соңгы берничә елда сәнгать өлкәсендәге яңалыкларның күпчелеге театр, аерым алганда, Камал театры тирәсендә әйләнеп йөрде. Хәзер игътибар үзәгендә – Тинчурин театры. Труппа иске яңа бинага күчәргә, яңа баш режиссер белән эшләргә әзерләнә, ул арада 1988 елдан бирле Тинчурин театры исемен йөрткән бинаның язмышы хәл ителә. Яңалыклар да, сораулар да күп. Шуңа да Мәдәният министрлыгы матбугат очрашуы уздырды. Әмма...
...кайбер сораулар җавапсыз калды. Кем әйтмешли, иҗат өлкәсендә интригасыз булмый. Аңа кадәр без рәсми рәвештә расланган яңалыкларга тукталыйк.
Туфанлы үткән
2021 елда Тинчурин театрының баш режиссеры вазыйфасына Туфан Имаметдинов билгеләнде. Дүрт сезон эшләгәннән соң, Туфан «иреккә чыгарга» карар кылган. Матбугат очрашуында аның эшчәнлегенә күпмедер дәрәҗәдә бәя бирелде, ул чыгарырга өлгергән спектакльләр саналды.
– Моңа кадәр театр билгеле бер кысада яшәсә, шушы еллар эчендә бу кыса киңәйде. Без шактый фестивальләрдә катнаштык, труппа төрле режиссерлар белән эшләп карады. «Тантана» театр премиясендә дә ел саен җиңә башладык. Театр ачылып китте, дип әйтәсем килә. Һәм бу – минем төп җиңүем, – дип бәяләде Туфан Имаметдинов үзенең дүрт еллык эшчәнлеген. – Актерлар составы үзгәрмәде, беркем белән дә хушлашмадык. Рольсез утыручылар да булмады диярлек. Ә бу – иң мөһиме.
Айдарлы киләчәк
Туфан ирекле рәссам булырга җыенса, Айдар Җаббаров, киресенчә, ирек белән хушлашты. Моңа кадәр ул Камал театрында эшләде, шулай ук аның спектакльләре Татарстанның һәм Россиянең башка күп кенә театрларында күрсәтелде. Ә 14 августта Айдарны җәмәгатьчелек һәм театр труппасына Тинчурин театрының баш режиссеры дип игълан иттеләр.
– Баш режиссер вазыйфасын башка театрларда да тәкъдим иткәннәре булды, әмма мин моңа кадәр әзер түгел идем. Башка театрларда эшлисем, тәҗрибә туплыйсым килде. Инде мин әзер кебек, үз күзаллавым барлыкка килде, – диде Айдар Җаббаров.
Билгеле, эшләп карамаган килеш, яңа баш режиссерның театрны кайсы тарафка борып җибәрергә җыенуын әйтеп булмый. Әмма ниятләре белән уртаклашканнан соң, Айдарның ике төп эш юнәлеше аңлашыла башлады.
- Аның фикеренчә, иң алдынгы театрларда читтән килгән режиссерлар күп эшли. Шуңа да ул инде берничә көчле, үзе хөрмәт иткән режиссер белән сөйләшеп, аларны Тинчурин театрында спектакльләр куярга чакырган.
- Ул режиссерларга акча түлисе бар бит. Аннан соң, труппаны да берникадәр шомартырга кирәк. Шуңа да Айдар бу сезонда үзе бик күп эшләргә җыена. Һәм халык күпләп йөри торган жанрда эшләргә – музыкаль спектакльләр чыгарырга ниятли.
Яңа йорт
Труппага ияләшергә туры килсә дә, Айдар Җаббаровка бинаны, сәхнәне өйрәнеп азапланасы булмый: тиздән Тинчурин театры Камал театрының иске бинасына күчә. Бу яңалыкны рәсми рәвештә расладылар. Тарих кабатлана. Әлегә ул бинада тагын бер ай чамасы Камал театры спектакльләре барачак. Тинчурин театры яңа йортта тәүге спектакльне 10 октябрьдә күрсәтергә ниятли.
Татар дөньясы өчен әһәмиятле урынның театр дөньясына хезмәт итүдән туктамавы яхшы, әлбәттә. Тик бинаның искергән булуы турында ачыктан-ачык сөйләгәннәре хәтердә бит. Бу Тинчурин театрына кыенлыклар тудырмасмы?
– Академия театрының эшчәнлеге башкачарак корыла. Ә Тинчурин театры ул академия театры түгел. Театрның труппасы да кечкенәрәк, аларның хезмәт күрсәтү нормативы да башкачарак исәпләнә. Ә без бинадагы шартлар начар булуы турында сөйләгәндә нәкъ менә академия театрын күз уңында тоткан идек, – дип аңлатты Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова. – Әйе, анда шартларга карата берникадәр таләпләр бар. Әмма без әлегә «тайм-аут» алып, башта бинага җайлашырга дип сөйләштек. Ә киләчәктә, һичшиксез, театрны ремонтка ябып торырга туры киләчәк.
Иске йорт
Горький урамы, 13 йорт адресы буенча урнашкан бинаның да язмышы хәл ителгән булса кирәк. Ирада Әюпова да: «Миңа калса, карар инде кабул ителгән», – диде. Әмма нинди карар булуын әйтмәде.
– Башта күченергә кирәк. Интрига сакланырга тиеш. Әлегә мин бу мәсьәләне шәрехләмим, – диде ул. – Күз алдына китерегез: бинаның мәйданы – 13 мең квадрат метр, шуның 10 мең квадрат метры театр сәхнәсенә туры килә. Ничек кенә карасак та, ул – театр бинасы. Рөстәм Нургалиевич та: «Театр бинасында театр булырга тиеш», – диде. Шуңа күрә театр бинасында театрдан башка нәрсә була ала?
Бу җәһәттән имеш-мимешләр таралырга өлгерде инде. Әмма рәсми җавап булмаган килеш, аларга аерым тукталу дөрес булмас. Шуны гына әйтә алабыз: әлеге театрның сәхнәсе булачак актер һәм актрисаларга шактый файда китерергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез