14 ноябрь – Бөтенроссия халык санын алуның соңгы көне. Әлеге чараның әһәмияте нидә? Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән буенча комиссиясе әгъзасы Ирек Закиров белән сөйләштек.
– Ирек Мөнирович, җәмәгатьчелекнең кәефе ничек?
– Җәмәгатьчелекнең фикере төрлечә. Тулаем алганда, уңай. Өлкәннәр җанисәпнең кирәклеген аңлый, тик яшьләр арасында халык санын алу, татармы, русмы дип бүлгәләү нигә кирәк, диючеләр дә бар. Замана яшьләре кайбер әйбергә читрәк, тискәре итеп карый. Хәзер алар интернет белән дус, күп мәгълүматны шуннан алалар. Әгәр халык санын алу кирәклеген социаль челтәрләрдә иртәрәк аңлата башласак, бәлкем, нәтиҗә әйбәтрәк булыр иде. Яшьләр арасында дөрес фикер йөртүчеләр дә күп. Миңа нәтиҗәләр буенча фаразлар ясау җиңел түгел. Саннар начар якка авышмас дип уйлыйм. Әлегә нәтиҗәләр юк. Электрон платформа булгач, нәтиҗәләр тизрәк булыр дип әйтәләр. Бу формага уңай карыйм, тик эшне иртәрәк, яшьләргә юнәлтеп оештырырга кирәк иде. Электрон форма – яшьләрне җәлеп итү формасы. Әмма өлкәннәр өчен ул бик уңайлы түгел. Халык саны алу кәгазендә артык төпченгән сораулар да бар.
– Җанисәптә катнашып кына бернәрсә дә үзгәрми, диючеләрнең фикерен башкага якка борып буламы?
– Нишләп алай дияргә? Дәүләтнең, республиканың күп милли программаларын тормышка ашырганда, халыкларның саны да исәпкә алына. Бу беренчедән. Икенчедән, җәмгыятьтә битараф булып яшәргә ярамый. Чөнки җәмгыять белән дөрес идарә итүнең бер шарты – милли мәсьәләләрне дөрес хәл итү. Әлбәттә, бездә оҗмах түгел, әмма яшәү шартлары яхшы якка үзгәрә бит. Республика, тел дибез. Әгәр дә без саны кими бара торган милләт булсак, дәрәҗәбез дә башкача булачак. Саныбыз аз булса, татарлар юкка чыгачак. Мөстәкыйль республика булу өчен халык саны кирәк. Татар, рус гаиләсендә күпме сабый туганын белеп тору зарур. Социаль өйрәнүләр өчен бик әһәмиятле. Халык санын алу илдәге халыкларның хәлен күрсәтә. Җанисәптән файда юк, дип уйлаучыларның фикерен үзгәртеп була. Моның өчен яшьләр белән эшләргә, бер ел алдан халык санының нәрсәгә йогынты ясавын аңлату кирәк.
– Җанисәпнең файдасы зурмы?
– Әлбәттә, зур. Россиядә халык саны буенча татарлар икенче урында торса да, катнаш гаиләләр, читкә китүчеләр татарлар санына тискәре йогынты ясый. Күпсанлы милләтләр аз санлы халыклар белән янәшә яшәгәндә, азрагының кимүен тизләтә. Шуңа күрә татар икәнлегебезне күрсәтү бик әһәмиятле. Икенчедән, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, нәселебез каршында да җаваплылыгыбыз бар. Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Кадер ул – милләтеңне, гореф-гадәтеңне, телеңне, тарихыңны саклау дигән сүз. Мин шулай кабул итәм. Бу яктан да татарлар – борынгы халыкларның берсе. Без монда IV–V гасырда ук яши башлаганбыз. 500–600 ел элек Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында дәүләтчелегебез булган. Безнең борынгы тамырларыбыз – үзе бер дәрәҗә һәм горурлык. Үз телебез, гарәпчә булса да, Әлифбабыз булган. Мәчетләрдә-мәдрәсәләрдә ирләрнең күпчелеге укый-яза, саный белгән. Шуңа күрә татарлар бер яктан да ким түгел, зыялылык буенча алдарак та әле. Тормышның кайсы өлкәсен алсак та, Татарстанда булдыклы халык яшәгәнлеге күренеп тора. Татарларның Россия тарихына керткән өлеше зур һәм кимеми, киресенчә, арта бара. Илнең сәнгать, фән, сәнәгать, икътисад буенча да горурлана торган кешеләре татар милләте белән бәйле. Татарлар һәрдаим үзләренең белемле, тырыш, акыллы икәнлеген исбатлап яши.
– Халык санын алу милли мәгарифнең нинди хәлдә икәнлеген ачыкларга ярдәм итәчәк. Ниләр көтәсез?
– Милли мәгарифнең һәрвакытта да яхшырак булуын телим. Язучылар, шагыйрьләр, җырчыларыбыз, сәнгать эшлеклеләребез бар. Кирәк икән, китап чыгарабыз, кирәк икән – газета. Телевидение-радиода программалар бар. Бу юнәлештә эш бара. Төп проблема – телне саклап калу. Моның өчен мәктәпләрдә татар телен күбрәк укытырга, төрле ысуллар белән саклап калырга кирәк. Рус телле балаларга татар теле дәресләрендә кагыйдә ятлату бик үк дөрес булмады, кирәкмәгән фән дигән мөнәсәбәт тудырдылар. Уен белән җиңел итеп укытырга кирәк.
Сәрия Мифтахова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез