Югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләрен кырысландыру тәкъдиме булды

Россиядә югары уку йортларына кабул итү системасын кырысландырырга һәм уку курсына кабул ителүчеләр санын чикләргә кирәк. Әлеге чара студентлар күпләп укуны ташлау проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк. Мондый фикерне «Татар-информ» хәбәрчесенә Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы Анатолий Вассерман белдерде.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиядә һәр 10нчы студент 2024/25 уку елында югары уку йортында укуын ташлаган. 157 мең студент үз теләге белән киткән, ә 186 меңен укуда нәтиҗәләре начар булу сәбәпле куганнар. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында билгеләп үтүләренчә, 2020 елдан начар укулары аркасында куылучы студентлар саны арта.

«Студентлар аз булса, уку программасын үзләштерүдә проблемалары булучылар яки белгечлек сайлаганда ялгышкан кешеләр саны да кимиячәк. Югары уку йортына теләсә кем кергән очракта исә, төрле проблемалары булучы студентлар саны да арта. Җәмгыятькә сайларга туры киләчәк: я бөтен кешене укытырга һәм аларның үзеннән-үзе коелып калуы белән килешергә, я студентларны укырга алганда ук сайлап алырга һәм уку йортына керә алмый калучылар арасында яхшы студентлар була алуына күз йомарга», – диде парламентарий.

Ул өстәп әйткәнчә, гадәттә студентлар сайлаган белгечлегеннән күңеле кайту сәбәпле укуын ташлый.

«Гадәттә кешеләр сайлаган белгечлекне ошатмавын аңлый һәм институттан китә. Студентлар югары уку йортыннан укуда өлгерә алмау сәбәпле үз теләге белән китә, дип уйлыйм. Башкача әйткәндә, кешенең сайлаган белгечлегеннән күңеле кайта һәм ул я үзе китә, я тиешле дәрәҗәдә укымый башлый. Ахыр чиктә аны укудан куалар. Шулай ук моңарчы укытучы карап торганда гына эшләргә күнеккән студентлар югары уку йортындагы уку программасын үзләштерә алмаска мөмкин. Мәктәптә укытучы укучыларның эшләрен көн саен тикшерә, ә институтта егетләр һәм кызлар иреккә чыга. Нәтиҗәдә кайбер студентлар иркенләп күңел ача һәм булачак имтиханнар турында уйламый», – дип йомгаклады сүзен Вассерман.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре