Газетага язылу

Югары уку йортында белем алу вакыты белгечлеккә бәйле рәвештә төрлечә булачак

Россия югары уку йортлары югары белем бирүнең яңа моделенә күчкәч, укытуның бердәм срогы булмаячак.

Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Программаларның озынлыгы һәр белгечлек буенча сыйфатлы әзерлек узу өчен кирәк булган вакытка бәйле булачак. Мондый үзгәрешләр кайбер университетларда 2026-2027 уку елында гамәлгә керәчәк.

Ведомствода аңлатуларынча, инженерлык, медицина һәм педагогика юнәлешләрендә уку биш ел булачак. Туризм һәм кунакчыллык индустриясе өлкәсендәге программалар өчен дүрт ел укыту планлаштырыла. Катлаулырак фәнни белгечлекләргә алты ел уку таләп ителәчәк.

Министр урынбасары Дмитрий Афанасьев тарих факультетлары деканнары һәм кафедра мөдирләренең бөтенроссия киңәшмәсендә хәбәр итүенчә, дисциплиналар катлаулы һәм материал шактый күләмле булу сәбәпле, «Көнчыгыш белеме» һәм «Африканистика» юнәлешләрендә уку вакытын озайтырга тәкъдим ителә.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре