Иртүк торып әти-әнисенә мал караша, аннары кереп йоклый. Көтү кайткач, янә терлек янына чыгып китә. Ашый һәм тагын йоклый. Әлки районында яшәүче 25 яшьлек Артемның (исеме үзгәртелде. – Авт.) көн тәртибе әнә шундый. Дүрт ел элек югары уку йортын ташлап, әти-әнисе янына кайткан яшь егет бүген һәр көнен шулай үткәрә. Әти-әнисенә булыша, әмма бары тик алар акчасына яши. Якыннарының: «Бәлки берәр эшкә урнашып карарсың?» – дигән соравына да: «Нигә? 20–30 мең сум өчен ай буе тир түгәсем юк әле», – дип җавап бирә. Юк, Артем начар егет түгел. Ул – бары тик «ЮК» буыны вәкиле.
ЯШЬЛӘР КҮПНЕ ӨМЕТ ИТӘ
Укымый да, эшләми дә – 35 яшькә кадәрге 5 миллионга якын россияле әнә шундый яшәү рәвеше алып бара. Ел башында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Григорий Гуров әнә шундый мәгълүмат җиткерде. Башкача әйткәндә, яшьләрнең 13 проценты юк белән яши. Андыйларны «Юк» буыны (инглиз теленнән NEET) дип тә атыйлар. «NEET» төшенчәсе 1980 нче елларда ук барлыкка килгән, ләкин соңгы ун елда гына популярлашкан. Бу күренеш бөтен дөньяда бар, өстәвенә кайбер илләрдә аның масштаблары җитдирәк тә. Мәсәлән, кайбер мәгълүматларга караганда, Төркиядә мондый яшьләр саны – 27,9 процент, ә Көньяк Африкада 24 процентны тәшкил итә.
– «Юк» буыны вәкилләрен бер әйбер берләштерә – җәмгыятькә ярашырга теләмәүләре. Барыннан да элек цифрлы технологияләр үсешенә бәйле бу. Аның ярдәмендә укырга, акча эшләргә, шулай ук өйдән чыкмыйча аралашырга һәм күңел ачарга мөмкин бит. Бөтен активлык онлайнга күчкәч, нигә мин эшкә барып тир түгәргә тиеш, дип уйлый алар, – ди психолог Алсу Гайсина.
Сер түгел: укытучы һәм табибларның хезмәт хакына кызыгып, хастаханә яки мәктәпкә эшкә керергә чират тормыйлар. Социаль челтәрләр аша күбрәк тә акча эшләргә мөмкин. Көч куеп эшләүне эшкә санамаган «Юк» буыны боларның барысын да күрә һәм нәтиҗә ясый: диплом һәм рәсми эш урыны канәгатьләндерерлек хезмәт хакы вәгъдә итми. Өйдә утырып эшләргә була. Юк икән, әти-әни ярдәменнән ташламас.
Сүз уңаеннан, «юк» күренешенең ачык булмаган сәбәпләренең берсе – өлкәннәрнең эшкә мөнәсәбәте. Өлкәннәр еш кына хезмәт куюны коллыкка тиңли, ди татар теле һәм әдәбияты укытучы Гөлсылу Закирова.
– Миңа калса, без үз хезмәтебезне авыр йөк итеп күрсәтәбез. Аеруча үз балаларыбызга. Әйтик, балам минем төне буе документ тутырганны, дәфтәр тикшергәнне күреп үсә. Гаиләдә акча җитмәү проблемасы хакында еш сөйләшенә. Үскәч, ул: «Мин укытучы булмыйм, аның эше күп, акчасы аз», – дип әйтмәсме? Шулай итеп һөнәри эшчәнлеккә нинди кызыксыну уятырга мөмкин? – ди ул. – Миңа калса, без балаларыбыз өчен һәр яктан да, һәр өлкәдә дә үрнәк булырга тиеш. Хәзер яшьләр 20–30 мең сумга гына ай буе эшләргә теләми. Югары уку йортын тәмамлагач та, зур хезмәт хакы өмет итәләр. Алар өчен «стаж» – юк әйбер.
Күптән түгел Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге көллият һәм югары уку йортлары студентлары арасында сораштыру үткәргән. Катнашучыларның өчтән бере үзләре өчен 100 мең сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакын гадел дип саный. Студентларның 57 проценты гына яңа эшли башлаган белгеч дәрәҗәсенә туры килгән хезмәт хакына риза.
ЧЫГУ ЮЛЫ БАР
Хезмәттә сыналсын. Баланы «Юк» буыны вәкиле итмәүнең иң уңышлы юлы әнә шундый. Кечкенәдән хезмәтнең нәрсә икәнен аңлатып, эшләтеп тәрбияләү мөһим. Укып бетерүгә берәү дә 100 мең сумлык хезмәт хакы булган эш урыны таба алмаячак. Барысына да тырышлык һәм хезмәт аша гына ирешеп була, ди белгечләр.
– Иң беренче чиратта үзебез эшне яратыйк. Ошамый икән, алыштырыйк – балалар күрә бит, – дип дәвам итә психолог Алсу Гайсина. – Балаларны иркәләмик. Аларны артык күп түгәрәкләргә йөртү шулай ук куркыныч. Хәзер бит модасы шундый: башлангыч сыйныфта укыган баланы мәктәптән соң футболга, аннары бию түгәрәгенә йөртәләр. Вакыт калса, инглиз теленнән репетиторга да алып баралар әле. Бер кечкенә бала өчен күпме йөк. Алар үзләренең нәрсә белән шөгыльләнергә теләүләре хакында үзләре әйтергә тиеш. Синең балачакта табиб буласың килгән икән, бу фикерне балаңа сеңдермә, аның үз хыялы бар. Укыганда, балага артык басым ясама. Бала алгебраны яратмый һәм үз итми икән, көн саен «бишле» көтмә. Ул алган «өчле» дә «бишле» бәһасенә тиң.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез