Монда ни генә юк! Әбиләр яшәгән чор, әти-әниләрнең яшьлеге белән очраштык без. Җил тегермәне дә үзенә чакырып тора, еракта иске көй яңгырый. Самавыр да кайнатасы, сөт өсте ясаган сепараторны тотып карыйсы килә. Әле өй түрендә талдан үрелгән кәрзин, аның эчендә каз утыра...
Казан – Чаллы юлы буенда урнашкан «У самовара» кафесында күңел балачакны сагына, әби-бабайлы вакытлар искә төшеп, күзләр яшьләнә. Түбә астында иске, хәзер инде элеккеге фильмнарда гына күреп булган машиналар тезелеп киткән. Болар яныннан ах итеп үтеп кенә киткән идек, мультфильмнарда гына күргән телефон автоматы, аның янында суныкы тора. Монда көянтә-чиләккә дә – почет. Үлчәү, герләр дә бар. Янында төймәле счет та тора әле. Балачакта әнинең 3 сумын алып сеңлем белән кибеткә барган идек. Кылт итеп шул искә төште.
Кафеда халык чират тора. Мич коймагы ашарга теләүчеләр икән. Шул арада коймак та пешә, икенче табада дучмак та өлгертәләр. Күчтәнәчкә алып китәргә чәкчәге дә, мәтрүшкәле чәйләр дә, хәтта көл дә саталар. Коймак пешерүче ханымнар бигрәк ачык йөзле булып чыкты. Берсе белән танышып киттек: кафе хуҗасы Тәлгать абыйның хатыны Сөембикә апа булып чыкты. Соңрак Тәлгать абыйның үзен күрү дә насыйп булсын.
– 40 ел машина йөртүче булып эшләдем. 2010 елның җәендә юл буенда кафе ачып эшли башладык, – дип сүзен башлады Тәлгать абый. – Электән экспонатлар җыярга ярата идем. Әллә кайларга барып, аларны сатып алып кайтам. Бу музейлар берсе дә акча эшләү нияте белән ясалмады. Үзегез күреп торасыз, бар да бушка. Бары тик чәй эчеп, ашап чыккан өчен генә түлисе. Совет чорын яңартуым тикмәгә генә түгел – балачакны сагынып эшләдем.
Үзе гади кеше ул. Бар акчасын экспонатларга тотса да, чит илләрдән кайтартылган элеккеге машиналары, 50гә якын мотоциклы булса да, гади генә машинада йөри ул.
– Без икебез дә – Балык Бистәнекеләр. Мамадыш районында яшибез. Ике бала үстердек. Инде улыбыз Ринат та, кызыбыз Лилия дә үз тормышлары белән яшиләр, балалар үстерәләр. Тәлгать абыең белән гомер итүебезгә дә 46 ел инде, – дип сөйли Сөембикә апа. – Гаиләнең җылысы – хатын-кыз кулында. Сабырлык бик кирәк. Мин гомерем буе иремне тыңлап яшәдем. Ул ничек әйтә, шулай булды. Ә Тәлгатем төшеп калган кеше булмады, әллә нинди планнар корып яшәде. Рәхмәтем зур аңа – ул мине һәм балаларны кадерләп яшәде. Хөрмәте дә бар, ял да иттерә. Үземне бик бәхетле хатын-кыз дип саныйм. Ә менә үзенең ял күргәне юк. Бөтен күңеле эштә аның. Кемгә кирәк – шуңа ярдәм кулын суза.
Авылдашларына китап чыгаруда ярдәм итүче, балаларны күчтәнәчләр белән сөендереп торучы, мәчетләргә булышучы, чишмәләрне төзекләндерүче кеше ул.
– Әти үлгәндә миңа 13 яшь иде. Әнинең итәгендә 5 бала калдык. Әле дә истә: әни 60 сум хезмәт хакы ала. Бишебезгә дәүләт 42 сум пенсия түли. Ай буена 102 сумга җан асрарга кирәк. Эштән куркып үсмәдек без. Шөкер, әниебез гомерле булды. 90га җитеп бакыйлыкка күчте, – дип искә ала Тәлгать абый. – 4 малай, бер кыз идек. Абыебыз вафат инде. Ике туганым – Чаллыда, сеңлем Минзәлә районында яши. Ел саен бергә җыелышып, авылдагы чишмә буенда ял итәбез.
Тәлгать абыйны күп сөйләттереп булмый. «Мактый гына күрмәгез», – дип тора.
– Күңелем кушканча яши алуым белән бәхетле мин. Акчадамыни хикмәт! Аны тегендә алып китеп булмый, – ди ул. – Ике баламның да тормышлары җитеш. Булганга шөкер итеп яшәргә кирәк. Булдыра алганча кешеләргә ярдәм итү дә күңелгә рәхәтлек бирә. Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр бирсен. Тиздән кафе янындагы чишмәне ачып җибәрәчәкбез, тамгалы боланнар белән мараллар асрый башлаячакбыз. Алар юлда инде. Тиздән кайтып җитәчәкләр. Ниятләгәнне тормышка ашырырга насыйп булсын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез