Юл бүлешү: Самокатчыларны туктатып булырмы?

Ярамый! Алабугада самокатчыларга чик куйдылар. Моннан ары шәһәрдә кикшеринг, ягъни электр самокатларын арендалау тыела. Алабуга – җәй башланганнан бирле илдә әлеге төр транспорт чарасында хәрәкәт итүгә бәйле чикләү керткән икенче кала. Бу атна башында илнең икенче башындагы Благовещенскида тәгәрмәчле замана уенчыгына кызыл ут күрсәттеләр инде. Самокатчыларны һәм алардан туйган җәяүлеләрне ни көтә?

Уңайлы, рәхәт, тиз...

Бүген электр самокатында олысы да, кечесе дә җилдерә. Җайлы бит: артык көч тә, акыл да кирәкми, ә кирәкле җиргә ә дигәнче барып җитәсең. Тик электр самокатын иярләүчеләр җәяүлеләр өчен зур куркынычка әверелде. Зур тизлек белән очып килгән самокатчыны күрми калсаң, бәла-каза көт тә тор. Җәяүлеләрнең зарлануыннан туйгангамы, Амур өлкәсендәге Благовещенск шәһәрендә илдә моңарчы тиңе булмаган карар кабул иткәннәр: шәһәрдә тулысынча шәхси мобильлек чараларында (СИМ), шул исәптән электр самокатларында йөрүне тыйганнар. Әйтүләренә караганда, яңалык шәхси транспорт чарасы хуҗаларына да, арендага бирүчеләргә дә бер үк дәрәҗәдә кагыла.

– Без бу адымга озак килдек. Башта электр самокаты операторлары белән уртак тел табарга тырышып карадык, ләкин моннан берни дә барып чыкмады. Үзәктә хәрәкәт итүне чикләдек. Әмма проблема бетмәде, ул шәһәрнең башка районнарына күчте, анда электр самокатлары хәрәкәте тагын да күбәйде. Кызганыч, күпчелек бу җайланмаларны хәрәкәт итү чарасы буларак түгел, ә уенчык итеп кенә кабул итә. Алар куркынычсызлык кагыйдәләрен санга да сукмый. Кешеләрнең иминлеге өстенрәк, шуңа күрә тыю – мәҗбүри, ләкин кирәкле чара. Моннан ары Благовещенск территориясендә шәхси мобильлек чарасында йөргән һәм аны урнаштырган өчен 100 мең сумга кадәр штраф салыначак, – дип язып куйган телеграм-каналында шәһәр мэры Олег Имамиев.

Илкүләм статистика мәгълүматларына караганда, былтыр Россиядә шәхси мобильлек чаралары катнашындагы юл һәлакәтләре саны 42,8 процентка арткан. Аварияләрнең 65 проценты прокатка алынган электр самокатларына бәйле.

Тыеп тыелу

Алабуга урамнары да бушаячак. Шәһәрдә электр самокатларын арендалауны тыю турында игълан иттеләр. Сәбәбе – тиешле шартлар юк.

– Кызганыч, шәһәр инфраструктурасы электр самокатлары арендасы һәм хәрәкәте өчен әзер түгел, – дип белдерде Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева. – Шәхси мобильлек чаралары хәрәкәте өчен аерым полосалар булырга тиеш. Ким дигәндә, бу – тиешле тамгалар төшерелгән велосипед юллары. Бүген электр самокатлары хәрәкәте җәяүлеләргә комачау итә. Шуңа күрә юл хәрәкәте иминлеге буенча җирле комиссия утырышында электр самокатларын арендалануы тыю турында карар кабул ителде.

Шәһәр халкының яңалыкка мөнәсәбәте төрле. «Бик дөрес, ул самокатлар туйдырды инде, пенсионерлар һәм балаларны бәреп егарга да күп сорап тормыйлар», – дип язып куйган телеграм-каналларның берсендә Алабугада яшәүче Флера ханым. Тыеп кына мәсьәлә хәл ителми, дип фикер йөртүчеләр дә бар. «Тиешле шартлар юк икән, аларны булдырырга кирәк. Әйе, тыю күпкә җиңелрәк. Велосипедта йөрүне дә чиклик алайса. Шәхси мобильлек чараларын арендага бирергә теләүчеләр бар икән, аларны инфраструктура булдыру  эшенә җәлеп итсеннәр», – дип язган Юрий Громов.

Сүз уңаеннан, Алабуга Татарстанда электр самокатларында йөрүне чикләгән беренче генә шәһәр түгел. Күрше Чаллыда юллар киңрәк булса да, арендага самокат алып булмый. Дөресрәге, алар юк. Автокалада инде берничә елдан бирле  кикшеринг хезмәте эшләми. Шәһәр мэры Наил Мәһдиевнең әлеге мәсьәләгә карашы катгый: электр самокатыннан файдалануга бәйле һәркемгә дә аңлаешлы кагыйдәләр һәм тиешле инфраструктура булмыйча, аларны шәһәр урамнарына кертергә ярамый.

Хәер, быел Казанда да электр самокатлары прокаты сезоны бик авырлык белән генә башланды. Яз иртә килүгә карамастан, ике тәгәрмәчле «тимер ат»лар юлга апрель азагында гына чыкты. Анысы да чикләүләр аша. Аерым алганда, шәһәр үзәгендә арендага электр самокаты бирүне тыйдылар. Аларның тизлеген киметтеләр. Транспорт чарасын куеп тору урыннарын былтыргы 1,9 меңнән 1,4 меңгә калдырдылар. Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген башкалада ике кикшеринг сервисы хезмәт күрсәтә. Шәһәр буйлап ни җәяүле, ни машина түгел 7,3 мең транспорт чарасы чаптыра. «Казанда электр самокатларын тулысынча тыю мәсьәләсе каралмый», – дип тә ачыклык керткәннәр матбугат хезмәтендә.

«Һәркемнең үз эше»

Самокат тирәсендә купкан шау-шу сораулар да тудырды. Мондый тыюлар законлымы? «Муниципаль хакимиятнең аренда белән шөгыльләнә торган хезмәтләрнең эшен туктату хокукы бар, – дип сөйләгән Россия Дәүләт Думасының Транспорт һәм транспорт инфраструктурасы үсеше комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Мәрданшин. – Киләчәккә килгәндә, монда, минем уйлавымча, карар һәр шәһәрдәге вазгыятьтән чыгып кабул ителәчәк». Ул шуны да искәрткән: тыю кикшеринг белән шөгыльләнә торган оешмаларга гына кагыла, кешенең үз акчасына сатып алган транспортында йөрү хокукын чикләп булмый.

Автоюрист Дамир Шәрипов әйтүенчә, самокатны тыеп кына туктатып булмый.

– Күз алдына китерегез: юлдан «тыелган» самокатчы узып китте ди. Аны кем тикшерәчәк? Кем артыннан куып тотачак? Электр самокатларына бәйле проблема үзгәрешсез калачак, дип уйлыйм. Тыярга түгел, ә тармакта тәртип урнаштырырга кирәк. Мәсәлән, самокатларга машиналардагы кебек үк номер беркетсеннәр, шәхси мобильлек чарасын идарә итү өчен махсус таныклык алуны мәҗбүри итсеннәр. Самокатчыларны җәяүлеләр юлларына кертүне чикләү, балигъ булмаганнарга штрафларны арттыру да ярдәм итәчәк. Ничек кенә булмасын, юл һәм кагыйдә бер-берсенә бәйләнгән булырга тиеш, – ди белгеч.

Рамил УМАРОВ, табиб-травмотолог:

– Самокат ул – хәрәкәтләнү чарасы гына, ә имгәнү – аны йөртүченең җаваплылыгы. Тизлек зуррак булган саен, егылып имгәнү, төрле тән җәрәхәтләре алу куркынычы да зуррак. Терсәк буыны, баш мие җәрәхәтләнү – төп имгәнүләр әнә шулар. Шлем, терсәкне саклый торган махсус җайланма (подлокотник) булмау җитди җәрәхәтләргә китерә. Электр самокатларына бәйле махсус тикшеренү хакында ишеткәнем юк. Тик шунысы тәгаен билгеле: велосипедчыларның шлемы баш мие җәрәхәтләнү очракларын 85–89 процентка кадәр киметә. Уйланырлык саннар бу!

Сан

Rambler&Co холдингы үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә электр самокатында даими йөрүче һәр бишенче кеше аннан бер тапкыр булса да егылган. Андыйларның 80 проценты җиңелчә имгәнүләр белән генә котылган. 5 проценты исә аяк-кул сындыру кебек авыр тән җәрәхәтләре алган. Самокатчыларның 49 проценты «тимер ат»та күбрәк күңел ачу өчен йөрүен әйткән. 45 проценты кирәкле урынга тиз һәм җиңел барып җитү мөмкинлеген телгә алган. Респондентларның 6 процентына самокат эш өчен кирәк.

Шәхси мобильлек чаралары – бер яки берничә тәгәрмәче, яки ролигы булган, двигатель ярдәмендә шәхси хәрәкәт өчен ясалган транспорт чарасы (электр самокаты, электр скейтборды, гироскутер, сигвей, моно-тәгәрмәч һ.б.)

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре