Теге яки бу кеше социаль челтәрләрдәге постлары өчен җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Адвокат Виталий Богомолов “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Белгеч әйтүенчә, социаль челтәрләрдә постлар һәм репостлар өчен эшләр башлыча Җинаять кодексының 282 статьясы (экстремизм) буенча кузгатыла, чөнки закон җенес, раса, милли билгеләр буенча нәфрәт уятуга җаваплылыкны күздә тота. Моннан тыш 319 статья – хакимият вәкилен гавами хурлау статьясы буенча да байтак эшләр кузгатылуын күрергә мөмкин. Язмада яки комментарийда конкрет полиция хезмәткәре, прокурор яки депутат турында сүз барса, аларны теге яки бу рәвешле хурлау шушы статьяга “эләгә”.
Шулай ук, адвокат әйтүенчә, диндарларның хисләрен мыскыллау, нацизмны аклау, яла ягу һәм шәхси тормышның кагылгысызлыгын санга сукмау да җинаять эше кузгатуга сзбәп булып торырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез