Ләкин шунысы бар: Җинаять кодексы һәм Административ хокук бозулар турында кодекс ярымшәрә йөрүгә җаваплылыкны күздә тотмаса да, кайбер очракларда күңелсезлекләргә юлыгырга мөмкин. Белгеч аңлатып үткәнчә, РФ КоАПның вак-төяк хулиганлык турында статьясында, җәмгыятькә карата ихтирамсызлык күрсәтеп, җәмәгать тәртибен бозган өчен җаваплылык каралган.
Аның сүзләренә карата, урамда, транспортта яки кибеттә коену киеменнән йөрү нәкъ менә шундый хокук бозу буларак саналырга мөмкин. Юрист шулай ук төбәк һәм муниципаль норматив актларның да мөһим роль уйнавын билгеләп үткән. Аның сүзләренә караганда, күп кенә төбәкләрдә җәмәгать урыннарында ярымшәрә йөрүне яки тышкы кыяфәттәге башка “тиешсезлекләрне” турыдан-туры тыйган административ хокук бозулар турында законнар гамәлдә булып килә. Мондый очракларда штраф күләме, төбәккә бәйле рәвештә, 500 сумнан 5 мең сумга кадәр тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез