Кабактан тәмле дә, ансат та эшләнә торган кайнатма

Укучыбыз Илсинә Яруллина рецепты

Башка елларда кабак, әфлисун, лимонны һәркайсын вак итеп турап, кайнатма ясый идек. Сүз дә юк, бик тәмле, бик матур да була. Әмма турарга бик озак. Быел лимонның орлыкларын гына алдык, кабакны чистарттык та, бөтенесен иттарткычтан чыгардык.

Бераз шикәр комы кушып болгаттык һәм кайнап чыккач, салмак утта 5-7 минут тирәсе пешердек. Аннан шикәр комы салып, ул эреп беткәнче болгаткалап тордык. Без кабак вареньесын бик яратабыз, шуңа әз кайнатмыйбыз. Бу юлы уртача зурлыктагы кабак, сигезәр лимон һәм әфлисуннан ясадык.

Ярты өлеше кабак, ярты өлеше әфлисун белән лимон булса, тәмлерәк килеп чыга. Башта бер кг тирәсе шикәр комы кушсак, кайнап чыккач, 4 кг тирәсен, акрынлап салып, болгаттык. Бөтенесе 8 л чамасы варенье чыкты. Саклана торган варенье. Искиткеч тәмле, куе, камыр ризыклары пешергәндә дә кулланып була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре