Кабартылган матраста йөзгән ир-ат батып үлгән

Июльнең бик эссе бер көнендә Башкортстанның Бүздәк районы Таллы Күл авылында фаҗига булган. Ике ир-ат һәм бер хатын-кыз җирле буада су коенып алмакчы иткән. Гәрчә, анда суга керү рөхсәт ителмәсә дә, дип яза “NewsBash”.

Алар, кабартылган матраска утырып, ярдан чама белән 500 метр ераклыкка эчкә йөзеп кергән. Ир-атларның берсе, чумарга ниятләп, матраска баскан да суга сикергән. Шулчак матрас әйләнеп капланган һәм барысы да суга “очкан”.

Бер ир-ат бата башлаган. Иптәше, ике дә уйлап тормастан, ярдәмгә ташланган. Ул дустын су астыннан тапканчы чумган һәм аны көч-хәл белән яр буена тартып чыгарган. Әмма, кызганычка, суга бата язган ир-ат һәлак булган. Бәхеткә, хатын-кызга зыян килмәгән. Ул асты-өскә килгән матраста яр буена мөстәкыйль йөзеп килә алган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре