Кадерле бөртекләр: авыл мәктәбен ничек саклыйлар?

Аксубай районының Түбән Татар Майнасы мәктәбендә бүген 38 бала белем ала. Соңгы ике елда 10–11 гә калучылар юк, беренче сыйныфка да берәр генә бала кергән. Киләчәктә ни булыр? Мәктәпнең, авылның язмышы турында директор Рафыйк Насыйров белән сөйләштек.

Авылда 80 йорт исәпләнә. Монда да башка җирлекләрдәге кебек яшьләр шәһәргә китү ягын карый. Кызганыч, авыллар картая. Әгәр бала саны кими икән, бу инде мәктәп ябылуга күп калмый дигән сүз.

– Демография проблемасын читтән кайтучылар хисабына хәл итәргә тырышабыз. Бу эшкә 2007 елда алындым. Заманасында биш гаиләне авылга кайтарткан идем. Аларны Казандагы «Ярдәм» мәчетендә тәкъдим иттеләр. Мохтаҗ гаиләләрне авылга кайтартып, буш йортларга керттек. Тора-бара үзләренекен төзеделәр, – ди Рафыйк Насыйров. – Моны беркем дә эшләргә кушмый. Шулай итмәсәң, мәктәпне ябып куялар. Искесе яраксыз хәлгә килгәч, 2014 елда яңа мәктәп ачтык. Ул чакта 40 бала белем ала иде.

Икенче матур гамәле дә бар әле аның. Үзләрендәге дүрт бала янына бер малайны тәрбиягә ала Насыйровлар. Үрнәк алучылар да табыла. Авыл җирлеге башлыгы ике тапкыр икешәр малай алып кайта. Ялгыз яшәүче Фәридә апа да үз оясында чит сабыйны сыендыра. Менә шулай ишәя сабыйлар. Дөрес, алар инде буйга җитеп, үз тормышларын корган. Билгеле, мәрхәмәтле кешеләр моны балалар санын арттыру өчен дип кенә алмый. Тик мәктәп өчен һәр укучы кадерле булган заманда анысына да игътибар итәсең.

Соңгы елларда укучыларның 10 нчы сыйныфка калмавына да борчыла мәктәп җитәкчелеге. Нәрсәсен яшерәсең, урта мәктәпкә тугызъеллык булып калу куркынычы яный. Быел 9 нчы сыйныфны тәмамлаган өч укучы да һөнәри уку йортларына китеп барган. Алар электрик, эретеп ябыштыручы, шәфкать туташы һөнәрен сайлаганнар.

– БДИдан куркып китәләр дип әйтеп булмый. Үз мөмкинлекләрен чамалый торганнардыр. Күбесе бу мәсьәләдә әти-әнисе белән киңәшләшә. Элек-электән тугызынчыларның яртысы мәктәптә кала, яртысы китә иде. Мин үзем унынчыга калуны хуплыйм. Баланы шәһәргә чыгарып җибәрү яклы түгел. Күбесе 15 яшьтә мөстәкыйль яшәргә әзер булмый әле, – ди Рафыйк әфәнде. – Райондагы сәясәт тә шундый: унынчы сыйныфка күбрәк бала калдыру. Әмма бу сыйныф җитәкчесе яки директор гына хәл итә торган нәрсә түгел. Гаилә җаваплы моңа. Аңлату эшләрен алып барабыз. Аттестатны кулына тоттыргач, мин аларга хуҗа була алмыйм.

Авылдан иртә чыгып киткән яшьләрнең кире кайтасына да өметләнеп булмый. Бер өзелгән тамыр кире ялганмаска мөмкин. Әмма яшьләрне ничек җәлеп итәргә соң?

– Узган гасырның сиксәненче елларында авылыбыздан китеп, Чаллыда яшәүчеләр генә дә 100 дән артык кеше иде. Алар арасында галимнәр, җитәкчеләр дә юк. Күбесе – гади хезмәт кешесе. Шәһәргә китеп, ниндидер уңыш яулаганнар дип булмый. Мин үзем – фән кандидаты. Авылда калуыма бер дә үкенмим. Авылда яшәп, читкә барып эшләүче җитәкчеләребез дә бар, – ди директор. – Авылда яшьләрне калдыру, халык санын арттыру өчен торак белән тәэмин итү һәм башка программаларның эшләве кирәк. Әйтик, менә мин «Туган нигез» дигән проект тәкъдим итәм. Кем авылда төпләнеп кала, шул ярдәм ала. Авылда эш проблемасы юк. Агрофирмалар эшчеләргә мохтаҗ. Анда айга 100 мең сумнан күбрәк акча түлиләр. Комбайнчылар 200 мең сум акча ала. Авылда хәзер уңайлыклар тудырылган. Анда яшәүнең кыенлыгы юк. Тик башта авыл артта калган дигән фикерне җимерергә кирәк.

Түбән Татар Майнасы милли мохитне саклавы белән дә аерылып тора. Тик бүген анысы да катлаулы эш.

– Татар мәктәпләренең күбесе, укучыларның БДИ тапшырасы бар, дәреслекләр русча дип, заманга җайлашты. Без ул юлны сайламадык. Туган телдә укытуны контрольдә тотабыз. Балалар өйдә дә, урамда да туган телдә аралаша. Кунакка килүчеләр, сездә башка мохит, диләр. Җылыны сизәләр шул. Менә шуны сакларга тырышабыз, – ди әңгәмәдәшем.

Мәктәптә 12 укытучы белем бирә. Күбесе – 40 яшьтән узганнар. Иң авыры  белгеч табу, диделәр. Инглиз теле укытучысы декрет ялында икән. Шуңа күрә белгечне үзләре район үзәгенә барып алып кайта. Хәтта техник хезмәткәрләр дә – алтын бәясе.

Башкаларда булмаган матур гадәтләре дә бар. Укучыларга аттестатны тарихи урыннарда тапшыралар. Мондый тантаналарны Болгардагы Коръән музеенда, Иске Кырлайда уздырганнар. Укучылар монда татарча газета чыгара. Фәнни конференция дә үткәрәләр. Егетләре республика күләмендә узган көрәш ярышларында алдынгы урыннар яулыйлар.

– Авыл баласы үз эченә йомылып яшәмәсен. Җәен мәктәп лагере эшли. Каникулда мөмкин кадәр дөнья күрсәтергә тырышабыз. Санкт-Петербургка да, Мәскәүгә дә алып барабыз. Татарстанның матур урыннары белән дә таныштырабыз, – ди Рафыйк Насыйров. – Шәһәрдән авылга кунакка кайтучы балалар өчен лагерь оештырабыз. Алар туган телдә аралашып, җирле тарихны, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнеп китәләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре