Югары сыйныф укучыларының 33 проценты укыганда ук эшләргә тели. Ә менә 30 проценты моңа әзер түгел. Укуга зыян килә, дип саный алар. Калганнар исә җәй көне кесә ягын калынайтырга җыена. «Умскул» платформасы уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Ә сез балаларның укып эшләвен теләр идегезме?
Җәйге каникулда укучылар төрлечә акча эшли. Кемдер курьер булса, кемдер туңдырма сата. Буйыйлар, юалар, чистарталар. Авылларда ындыр табагында хезмәт куючылар да бар әле. Җәй көне кайберләре хәтта әти-әни эшләгән кадәр хезмәт хакы ала. Акча тәме белеп алганнары арасында хәтта уку башлангач эшләүчеләр дә бар.
Казанда яшәүче Сибгатовларның да балалары кечкенәдән эш рәтен белеп үсә. Тәрбиядә дә файдасы бар.
– Эшләсәң, укуга зыян килә, дигән фикер белән килешмим. Баланың үзеннән тора. Әгәр дә тырыш икән, икесенә дә өлгерә. Улым 9 нчы сыйныфтан ук эш тапты. Заказга компьютер корпуслары эшләде. Лагерьда әйдаман да булды. Мәктәпне медальгә тәмамлады. Хәзер университетта укый. Шул ук вакытта администратор вазыйфасын башкара. Кызым да шулай. Почтада эшләү ошый аңа. Беренче хезмәт хакларын гаиләгә алып кайтып бирделәр. Хәзер үзләренә тоталар, – ди Эльмира Сибгатова.
Биектау районының Сая мәктәбе укучысы Ильяс Хәйруллин укудан кайткач көтү көтә әнә. 10 яшь кенә булса да, әтисе чыбыркыны ышанып тапшырган үзенә. Бу эшкә майда ук тотынган икән.
– Без сарыклар асрыйбыз. Моңа кадәр көтүне Алтайдан Виктор кайтып көткән иде. Ул туган ягына кайтып китте. Арыгандыр, күрәсең. Үзегез беләсез: авылда көтүче табу җиңел түгел. Улыбыз рәхәттән йөрми, билгеле. Әти-әнигә файдам тисен, дип тырыша. Укудан кайтып, тамак ялгагач, болынга чыгып китә. Сарыкларны абзарда яткызып булмый, аларга йөрергә кирәк, – ди әнисе Лилия. – Ильяс мал-туар асрап, җирне ничек эшкәрткәннәрен күреп үсә. Кайчак, әти кебек буласым, сезнең эшне дәвам итәсем килә, ди. Әмма авылда бер көн дә ял булмавын күреп, кайчак башкача да әйтеп куя. Барысына да өлгерә. Өй эшләрен әзерләгәч, дуслары белән уйнарга да чыга. Бала гына бит әле ул.
Кукмарада яшәүче Алмаз Гатин да, улыбыз мәктәпкә бармыйча, бүген үк эшкә чыгар иде, ди.
– Эшләргә бик кызыга инде. Әйбәт укый. Автомойкага барырга теләде, ләкин буе кечкенә дип алмадылар. Төзелешкә үзем җибәрмәдем. Яшьләр өчен эш урыннары булдыру кирәк. Мәктәптә шуны өйрәтсеннәр иде. Программа артыннан куу, БДИ нигә кирәк ул? Әйтик, миңа математика дәресендә үткән кайбер терминнарның тормышта бөтенләй кирәге чыкмады. Химия, физика белемнәре кирәк әле. Иң мөһиме – яшьләр тормышка әзер булып үссен. Ялкау булмаса, кеше үз юлын таба. 8 нче сыйныфта укыганда, өч малай көтү көткән идек. Хәзер елмаеп искә алам, – ди Алмаз Гатин.
Казан федераль университетының укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Әнвәр Хуҗиәхмәтов укучыларның эшләп укуына каршы түгел.
– Әлеге мәсьәлә баланың яшенә, аның нинди гаиләдән булуына, мәктәптә кайсы сменада укуына бәйле. Әгәр көченнән килә торган эш икән, хуплыйм. Нинди генә икътисад булмасын, теләсә кайсы җәмгыятьтә гел шулай булды. Шулай булып калырга да тиеш. Узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап балаларны йә кул, йә баш белән эшләргә өйрәтмәдек. Укуга берничек тә зыян килми. Ул бит аны дәрес вакытында эшләми. Элек һәр мәктәп каршында, хәтта шәһәрдә дә теплица, мастерскойлар бар иде. Укучылар шунда хезмәт куйды. Кәбестә, кыяр, суган кебек яшелчәләр үстерделәр. Ул ризыклар ашханәдә балаларны бушлай ашату өчен тотылды. Авыл мәктәпләрендә фермалар, хезмәт бригадалары бар иде. Бу әйберләр иртәме-соңмы кире кайтачак. Башкача булмый, – ди Әнвәр Хуҗиәхмәтов.
Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр үзәге методисты Фәридә Әхмәтова исә балаларның укып эшләвенә риза түгел.
– Башта яхшылап укырга кирәк, аннан эшләргә өлгереп була. Укуның сыйфаты аксаячак. Улыма мәктәптә укыганда эшләргә рөхсәт итмәдем. Каникул – анысы башка мәсьәлә. Ике әйберне берьюлы җиренә җиткереп башкарып булмый. Укыган баланың өй эшләрен әзерләргә, түгәрәкләргә йөрергә вакыты калмый. Уку кайгысы булмый аның, – ди Фәридә Әхмәтова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез