Ел саен аграр юнәлештәге вузларны – 1300 дән артык, урта һөнәри уку йортларын 1500 кеше тәмамлый. Ләкин кулына эш коралы тотып эшләргә белгечләр җитми. Бигрәк тә мал табибларына, агрономнарга, инженерларга, зоотехникаларга кытлык зур.
– Авыл хуҗалыгында бөтен юнәлешләр буенча да эшләргә кешеләр кирәк. Кадрларга кытлык аларның башка өлкәләргә китеп эшләүләренә бәйле түгел. Татарстанда яңа оешмалар күп ачыла, шул сәбәпле белгечләр җитми, – дип аңлатты әлеге вазгыятьне Авыл хуҗалыгы министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Алмаз Гамиров журналистлар белән очрашуда.
Билгеле булганча, быелдан «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты кысасында «Агросәнәгать комплексына кадрлар» федераль проекты эшли башлады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган пособие күләмнәре арттырылды. Алар турында газетабызның узган саннарында тәфсилләп язган идек инде. Бу юлы башка кайбер ярдәм чараларына тукталып узыйк.
Беренчедән, урта һөнәри белем бирү объектларын төзекләндерү, капиталь ремонт һәм яңарту, җиһазлар белән тулыландыру өчен тотылган чыгымнарның 90 процентын кире кайтару каралган.
Икенчедән, республикадагы мәктәпләр базасында аграр класслар булдыралар. Әлеге вакытта районнарда инженерия, зооветеринария, биотехнология юнәлешләре буенча 16 класс оештыруга гаризалар алынган. Бу юнәлеш буенча классларны төзекләндергән һәм җиһазландырган чыгымнарның 90 проценты кире кайтарылачак.
Өченчедән, агросәнәгать тармагындагы проектларны тормышка ашыручы фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен, федераль проект кысасында инвесторларга торак төзү һәм сатып алу мөмкинлеге тудырыла. Ягъни аграр вуз белгечләренә торак салган очракта, чыгымнарның 90 проценты кире кайтарыла.
Дүртенчедән, югары уку йортларының фәнни хезмәткәрләренә һәм агроклассларда укыткан укытучыларга кызыксындыру түләүләре каралган. Шул ук вакытта инвесторларның аграр вузлар белгечләренә түләүгә киткән чыгымнарының 90 проценты һәм агротехнология классларына җәлеп ителгән укытучыларга түләүгә киткән чыгымнарының 95 проценты каплана (агроклассларга – 1 кешегә 30 мең сум, агровузлар белгечләренә – 1 кешегә 40 мең сум).
Журналистлар белән очрашуда Казан дәүләт аграр университеты һәм Бауман исемендәге ветеринария академиясе ректорлары да бар иде. КДАУ ректоры Айрат Вәлиев әйтүенчә, әлеге уку йортлары 1 апрельдән бердәм вуз буларак яши башлаячак, әмма үз атамаларын калдырачаклар.
– Уку йортлары өчен үз брендларын саклап калу мөһим, чөнки аларны Россиянең башка төбәкләрендә дә беләләр, таныйлар. Кадрлар әзерләр өчен яхшы укытучылар һәм яхшы матди-техник база булу кирәк. Уку йортларында гадәти бүлекчәләр белән бергә фәнни-җитештерү бүлекләре дә бар. Мәсәлән, узган ел университетның агробиотехника паркы ачылды. Ә ветеринария медицинасының үз клиникасы бар, – диде Айрат Вәлиев.
Ветеринария академиясе ректоры Рөстәм Равилов исә киләсе уку елыннан башка төбәкләрдәге балигъ булмаган студентларны да кабул итәргә мөмкинлек булачагын әйтте.
– Моңа кадәр академия төбәкләрдәге балигъ булмаган егет һәм кызларны кабул итә алмады. Ә сорау зур. Узган ел абитуриентларның яртысын диярлек кире борып җибәрергә туры килде. Моңа кадәр дә ике уку йорты факультетлар һәм белгечлекләр буенча кисешми иде. Без бер-беребезне тулыландырып эшләдек. Моннан соң да структураның 90 проценты сакланып калачак. Физкультура һәм чит телләр кафедралары берләштереләчәк, – диде ректор.
Ә менә яңа вузның ректоры кем булачак – анысы буенча серне әлегә чишми калдырдылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез