Министр Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, тормыш нигезләре дәресләрендә укучылар илкүләм куркынычсызлык кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәлләрне һәм гражданнар оборонасы системасын өйрәнәчәк. Мондагы белемнәр төрле бәла-казалардан сакланырга, цифрлы киңлектә үзләрен якларга ярдәм итәчәк. Икенчесе исә егетләрне армия хезмәтенә әзерләүне күздә тота. Икесенә дә 34 әр сәгать каралган.
Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче Әхтәм абый Фатыйхов заманасында мәктәптә 40 ел башлангыч хәрби әзерлек дәресләре укыткан.
– Балаларга хәрби-патриотик дәресләр бирдем, төрле чаралар уздырдым. Укучыларны утлы корал белән эш итәргә, стройда йөрергә, сугыш тактикасына өйрәттем. «Орленок», «Аҗаган» уеннары уздырдык. Окоп казыдык, граната ыргыттык. Бер генә баланың да каршы килгәне булмады. Ул дәресләр берара бетеп торды. Аны кире кайтарырга кирәк. Файдасы бик зур. Егетләр армиягә чыныгу үтеп барды. Хәрби хезмәткә барырга атлыгып торалар иде. Хәзер алай түгел шул. Яшьләрдә патриотик хис юк. Балалар телефонга ябышты. Алар кирәген дә, кирәкмәгәнен дә шуннан ала. Бу фән интернеттан аерырга да ярдәм итәр, дип уйлыйм, – дип сөйләгән иде лаеклы ялдагы Әхтәм абый Фатыйхов, шул авылга командировкага баргач.

Казандагы 18 нче гимназиянең ОБЗР укытучысы Индира Гыйззәтулина фикеренчә, дәресләрне икегә бүлү отышлырак булачак.
– Советлар Союзындагы кебек НВП фәне кире кайтса, хәрбиләр килеп укытыр, бәлкем. Программаларда үзгәреш шунда гына булыр дип уйлыйм, – ди ул. – Бу дәресләр балаларны тормышка әзерләрме? Теләгән кеше өйрәнә инде ул. «Аҗаган» яки башка хәрби уеннарда да актив катнашалар. Андыйларга барысы да кызык. Әмма дәресне кабул итмәүчеләр дә юк түгел. Коралны начар әйбер дип уйлыйлар. Ул бит сезне яклар, саклар өчен кирәк, дип аңлатам. Хәзерге вакытта ОБЗР атнага бер мәртәбә керә. Без 8–11 нче сыйныфларда укытабыз. Кайбер мәктәпләрдә 5 нче сыйныфтан ук керә башлый. Яңа программаларда стройда йөрү, утлы корал белән эш итү болай да каралган. Автоматны да сүтеп җыябыз. Программада бар әйбер дә җитә.
Түбән Кама шәһәрендәге 31 нче лицейда тормыш иминлеге нигезләре фәне кайбер сыйныфларда икешәр сәгатьтә укытыла. Монда «Яшь коткаручылар» сыйныфлары да бар. Ел саен 100–125 баланы юнармиячеләр сафларына кабул итәләр.
– НВПны 6 нчы сыйныфтан ук кертергә кирәк. Бу очракта балалар фәнгә әкренләп тартылачак. Монда белем биреп кенә калмыйсың, син хәрби әзерлек турындагы фикереңне балаларга дөрес итеп аңлата да белергә тиеш. Соңгы вакытта, бала әтисен тыңламый, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Тәртипкә дә өйрәтәчәк бу курс. Биология яки башка дәресләрдә тормыш турында сөйләшеп булмый. Ә монда аның өчен җай чыгачак. Бүген программада хәрби практика үткәрү өчен 7–8 нче сыйныф укучыларына – 3, 10 нчы сыйныфларга биш көн каралган. Без, укытучылар, Казанда укулар үтеп кайттык, – ди тормыш иминлеге дәресләре укытучысы Рәфхәт абый Сәгъдиев. – Мин балалар белән 2 нче сыйныфтан ук эшлим. Күзләрендәге очкынны күрсәгез сез! Һәр сыйныфны взвод дип атыйбыз. Җиде кешегә – бер командир. Менә шулай үз фәнемә карата кызыксыну уятырга тырышам. НВП фәне кертелсә, әти-әниләр арасында шикләнеп караучылары да булыр анысы. Әмма әкренләп кертелгәндә, ул уйлар таралыр. Бер фәнне дә икенче планга куймаска кирәк. Тырыш бала барысын да өйрәнә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез