Кагыйдәләр үзгәрә. Дәүләт Советы утырышында депутатлар нәрсә турында сөйләште?

Арттырырга! Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының өченче утырышында депутатлар шуның өчен тавыш бирде. Бармак бөкләп санап барыгыз: Татарстан бюджетының керемнәре һәм чыгымнары, киләсе елда республикага килүче мигрантларга патент бәясе, мөлкәт сатудан керемне билгеләү өчен кулланыла торган күрсәткеч артты.

Парламентта узган өченче утырышның көн тәртибендә 18 мәсьәлә каралган иде. Бер көндә ике утырыш узгангамы, көнең беренче яртысында парламентарийлар Татарстан Рәисенең Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасын тыңлады, өченче утырыш бик җәһәт узды. Депутатлар тәнәфескә дә бүленеп тормады.

Татарстанда күчемсез мөлкәтне сатудан керем сатылган объектның кадастр бәясенә тәңгәлләштерелде. Федераль закон нигезендә, 2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе субъектларына салым түләүченең күчемсез мөлкәт объектын сатудан керемнәре әлеге объектның кадастр бәясеннән кимрәк булган очракта, физик затлар керемнәренә салым салу максатларында салым түләүченең күчемсез мөлкәт объектын сатудан керем суммасын билгеләү өчен кулланыла торган киметүче коэффициентны 0,7 дән 1 кадәр арттыру хокукы бирелде. Депутатлар киметүче коэффициент күләмен арттыргуа бәйле закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итү өчен тавыш бирде.
2024 ел бюджетына үзгәрешләр дә кабул иттеләр. “Бюджетның керем өлешен 54,6 миллиард сумга, шул исәптән, салым һәм салым булмаган керемнәр буенча 50,2 миллиард сумга, арттыру күздә тотыла. Үзгәрешләр бу елның сигез аена алынган керемнәр һәм ел йомгаклары буенча фаразларга бәйле рәвештә кертелә”, – диде утырышта Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин.

Бюджетның чыгым өлешен 39,2 миллиард сумга арттырдылар. Соңгысы нигездә илкүләм проектлар һәм федераль программаларны финанслауда катнашу, юл эшләре, социаль-мәдәни объектлар төзү, мөһим фәнни-мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү белән бәйле, дип аңлаттылар утырышта. Гомумән алганда, агымдагы елда Татарстан бюджетының керем өлеше – 484,5 миллиард сум, чыгым өлеше – 485,9 миллиард сум тәшкил итәчәк, дип көтелә. Бюджет кытлыгы – 1,4 миллиард сум.
Киләсе елда Татарстанда мигрантларга патент, ягъни чит ил гражданинына бездә эшләү хокукын бирүче документ, бәясе дә 539 сумга кыйммәтләнеп, 6 768 сум тәшкил итәчәк. Республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, әлеге төр түләү республика бюджетына күчә, димәк, казнаны баетырга ярдәм итәчәк. Узган елгы саннардан күренгәнчә, патентлардан 2 миллиард сумнан артык акча кергән.

Депутатлар аеруча мөһим белешмәләрдән яисә тулысынча яшерен белешмәләрдән хәбәрдар булган Дәүләт Советы депутатларының илдән чыгу хокукын чикләү өчен дә тавыш бирде. Федераль закон шулай куша. Бу хакта сүз чыккач, депутатлар арасында бәхәс тә купты. “Бөтен чит илләргә барырга ярамаячакмы? Әллә безгә дустанә мәнәсәбәттә булмаган илләргә генә чыгу тыелачакмы? БДБ илләре, тугандаш Белоруссия дә бар бит?” – дип сораулар яудыра башлады алар. Бу хактагы карарны тәкъдим иткән Дәүләт төзелеш һәм җирле үзидарә комитеты җитәкчесе Альбер Хәбибуллин хезмәттәшләрен тынычландырырга да мәҗбүр булды, хәтта. “Чикләүләр республика парламентындагы өч депутатка: Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, аның урынбасарлары – Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтыновка гына кагыла”, – диде ул.

Утырышта “ВТ” турында да сөйләштеләр. Депутатлар рәсми рәвештә Фазуллин Илназ Фәис улын “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире итеп билгеләп куйды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре