Кыш башланды гына әле. Һава торышы салкын торса да, кар юньләп ятарга өлгермәде, аяк асты тайгак. Кайсы гына елны алсаң да, кышкы чорда имгәнүчеләр күбәеп китә. Бүген республика балалар клиник хастаханәсендә умырткасы сынган 8 бала дәвалана икән.
– Кар булмаса да, таулар бар, ә бала-чага аның яныннан тыныч кына узып китә алмый. Нәтиҗәсен үзегез беләсез, – ди Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-травматологы Алексей Глушков. – Ата-аналар саклык чаралары хакында балаларына гел сөйләп, аңлатып торсын иде.
Кышын «ашыгыч ярдәм» белгечләренә мөрәҗәгать итүчеләр дә арта. Ноябрь аенда урамда таеп егылып, имгәнгән 60 кеше «ашыгыч ярдәм» бригадасын чакырткан. Имгәнүчеләрнең 7 проценты – балалар, 58 проценты – хезмәткә яраклы яшьтәгеләр, 35 проценты – 65 яшьтән өлкәнрәкләр. Белгечләргә килгәндә 52 процентының аяк-куллары сынган, 23 процентының баш сөяге җәрәхәтләнгән була. Дөрес, быел имгәнүләр узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 40 процентка кимрәк.
– Моның сәбәбе: коронавирус инфекциясенә бәйле дистанцион уку, эшләүгә күчүчеләр шактый. Димәк, урамга да сирәгрәк чыгыла, – ди Казандагы «ашыгыч ярдәм» станциясе бүлек мөдире Татьяна Ликотурнова.
Бәйрәм көннәрендә бу хезмәтне искә төшерүчеләр тагын да күбәя икән. Гадәти көннәрдә тәүлеккә 1200 кешедән шалтырату кабул итсәләр, Яңа ел каникулында андыйларның саны 1500гә җитә. Республика офтальмология клиник хастаханәсе табибы Элина Минхуҗина әйтүенчә, Яңа ел төнендә, кышкы каникулда күзе җәрәхәтләнүчеләр дә аз түгел. Шампан шәрабын ачканда бөкесе атылып, күзгә бәрелгән очраклар да ел да булып тора.
– Бу – бик яман күренеш, бөке травматик пистолеттан аткан кебек тәэсир итә, кешене хәтта сукыр калдырырга мөмкин, – ди табиб-офтальмолог. – Петарда, салютлар белән дөрес эш итмәсәң дә, азагы аяныч тәмамланырга мөмкин.
Белгеч кисәтүенчә, бәла аяк астында килеп чыга. Әйтик, кайберәүләр тау шуганда баганага килеп бәрелә һәм күрми башлый. Аннары табиблардан ярдәм сорарга мәҗбүр була. Казандагы Бутлеров урамында урнашкан сырхауханәдә кичекмәстән ашыгыч ярдәм күрсәтү кабинеты белгечләре халыкны ялсыз һәм тәүлек буе кабул итә. Аларның эше бәйрәм көннәрендә дә бетеп тормый.
– Кышкы тайгак юлларда велосипедта йөрү дә бик куркыныч. Ата-аналар үсмерләрнең аяк киеменә дә игътибар итсен иде, – ди Алексей Глушков. – Аларның күбесе табаны шома кроссовкалардан кыш чыга. Тайгак юлда йөргәндә андый аяк киеме белән тигезлек саклау бик авыр.
Белгеч фикеренчә, балалар күбесенчә урамда имгәнә. Ул таю, биеклектән егылу аркасында килеп чыга. Күңел ачу үзәкләрендә батутта сикергәндә җитди имгәнү алучылар байтак. «Бу хакта гел сөйлибез, кисәтәбез, тик мондый күңелсез хәлләр гел булгалап тора, – ди балалар травматологы. – Андый урыннарда сабыйлар үзләре генә игътибарсыз кала. Балалар арасында килеп чыккан имгәнүләргә 99 процент очракта ата-аналар гаепле дип саныйм. Кая гына барсалар да, баланы күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Өлкәннәр аларны сакларга һәм сакланырга өйрәтергә тиеш».
Узган елларда «ватрушка»да тау шуганда саклык чаралары күрелмәгәнлектән, баганага бәрелеп үлүчеләр дә булды. Анда шуу өчен махсус урыннар каралса, алай булмас иде. Кышын иң куркыныч спорт төрләре – тау чаңгысы, икенче урында – сноуборд, аннары – гадәти чаңгы. Умыртка баганасы имгәнсә, балага ел дәвамында корсет кияргә туры киләчәк һәм ярты елга кадәр утырырга рөхсәт ителми.
Казандагы 7нче шәһәр хастаханәсе табиб-травматологы Александр Бородкин сөйләвенчә, олы яшьтәгеләр таеп егылганда еш кына бот сөяген имгәтә яки сындыра, шулай ук умыртка баганасына зыян килә. Саклану чарасы нәрсә дигәндә, шуа белмәсәң, бозга кермәскә, керсәң, тотынып калырлык урыннар эзләргә кирәк, ди белгечләр.
– Имгәнмәс өчен дөрес егылу мөһим, – ди Александр Бородкин. – Аркага егылудан, башны бәрүдән сакланыгыз. – Егылганда телефоныма зыян килмәсә ярар иде, сумкам кулдан ычкынмасын тагын дип түгел, ә үзегез турында уйлагыз!
Фәния Арсланова
Фото: Яндекс.Дзен
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез