Без ул юлларны язганда, глобаль капитализм шактый тотрыклы, дәүләтләр үзара сәүдә сугышлары башлар, аннан соң кайнар сугышка да чират җитәр, дип берәүне дә ышандырырлык түгел иде. Көнбатыш дәүләтләрендә тормыш авырлыгына түзмичә моңарчы күрелмәгән масштабтагы протестлар башланасын күзаллау шулай ук катлаулы иде. Франция, Италия, Германиядә массаларның урамга чыгуына гаҗәпләмибез гаҗәпләнүен, аларда ул – традиция. 31 октябрьдә Швейцариядә яшьләр фетнә кубарды. Цюрих һәм Базельдә «On en a marre – en Suisse aussi» («Безнең дә түземлегебез бетте – Швейцариядә дә») шигаре астында демонстрацияләр узды. Цюрих гыйсъянчыларының ярсуының сәбәбе нәкъ башка илләрдәгечә: торак һәм аренда бәяләре кыйбатлана, яшьләргә шәһәрләрдә торак табу авырлаша, мәҗбүри медицина страховкасы өчен түләүләр гаилә бюджетына зур йөк булып төшә, көндәлек чыгымнарның артуы халыкның ризасызлыгын көчәйтә…
Ә бит сүз – тормышның матди дәрәҗәсе иң югары булган илләрнең берсе, капитализмның витринасы ролен үтәгән дәүләт турында. 2016 елның 5 июнендә бу илдә база кереме турында референдум узды. Илдә яшәүче һәр кешегә, эшләвенә, хезмәт хакы алуына яки байлыгына карамастан, дәүләт тарафыннан ай саен билгеле күләмдә акча түләнү мәсьәләсе көн тәртибенә куелды. Швейцариялеләр тәкъдимне кире какты: эшләгән акчабыз үзебезгә җитә, өстәп акча бирү кирәкми, диделәр. Бу илдә элек тә протестлар булгалый иде, ләкин халык климатны саклауны таләп итә, Газзәне яклап, урамнарга чыга иде…
Социалистик системаның җимерелүен искә төшерик. Ул чакта да хәрәкәт бик акрын барды. 1980 елның июлендә Польшада беренче протестлар башланды. Фетнә очкыны коммунизмның төп ныгытмасы булган СССРга төшкәнче, якынча ун еллап вакыт узды. 1992 елда гына системаның җеназасы укылды.
Глобаль капитализмның җан тартышуы озаграк һәм авыррак барачак. Әмма аның кискен этабы башланды. Үткән атна ахырында бөтен дөньяда фонд базарлары мәтәлчек атты. Кыйммәтле кәгазьләрнең очсызлануы гадәттән тыш масштаблы булды. Аналитиклар арасында хәтта 1929 елгы кризиска охшаган дәһшәтле хәлләр башланып маташа дип әйтүчеләр күренде. Бу атна башында фонд базарында сәүдә җанлануны көттек. Чынлап та, бераз гына югары күтәрелү булды. 2 ноябрьдә соңгы айларда гел мәтәлчек аткан төп Азия базарларында да җиңелчә күтәрелеш күзәтелде. Көньяк Кореяның KOSPI индексы – 2,24 процентка, Кытайның Shanghai Composite кәгазьләре – 1,08 процентка, Гонконгның Hang Seng акцияләре 0,42 процентка кыйммәтләнде. Япония, Тайвань, Сингапур биржалары түбәнәюне дәвам иттерде. 3 ноябрьдә, бу юллар язылганда, Көньяк Корея да, Кытай һәм Гонконг та янә түнтәрелештә. Кытайдагы вазгыять аеруча кызыклы. Коммунистлар гадәттәгечә кыланды: биржа куыгын кабарту өчен, күп итеп акча басып өләштеләр. Булышмый диярлек. Финанс базарларында ясалма фәһем куыгы чатный. Шуңа бәйле технологик компанияләрнең кәгазьләре чүпкә оча. Әлегә шартлау ук түгел түгелен. Кризис банк тармагына һәм банк булмаган финанс оешмаларына күчсә, Бөек депрессия турында сүз алып барырга мөмкин булачак.
Капитализмның чыгып булмаслык сазлыкка кереп батып баруы күптән күзәтелә инде. Үткән гасыр ахырында башланган зур кризистан капиталистик державалар ничек чыкты? Глобальләштерү дигән сәясәт уйлап табылды. Аның асылы гади: базарлар ачыла, бер илдән икенчесенә товар ташу җиңеләя. Чөнки пошлиналар бетерелә диярлек. Бөтендөнья сәүдә оешмасы бу тәртипне күзәтеп тора һәм оештыра. Кайсыдыр ил икенче бер илнең товарына өстәмә пошлина кертсә, БСОга шикаять белдерәләр. Тәртип бозган илнең үз товарларына пошлиналар кертеп, җәза бирәләр. Бу тәртип кемнәргә отышлы иде? Технологик яктан алга киткән державаларга. БСО 1995 елда оешты. Ул чакта әле Кытай товарларының базарда бер дә дәрәҗәсе юк иде. АКШ һәм Евросоюз дәүләтләренә үз товарларын сатарга зур мөмкинлекләр ачылды. Аларның технологик товарларына көндәшләр юк иде. Көнбатышлылар шуңа барып җитте: үз җитештерү мәйданнарын Кытайга күчерделәр. Бу, бердән, экологик яктан отышлы, икенчедән, килгән табыш үзләренә әйләнеп кайтыр, дип өметләнделәр.
Чыннан да, глобальләштерүнең уңай яклары күп булды: товарлар арзанайды, сыйфат ягы да яхшырды. Әмма мондый җыр озак дәвам итә алмый иде. Чин товарлары көнбатышны яулап ала башлауга, вазгыять мөшкелләнде. Европада һәм АКШта эш урыннары юкка чыга башлады, глобаль корпорацияләр табышны офшорларда яшерде. Трампның килүе, беренче президентлык срогында сәүдә сугышлары башлавы котылгысыз хәл иде. Икенче сроктагы фантастик тарифлар сәясәте дә шулай ук. Ләкин хәл төзәтерлек түгел инде. Базарның киңәюенән башка капитализм яши алмый, чөнки нигезендә процент капиталы ята. Процентлы кредит белән финанс базарларын яулый алмыйсың икән, һәлакәт көтә. Моны ипотека мисалында күреп була. Кредитлаганда торак базары үсә, кредитлау тукталу белән җимерелә. Россиядә шул җимерелүнең башлангыч этабын күрәбез. Кредитлауны чиксез үстереп булмый, түли алучылар бетә.
Вазгыять демографик кризисның демографик упкынга әйләнүе һәм мәйданга ясалма фәһем чыгу белән тагын да катлаулана. Соңгысы эшсезлекнең зур масштабын вәгъдә итә. Кредит һәм товарларга ихтыяҗ бетү куркынычы яный. Җитмәсә, спекулянтлар фонд базарында күп акча югалта. Куыклар шиңә, акчалар төтенгә әверелә. Капитализм кайсы якка гына борылса да, тупикка тап була. Бер генә юл кала: ачыктан-ачык талау. Трамп Америкасы мисалында без шуны күзәтәбез. Зур сугышларның канонадасы шуңа күрә котылгысыз рәвештә ешрак ишетеләчәк. Яңа система мәйданга чыкканчы, җимерелү дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез