14 февральдә татар халкының күренекле галиме Каюм Насыйриның тууына – 200 ел
XIX йөз татар иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында зур үзгәрешләр чоры буларак тарихка кереп ала. Киң кырлы эшчәнлеге белән танылган, бөтен тормышын, талантын үз халкын агартуга багышлаган мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкилләреннән берсе Каюм Насыйри милли рухи тормышыбыз мәйданына шул вакытларда чыга.
Булачак мәгърифәтче мулла гаиләсендә туа. Казан мәдрәсәсендә белем ала. Бер караганда ул, кайсы да булса мәчеттә мулла булып, гомере буена рәхәт тормышта гына яшәргә тиеш иде кебек. Әмма башка юлны сайлый. Татарлар рус телен белсеннәр һәм аңласыннар өчен тырыша. Шул ук вакытта Россия татарларны рус милләтенең аерылмас бер өлеше итеп кабул итәргә тиеш дип саный. Аның фикеренчә, нәкъ менә шулай булганда гына татарлар зур уңышларга ирешәчәк.
Каюм баба бөтен гомере буена белем эсти һәм халыкка тарата. Шул ук вакытта өс, аяк киемнәрен үзе тегә, ашарга да пешерә, даруларны да үзе әзерли. Дәреслекләрне дә үзе яза. Әллә ни җиңел булмаган тормышында ул һәр тиенне үзе эзләп таба. Шулай булса да, Казанда берничә яхшы йорт сатып алырлык мирас калдыра. Чыннан да, шактый еллар православие дини уку йорты – семинариядә укыткан, китаплары кабат-кабат басылып, календарьлары даими чыгып килгән мәгърифәтче ничек ярлы булсын?! Вафатына берничә ел кала туган авылында үз акчасына мәчет салдыруы да галимнең хәлле, җитеш тормышта яшәве турында сөйли.
Белешмә
Гаделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825 елның 14 (2) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан (хәзерге Яшел Үзән районының Кече Шырдан) авылында туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсендә укый. 1871 елда татар балалары өчен Казанда рус-татар мәктәбе ача. 1876 елда фәнни һәм әдәби эшчәнлеген башлап җибәрә. 1902 елның 20 августында вафат була. Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.
Илдус Заһидуллин, тарих фәннәре докторы:
– Каюм Насыйри, беренче чиратта, үз вакытыннан алда барган, татар мәгариф системасына күп яңалыклар керткән методист буларак кызыклы. Ул 15 ел семинариядә татар теле укыта. Укыту тәҗрибәсе күп булганга, татар балаларын да җыеп укыта башлый. Балаларны яшенә карап татар телендә укытырга, мәктәпкә дөньяви фәннәрне дә кертергә тәкъдим итә. Чит телләрне никадәр иртәрәк өйрәнә башласаң, шулкадәр яхшырак, дигән фикер үткәрә. Беренчеләрдән булып, рус телен укытырга, рус теле аша Европа мәдәнияте белән танышырга чакыра. Балаларга «Хисап» фәнен укытканда рус дәреслекләрендә булган, Көнбатыш галимнәреннән алынган бик күп уңышлы мисалларны файдалана, беренче булып «алу», «кушу», «чишү» кебек үзебезнең татар сүзләрен термин буларак куллана башлый. Моңарчы әлеге гади генә терминнар да гарәп теленнән алынган була. Шул ук вакытта Каюм баба Утыз Имәнинең, мөселманнарга кырык нәрсә фарыз булса, Россия мөселманнарына кырык бер нәрсә фарыз, ул да булса рус телен белү, үзең яшәгән дәүләтнең телен белергә кирәк, дигән фикерне еш тәкрарлый.
Азат Ахунов, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре:
– Татар дөньясын үстерүдә Каюм Насыйриның ролен берничек тә бәяләп бетерә торган түгел. Иң мөһиме, ул үз халкына Европадан һәм Көнчыгыш илләрдән килгән алдынгы идеяләрне җиткерә ала. Барлык предметларны да бик яхшы белә. Аларны фәнни эшләрендә файдалана. Беренчеләрдән булып, татар әдәби теле өстендә эшли башлый. Аның хезмәтләре бүгенгә кадәр кулланыла. Безнең өчен ул инде нормага әйләнгән. Әмма ул чорда әлеге идеяләрне тормышка ашыру җиңелләрдән булмый. Шунысын да әйтергә кирәк: татар әдәби теле мәсьәләләрен ул рус телендә дә күтәргән, шулай итеп, үз проблемаларыбызны башка халыкларга җиткерә алган. Тикшеренү өлкәсендә татар халкының яшәү рәвешен, көнкүрешен дә читтә калдырмаган. Гадәттә, аның характеры катлаулы булган, дип сөйләргә яраталар. Әйе, әмма аның бу халәтен аңлатырга була. Ул үзенең замандашларыннан берничә адым алда барган, башкаларга караганда күбрәк белгән, фәнне тирәнтенрәк өйрәнгән. Башкалар кебек туктап калмаган, киләчәкне күздә тотып алга атлавын дәвам иткән. Бөтен энергиясен үсеш юлына сарыф иткән. Шулай итеп, татар дөньясын прогресс юлына чыгарган. Шул ук вакытта аңа кадәр булган системаны да җимермәгән.
Каюм Насыйри – үз чоры өчен йолдыз булып ялтыраган аерым бер шәхес. Андый шәхесләр төрле чорларда булган. Һәм, әйтергә кирәк, нәкъ шундый кешеләр халыкны алгарышка әйдәгән дә инде.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:
– Каюм Насыйрины, ул дин юлында булмаган, дип әйтүчеләр дә бар. Әмма бу дөрес түгел. Архивта аның берничә васыятьнамәсе сакланган. Беренчесендә ул үз средстволарын шәкертләрне укытыр өчен файдаланырга, мохтаҗларга зәкят бирергә кушкан. Теләгән кешеләрне хаҗга җибәрү мөмкинлеген әйткән, авыру сәбәпле соңгы елларда үзе бара алмаган. Мәгърифәтченең дини календарьлар төзүен дә искә алырга кирәк. Аның хезмәте – бүгенгә кадәр үрнәк. Дөрес, татарларны рус телен белергә өндәгән өчен аңа «Урыс Каюм» дигән кушамат такканнар. Әмма бу һич кенә дә Каюм баба дин юлында булмаган дигән сүз түгел.
Резеда Данилова, Яшел Үзән районы музей ширкәте җитәкчесе:
– Олы Ачасыр авылында татар галиме-этнографы, әдәбиятчы һәм язучы Каюм Насыйри туган йортта реставрация эшләре башланды. Реставрация проекты Дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын узган. Бу хакта мәгълүмат Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты сайтында бастырылган.
Реставрация эшләре фасадка, түбәгә, тәрәзә уемнарына һәм эчке бүлмәләргә кагылачак. Без йортның тарихи йөзен торгызуга аерым игътибар бирәбез.
Реставрациядән соң йорт Каюм Насыйри хезмәтенә һәм мирасына багышланган архитектура-этнографик комплекс буларак эшен дәвам итәчәк.
Быел 2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган тантаналар оештырылачак, барыгызны да чакырып калабыз.
Энциклопедияче, тарихчы, этнограф, әдәбиятчы, телче Каюм Насыйри беренче булып татар телендә вакытлы матбугат басмалары нәшер итә. Беренче булып татар телендә фәнни терминологиясен булдыру өстендә эшли башлый. Үзебездә үсә торган дару үләннәре һәм татар ашлары буенча беренче энциклопедия төзи. Татар мәдәнияте турында этнографик тикшерүләрне беренче булып башка телләрдә нәшер итә.
Мәгърифәтче тормышыннан
- Каюм Насыйри татар теле, рус теле, математика, геометрия, география, ботаника һәм башка фәннәр буенча татар телендә дәреслекләр әзерли, сүзлекләр төзи.
- Каюм бабабыз – татарның беренче журналисты. Ул «Таң йолдызы» дип аталган газета чыгарырга хыяллана. 1871 елда көндәлек өстәл календарен эшли.
- Күренекле мәгърифәтчебезнең хезмәтләренә Габдулла Тукай да таяна. Шүрәле, Су анасы кебек әкият геройларын Каюм Насыйри инде үз хезмәтләрендә күрсәткән була.
- Аның үзе исән чакта ук дөнья күргән 40 тан артык басма китабы бар.
- Казан император университеты каршындагы «Археология, тарих һәм этнография» җәмгыятендә фәнни эшчәнлек алып бара.
- Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында биек постаментта мәйданга куелган бердәнбер бюст-һәйкәле бар.
- Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри үз куллары белән казыган кое саклана. Авыл халкы әле дә аннан су ала. Каюм Насыйри акчасына салынган мәчет реставрацияләнде.
- Каюм Насыйри фән һәм әдәбияттан тыш музыка ярата, бик яхшы рәсем ясый, медицина белән шөгыльләнә, слесарь һөнәренә дә өйрәнә. Акыл хезмәтен физик эш белән чиратлаштыру зарурлыгын алга сөрә.
Әлеге юбилейга багышлап, «Культура» телеканалы татар мәгърифәтчесенең тормышы һәм эшчәнлеге турында фильм төшерде. «Соединяющий миры» фильмының премьерасы «Культура» федераль телеканалында Каюм Насыйриның туган көнендә – 2025 елның 14 февралендә күрсәтеләчәк. Башлану вакыты – 19 сәгать 45 минутта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез