Каюм Насыйриның татар фәнни дөньясына керткән өлеше санаусыз. Хәзерге көндә Татарстан Республикасының барлык фәнни дөньясы галимебезнең юбилеена әзерләнә. 2025 елның 14 февралендә олуг галимебез һәм мәгърифәтче Каюм Насыйрига 200 ел тула.
Шул уңайдан Татарстан Республикасында һәм башка төбәкләрдә, шәһәрләрдә дә төрле чаралар каралган. Алар арасында “Байдек” әкиятенә нигезләнепфентези-фильм, Каюм Насыйриның тормыш юлына багышланган тирән һәм аны күпкырлы шәхес итеп күрсәтүче кинофильм да төшерелде. Фильмда Каюм Насыйриның инде гасырлар буе сакланыпкилгән образы хәзерге көн күзалламасыннан күрсәтелә. Фильмның минемчә төп фикере – Каюм Насыйрины кабатланмас һәм бик тә оригиналь шәхес итеп күрсәтү дип уйлыйм.
Казан шәһәрендә урнашкан Каюм Насыйримузее да туган көн уңаеннан үз чараларын тәкъдим итә. 2025 елның 14 февралендә иртәнге сәгатьләрдә Яңа Татар (Яңа бистә) зиратында олуг галимебезнең кабер ташына чәчәк салу тантанасы булачак. Аннан соң музейда Каюм Насыйриныңаш-су китабына багышланган күргәзмә ачылачак. Чара фәлсәфә фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗаниинституты баш фәнни хезмәткәре Айдар Хәйретдиновның лекциясе белән дәвам итәчәк. Лекция Каюм Насыйриның дини хезмәтләренә багышланган. Музейда чаралар кунаклар өчен оештырылган экскурсия белән тәмамланачак.
Каюм Насыйри татар халкының олуг бер галиме, әмма гади генә галим булмаган ул, галим-энциклопедияче булган дип без төгәл әйтә алабыз.
Галим 1825 елның 14 февралендә Зөя өязенең Кече Шырдан авылында дөньяга килә. Аның атасы, бабасы да бик укымышлы һәм галим кешеләр булганнар. Каюм Насыйри башлангыч белемне әтисенең мәктәбендә ала, ә аннан соң әтисе һәм бабасы киңәше буенча Казанга күченеп китә һәм 1841 елда Казан шәһәренең бишенче мәхәллә мәдрәсәсендә укый башлый.
Үзлегеннән рус телен өйрәнә. 1855–1871 елларда Казан руханилар укуханәсендә соңыннан Казан руханилар семинариясендә татар теле укыта.
Каюм Насыйри татарлардан беренчеләрдән булып 1871 елда татар, башкорт һәм казахмәктәпләре буенча Казан укыту округы инспекторы В.В.Радлов тәкъдиме белән Казанда татар балалары өчен башлангыч рус-татар мәктәбе ача. Китап-әсбапларны үзе гарәпчәдән укып, тәрҗемә итә, барлык дидактик уку китапларын әзерләп бастыра. Каюм Насыйри беренчеләрдән булып татар мәктәпләрендә дөньяви фәннәр укытырга кирәклеген язып та чыга. 1860 елда ул “Татар теле грамматикасы” дип исемләнгән китап чыгара. Әлеге китапта хәзерге көн әдәби татар теленә нигез салына дип тә әйтсәк, хата булмастыр.
Каюм Насыйри дөньяви һәм иҗтимагый фәннәрне үстерүгә зур йогынты ясый. Безнең музейда Каюм Насыйриның фәнни хезмәтләре күрсәтелгән. Алар арасында татар теленең беренче сүзлеге. Татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге «Ләһҗәи татари» дип исемләнә. фонетика һәм грамматика буенча «Кавагыйд китабет, ягъни тасниф вә имлә кагыйдәләрен бәян кыйлучы бер яңа фәндер» (1892), «Әнмүзәҗ. Лисаныбызның сарыф вә нәху кагыйдәләре бәянында» (1895) хезмәтләрен яза.
Кеше акылына, фәнгә, этика, тел мәсьәләләренә, фольклор, әдәбият, музыкага һәм башкаларга багышланып, 40 бүлектән торган, асылда беренче татар энциклопедиясе «Фәвакиһелҗөләса фил-әдәбият» (1884) фундаменталь хезмәте татар тарихында зур яңалык була.
К.Насыйриның фәнни хезмәтләренең күбесе татар халкы тарихын, Россия һәм гомумхалык тарихын өйрәнүгә багышлана.
Этнографиягә караган хезмәтләрендә бик күп халык сынамышлары, әкиятләр, әйтемнәр, җырлар, туй, мәет озату һәм башка гаилә йолалары тасвиры, татар халкының матди мәдәниятен тәшкил итүче йорт-җир, кием-салым, азык-төлек, халык медицинасы турында мәгълүматлар зур урын ала.
Галим тарафыннан табигать күренешләре турында татар телендә беренче фәнни-популяр «Буш вакыт» әсәре (1860) бастырыла (татар балалар әдәбиятының беренче үрнәге санала).
«Хисаплык, ягъни гыйльме хисап кагыйдәләре, яки арифметика вә һәм хисаплык мәсьәләләре» (1873), «Истыйляхат гыйльме һәндәсә» (1895), «Ысул җәгърафияи кабир» (1–3 кисәк, 1894–1899) дәреслекләре авторы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез