Канәгатьсез сатып алучылар саны елдан-ел арта

Теге яки бу товар, хезмәт күрсәтү буенча канәгатьсез кешеләр саны елдан-ел арта. Әйтик, узган ел Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенә 19 мең тирәсе кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 9 меңгә якыны кулланучылар хокукы буенча. Бу хакта журналистларга идарә җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова хәбәр итте.

– Узган ел урталарында безгә бер-бер артлы Иннополистагы Urban онлайн университеты белән килешү төзегән кешеләр шалтырата башлады. Кулланучылар белән килешү төзегәч, аларның укыту шартлары үзгәргән икән. Тик аннан соң университет хезмәткәрләре килешүне өзәргә теләгән кешеләр белән элемтәгә чыкмый башлаган. Алданган кешеләргә узган ел 80 млн сумны кире кайтара алдык, – дип сөйләде ул шау-шу уяткан вакыйгаларның берсе турында.

Дәгъва белдереп, дәүләт органнарына йөрүчеләр арасында төрле кеше бар. Ни гаҗәп, шикаять белән килүчеләр 8 Март бәйрәмнәреннән соң да арта икән. Күп кенә сатып алучылар чәчәк гөлләмәләренең сыйфатыннан канәгатьсезлек белдергән.

– Әгәр сатып алучы бернинди сәбәпсезгә шикаять белдерә икән, акчаны кире кайтарып булмаячак. Гөлләмәне саксызлык аркасында сатып алучы яки курьер бозса, анысы алар җаваплылыгында. Сезгә шиңгән, бозылган, ямьсезләнгән чәчәк алып киләләр икән, язмача гариза белән сатып алучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул исә аны ун көн эчендә карарга тиеш. Шул вакыттан соң да акчаны кире кайтарып бирергә теләмәсәләр, сатып алучы судка мөрәҗәгать итә ала, – дип аңлатты Юлия Булатова.

Бу очракта сатып алу турындагы чекның кулда булуы кирәк. Шулай ук әгәр гөлләмә кыйммәтрәк бәядән сатылган икән, кулланучы хактагы аерманы да соратып ала ала.

Болардан тыш, соңгы вакытта Роспотребнадзор идарәсенә бүләк итеп бирелгән карталар һәм сертификатлар буенча да сораулар күп килә башлаган. Белгечләр фикеренчә, кулланучыларны вакыт буенча чикләү (ягъни товарны яки хезмәт күрсәтүне билгеле бер вакытка кадәр алу, куллану) шулай ук дөрес түгел.

– Безнең мөрәҗәгатьтән соң «Золотое яблоко» челтәрләре сертификатларын куллану шартларын үзгәртте. Хәзер алар кулланучыларын вакыт ягыннан чикләми, – диде җитәкче.

Кызганыч, бу турыда сатып алучыларның барысы да белеп бетерми. Соңгы елларда акыллырак, аңлырак, белемлерәк кулланучылар күбрәк очраса да, өлкән яшьтәгеләр үз хокукларын белеп бетерми. Монысы Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова фикере.

– Ниндидер хезмәт күрсәтә торган (тәрәзә, ишек кую һ.б.) оешмаларга мөрәҗәгать итәсез икән, килешү төземичә, акчаны алдан түләп куярга ярамый. Гомумән, мондый адымга барганчы мең кат уйларга кирәк. Арзан бәягә кызыгып алданырга кирәкми. Мондый капкыннарга бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр эләгә. Кайвакыт кулланучылар ремонтның сыйфатыннан яки эшләнгән вакытыннан канәгать булмый. Яки фирма эшен ярты юлда калдырып, югалырга мөмкин. Мондый кыен хәлдә калмас өчен дә килешү кирәк. Ул кулда булса, судка да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гел сөйләп торсак та, кызганыч, кулланучылар бу турыда онытып җибәрә, – ди ул.

Җитди, озакка сузылган тикшерү эшләре белән беррәттән, кызыклы хәлләр дә очраштыргалый икән. Әйтик, бервакыт белгечләргә бер этнең хуҗабикәсе мөрәҗәгать иткән. Ул этен урамда йөртергә муенчак сатып алган булган. Ләкин өйгә кайткач, яшел муенчакның ак йонлы маэмайга туры килмәвен аңлаган. Кире кайтарырга теләгән, ләкин кибет товарны алып калып, акчаны кире кайтарып бирүдән баш тарткан. Бу очракта, билгеле, кибет хаклы, дип аңлатты Розалия Арсланова.

Шуннан соң белгеч сыйфатсыз товар темасына да кагалып узды. Аның сүзләренчә, мондый товарлар кибет киштәләреннән алына, ә җитештерүчеләр белән килешү өзелә. Соңгы алты елда мондый товарларның өлеше 10 проценттан 40 процентка кадәр арткан. Бигрәк тә сөт продуктлары (каймак, сөт, сыр, эремчек һәм атланмай) арасында ялган ризык күп очрый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре