«Дүшәмбедән башлыйм!» Ни өчен эшне кичектереп юанабыз?

Иртәгәгә кадәр түзәр әле. Яңа елдан яңа тормыш башлыйм. Дүшәмбедән ябыгырга тотынам. Таныш сүзләрме? Уйлаган эшләребезне, теләк-хыялларыбызны кичектерүдән дә җиңеле юктыр ул. Тик бу нәрсәсе белән куркыныч соң? Гомумән, без ни сәбәпле һаман иртәгәгә, дүшәмбегә һәм Яңа елга өметләнәбез?

«Дүшәмбедән башлыйм!» Ни өчен эшне кичектереп юанабыз?
шәхси архивтан

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә клиник психолог Гөлзар Вәлиева ярдәм итте.

– Ни сәбәпле кеше уй-теләкләрен, хыялларын иртәгәгә, дүшәмбегә яисә бөтенләй киләсе елга кадәр кичектерә? Бу каян чыккан гадәт?

– Татар кешесе бу исемлеккә әле Сабан туен да кыстыра (көлә). Безнең әтинең шундый сүзе бар: «Әй, Яңа ел үтте инде, хәзер Сабан туен көтәбез». Асылда, болар барысы да – кеше тормышындагы үзенә күрә бер башлангыч нокталар. Моны психология ягыннан да шулай тасвирларга була, шулай ук бу күренеш – культурологик басым, гореф-гадәтләр йогынтысыдыр инде ул. Без һәр яңа эшебезне чип-чиста биттән башларга омтылабыз. Ул үзенә күрә яңарыш, үзгәреш җиле кебек кабул ителәр. Культура ягыннан караганда, дүшәмбе – атна башы, Яңа ел – әле башланмаган, яңа чор. Һәм ниндидер яңа эшне нәкъ менә шундый чорда башлау – күңелгә үтеп кергән гадәт. Психология күзлегеннән караганда, «дүшәмбедән башлыйм» – үз-үзеңне тынычландыру өчен әйткән гап-гади сүзләр. Кеше күңелендә яралган бу уй, бу ният чын икән, аның белән бергә эчке курку, тулысынча әзер булмау хисе дә була бит.

Ниндидер бер сәбәп табып, эшлисе эшне һаман саен кичектереп килү прокрастинация дип атала. Ләкин безнең татарда бу сүз юк, бездә «ялкаулык» дигән сүз генә бар (көлә). Төптән уйлап карасаң, моның сәбәбе – эчке конфликт. Эшлисе эшебез безнең ихтыяҗ-теләкләргә туры килми икән, баш мие каршы килә башлый. Ә инде без моны теләсәк, нинди генә киртәләр очраса да, барыбер эшләп чыгабыз. Аннан соң, безнең баш миенә бөтен нәрсә җиңел генә кирәк. Аның артык көч сарыф итәсе килми. «Бүген ял итәм, иртәгә карармын әле» дигән сылтау да шуннан чыгарга мөмкин.

Прокрастинациянең тагын бер сәбәбе – үз-үзеңә артык зур таләпләр кую. «Менә башта әйбәтләп укыйм, өйрәнәм, шуннан соң гына башлыйм» – шулай дип әйтәбез дә эш башлауны һаман саен кичектерәбез. Кайчак идеаль шартлар эзләмәскә, ә тотарга да эшләргә кирәк. Аннары бүген күпләр эмоциональ «яну» (выгорание) кичерә. Кешенең нидер эшләргә хәле, көче бөтенләй юк. Ә бит организм шул рәвешле сигналлар җибәрә: «миңа ял кирәк» ди. Мондый чакта баш миенең бердәнбер теләге – яңа эш башлау түгел, ә исән калу.

– Калган эшкә кар ява, диләр бит. Менә шул һаман калдырып, кичектереп килгән эшләр белән нишләргә?

– Нидер эшләргә теләк уяна икән, аны шунда ук эшләргә кирәк. Кичектерә башлыйсың икән, кирәгеннән артык уйлана башлыйсың, «Кеше ни әйтер?», «Болай килешмәс инде», «Башкарып чыга алырмынмы?» ише шик керә.

Ә инде кичектергәнсең икән, ул эшләрне ниндидер бер зур, башкарып чыга алмаслык әйбер итеп кабул итмәскә кирәк. Шундый бер гыйбарә бар: «Филне телемләп ашарга кирәк». Әйтик, ремонт эшләргә кирәк. «Ой, шулкадәр авыр бит ул» дип карама син аңа, ә әкрен-әкрен генә эшлә. Каядыр матур, күңелеңә хуш килгән обой күрдеңме – алып куй. 10 минут вакытың булдымы, шул вакытта ни дә булса эшли тор. 10 минутта бетерәм, дип түгел, ә күпме өлгерә аласың – шул кадәр.

Аннан соң, ул кичектерелгән эшләр арасыннан кайсы мөһимрәк, кайсын эшләр өчен артык күп вакыт кирәк түгел, кайсын менә хәзер эшләп була – үзең өчен шуны билгеләп куярга кирәк.

Калган эшләр өстенә кар явып кына калмый, алар кешенең энергиясен суыра, көчен алып тора.

– «Кичектерелгән тормыш синдромы» төшенчәсе бар. Менә бу синдром кемнәргә күбрәк хас?

– Ниндидер күңел җәрәхәтләре, травма алган кешеләр. Кызганыч, заманча психология «травма» төшенчәсен бераз үзгәртте. Ул һәрвакыт начар әйбер генә булмый. Кеше күңел җәрәхәтләрен төзәтә алмый икән, һәрвакыт нидән дә булса качып яши. Әйтик, кулыбыз киселсә, без аның белән нәрсәдер эшли алмыйбыз. «Әй, төзәлсен әле, шуннан соң карармын», – дибез. Ул киселгән, аның нидер эшләргә мөмкинлеге бөтенләй юк. Күңел халәте белән дә шулай. Күңел (ягъни психика) китек икән, безне нидер тоткарлаган кебек була, без бер урыннан кузгала алмыйбыз. Бу – шактый җитди нәрсә. Мондый кешеләргә коучларның «Бар, тор, эшлә» ише сүзләре генә җитми. Асылда, күңелне савыктыру өстендә эшләү мөһим.

Аннан соң, бу күренеш үз-үзләренә артык зур таләпләр куйган кешеләргә дә хас. Алар өчен бар нәрсә дә идеаль булырга тиеш. Эшлисең икән – җиренә җиткереп кенә. Аннары бар нәрсәне дә контрольдә тотарга күнеккән кешеләргә дә хас бу синдром. Алар да перфекционистлар белән охшаш. Бөтен нәрсәне йөз кат тикшермичә, барламыйча, ниндидер эшкә тотынмыйлар. Моннан тыш, кайбер кешеләр нәрсәгә дә булса алынганчы үз-үзләренә «Башкалар ни әйтер?», «Бу эш миңа табыш китерәме?», «Мактауга лаекмы?» ише сораулар бирә, һәр эшне төптән уйлый, үзенә, дәрәҗәсенә туры килсә генә алына. Алар да тормышларын һаман саен кичектерә. 

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре