Бер мәлне иртән торып чыксам, шундый матур итеп кар явып киткән. Яңа яуган карның үз матурлыгы бар бит аның. Күпереп тора шундый, яңа туган бәхет шикелле. Кагылу гына түгел, аңа текәлебрәк карарга да куркыта, ныграк төбәлсәң, күзең тияр дә теге илаһи күренешнең берәр җире кителеп төшәр сыман тоела. Шундый назлы кар бөртекләре бит алар. Каяндыр төшкән саран яктылыкта да балкып китәләр, төрле төсләргә кереп җемелдәп алалар. Нәкъ тере шикеллеләр. Җаны бар гына түгел, алар синең белән сөйләшәләр дә кебек әле. Тик телләрен генә аңлап булмый. Кыскасы, җанны тибрәндерерлек хозурлык инде, күңелне канатландырырлык тылсымлы тамаша.
Мин шулай беркадәр сокланып утырдым. Тик матурлык ничек кенә ымсындыргыч булмасын, тормышның гамәли ягын да онытып булмый. Без җир кешеләре бит инде. Без хәтта күктән яуган карны да үзебезнең тәртипкә буйсындырып, җир кануны буенча читкәрәк өеп куярга тиешбез. Бәлки, шулай дөрестер дә. Читкәрәк көрәп ыргытсаң, аяк астында калып тапталмый бит инде ул. Юл да ачыла. Карга да рәхәт, кешегә дә.
Быел кар ярыйсы гына яуды. Мин баштарак: «И гел шушылай яуса, кайларга куеп бетерерсең?!» – дип борчылып та куйган идем. Тик ул безнең байлык һәм бәхет шикелле булып чыкты: башта күп булып күренә дә, соңыннан сиздермичә генә эреп югала… Менә бүген дә тез тиңентен яуган. Юл ачып куярга кирәк.
Тик мин кар көрәген таба алмадым. Шушында гына куйган идем бугай бит, дип әллә күпме урыннан эзләп карадым. Юк. Я берәрсе кереп эштән бүлдергәндер дә урынына илтеп куярга онытканмындыр инде. Каядыр сөялеп торгандыр да шуып киткәндер, хәзер кар астында калгандыр. Шулай булгандыр инде ул… Югыйсә берәр җирдән килеп чыгар иде…
Кар көрәген кар күмгән…
Бу уй башта сәеррәк ишетелде, аннан соң ниндидер фәлсәфи мәгънәгә иядер төсле тоелды. Кар көрәген кар күмгән… Чынлап та шулай бит. Юньле хуҗаның бар нәрсәсе дә үз урынында булырга тиеш. Кар көрәгеңне дә кар күмеп китәрлек булгач, син бик әйбәт кеше булып чыкмыйсың. Булдыксыз. Игътибарсыз. Таркау. Әллә нәрсәләр дип хурларга мөмкин. Ә үзең борыныңны әллә никадәр югары чөеп, әллә күпме мактанып йөри аласың. Хәтта башкалар да мактый ала. Тик кар көрәгеңне дә кар күмеп киткән икән, гафу ит…
Икенче төрле дә карарга мөмкин. Димәк, син бик мәшгуль кеше, эшең баштан ашкан, тормышның вак-төягенә игътибар итеп торыр хәлең юк. Кар көрәген генә түгел, бөтен нәрсәң белән бар дөньяңны кар күмсә дә, исең китми, чөнки син бик мөһим нәрсәләр белән шөгыльләнәсең… Бер карасаң, болай да дөрес. Ник әле син юк-барга дикъкать биреп, вакытыңны әрәм итәргә тиеш?! Яусын! Карның эше шул аның: кыш буена ява да, яз җиткәч, үзе эреп бетә. Турыдан-туры зыяны тими икән, көрим, дип маташасы да юк…
Фәлсәфә тирәсенә кереп китсәң, хәтта шундый кечкенә мәсьәләнең дә очына чыга алмыйсың. Иң яхшысы вакытында туктап калырга һәм юк-бар белән баш ватмаска. Мин дә өйгә кереп, язу өстәле янына утырдым. Кар кайгысы да, көрәк хәстәре дә юк әле монда… Эш хәттин ашкан…
Тик күпме генә утырсам да, берни дә майтарып булмады. Беләм инде, сәбәбе бер генә инде аның. Кар көрәген кар күмгән чөнки.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез