Без көтә торган идек. Авылга кунакка дип кайтасың да көтү чиратына эләгәсең. Көтү көтү ул рәтен белгән кешегә генә рәхәт. Рәтен беләсең икән, бөтен мал да сиңа шәхес, ким дигәндә акыллы җан иясе булып тоела. Ә белмәсәң – барысы да хайван. Хәтта үзеңә ярдәмләшергә дип чыккан иптәшең дә.
Безнең як урман ягы инде. Шуңа көтү урманга кермичә, аланнарда гына йөри икән, бу иң зур булдыксызлык билгесе булып чутлана иде. Урманга керергә кирәк. Ну, сыер анда әллә нинди үләннәр таба, яфраклар ашый, урманны да чистарта. Урманга да, сыерга да файда.
Вәт, без керәбез шул урманга. Сыер ул бик рәхмәтле хайван түгел: «Ходайның рәхмәте яусын сиңа, урманга керттең, безне бәхетле иттең», – дип тормый, шул урмандагы агачларның кайсын кая йолыккалап җиппәрә генә. Кайчагында иң кадерле булырга тиешле үләннәргә дә исе китми. Бара да бара. Хайван бит инде. Ә хайванны тыярга кирәк. Һәм син кычкырырга мәҗбүр буласың:
– Кая барасың! Борыл!
Теге борылмый. Алдына төшеп чыбыркы шартлатырга кирәк. Шуннан соң гына бөтен көтү башын күтәреп карый да: «Яп-яланаяк, борылырга кирәк икән бит», – дип, акрын гына кирегә уңайлый. Бер җаен белеп алгач, сиңа да акыл керә. Көтүнең башына басып, кирәкле якка боргалап кына йөртәсең. Я чыбыркы шартлатасың, я әрсез сыерның борынына сыздырып аласың – кайсы уңайлырак икәнен үзең сайлыйсың. Көтү әйбәт йөрсен өчен, аның артыннан куарга һәм башыннан борырга кирәк.
Куарга һәм тыярга кирәк. Хәтта куарга да кирәкми. Ул бер юнәлеш алган икән, үзе бара шул якка. Әйдәргә дә, куарга да кирәкми. Тыярга гына кирәк. «Анда барма, монда бар. Әй, борыл, ул якка ярамый!» – дип торырга. Шул вакытта көтү дә җайлы йөри, үзеңә дә көч килми.
Бу серләрне әйбәт көтүчеләр генә белә инде, чиратка чыгучылар белми. Чиратка гына чыккан булсам, бәлки мин дә белмәс идем. Тик миңа малай чакта көтү дә көтәргә туры килде. Шуңа бераз өйрәнеп калдым. Көтүче булдым, дип әйтәсем килми. Чөнки көтүче ул иң булдыксыз кешеләр язмышына төшкән бер эш кебек тоела иде бездә. Кулыннан бер эш тә килми икән, кеше көтүче була. Ниндидер эш килә икән, шуны кыландыра.
Хәзер дә мин авылга кайтам. Көтүгә чыкмыйм инде. Хәтта чиратка да. Мал да юк, йорт та әти-әнидән калган гына. Әмма чыккан кешеләрнең хәлен аңлап торам. Һәм хәзер элеккечә көтмиләр дә. Электр көтүче бар. Бер биләмәне чыбык белән әйләндереп алганнар да, шуны токка тоташтырганнар. «Кая барасың! Борыл, анаңны...» – дип кычкырырга да кирәкми. Электр тогы тавыш-тынсыз гына борып җибәрә. Кирәкмәгән җирләргә барудан тыя. Дөрес эшли, хайваннарны тыярга кирәк.
Мин сөенәм. Һәм интернеттан төрле тыюлар турында хәбәрләр ишетәм. Теге челтәрне тыярга! Болай эшләүне тыярга. Анысын тыярга, монысын тыярга... Мин электән көтү көткән егет, хайваннарны тыярга кирәклеген аңлыйм, әлбәттә. Мин кешенең дә хайваннар, аерым алганда, сөтимәрләр төркеменә каравын чамалыйм. Минем шул сөт имә торган бозауларны да тыйганым бар. Тик ни өчендер төрле почмаклардан яңгыраган тыю авазларына җан ияләшә алмый. Үземне бозау итеп тә, сыер итеп тә тоясым килми. Тыясы килми. Тик тыюлар бертуктаусыз төрле тарафлардан ишетелеп тора.
И без генә үзебезне кеше дип уйлыйбыздыр инде ул. Асылда без сыерлар шикелле үк берәр хайванбыздыр. Сыерлар да кайвакыт үзләрен кеше дип уйлагандай тоела бит. Үзеңне әллә кемнәр дип уйларга мөмкин. Бу әлегә тыелмаган. Син хәтта үзеңне Наполеон дип тә уйлый аласың. Тик бу синең табигатеңне үзгәртми. Син – кеше, димәк, сөтимәрләр төркемнә карый торган хайван. Хайван. Ә хайваннарны тыярга кирәк.
Кайвакыт мин үземне дә электр көтүче хөкемендәге мал итеп тоям.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез