Утызга җитеп килүче ханым инде ул. Ире, ике баласы бар. Үз фатирлары белән яшиләр. Бик бай дип әйтеп булмый, әмма үз тынгысызлыклары нәтиҗәсендә тормышларын җитеш итеп алып барырга тырышалар. Ире дә иртә таңнан кара төнгә кадәр эш дип чаба. Хатын үзе дә көне-төне эштә, хатын-кызның эше өйгә кайткач кабат башлана бит әле ул – ашарга пешер, өй җыештыр, кием-салымнарны пөхтә тот, балаларны кара... Мәңге бетмәле түгел...
Бу ханым бер мәлне үзенең биатасын яшь хатын белән күрә. Егерме биш яшьләр тирәсендәге зифа буйлы, матур йөзле гүзәл зат. Яхшы киенгән, бизәнгән-ясанган. Теләсә кайсы ир-атны каратырлык. Биатасы, киленен күрүгә, күзләрен читкә ала, килене дә сер бирми, бер-берсен танымаганга салышып узып китәләр. Очрашкач та аны-моны сиздермәскә тырышалар.
Эчен тырмый инде бу хәл килененең. Үз иренең әти-әнисе бит. Биатасы шундый гадәтле булгач, иренә дә шикләнеп карарга мөмкин. Тик ире Ходайга шөкер, бар белгәне эш тә гаилә. Тормышны сөйрәргә тырыша. Тел-теш тидерерлек җире юк.
Бианасы алдында да уңайсызлана. Әйтсәң дә яхшы түгел, әйтмәсәң дә авыр. Белгән көеңә бианаңнан көлеп йөргән кебек бит. Әйтсәң, биатаңны саткан шикелле. Ике ут арасында яшәгән сыман.
Килен белән биана арасы ул гел генә ал да гөл булып тормый, төрле вакытлары була. Кайчагында бианасы бөтенләй чыгырыннан чыгара. Менә шундый вакытларда, тегенең йөзенә карап, барысын да бәреп әйтәсе килә. Ләкин ханым тыелып кала. Кайнә-килен арасындагы андый гына кытыршылыклар бөтен гаиләдә дә була ич, бөтен вак-төяккә дә игътибар итмәсәң, бианасы бик начар да түгел. Балаларын да карашырга тырыша, килсәң-китсәң, якты йөз, сыйлы табын белән каршылый. Артыннан чәйнәнеп, теләсә нәрсә сөйләп тә йөрми бугай. Бик үз итеп тә тормый инде анысы. Читләтебрәк, түбәнсетебрәк караган чаклары да бар. Тик анысына гына түзәсең, үз әниең түгел бит.
Менә шундыйрак уйлар эчендә яши инде бу ханым. Беркемгә бер сүз ычкындырмый. Ахырдан үзе дә тынычлана төшә. Бәлки ул бөтенләй сөяркәсе түгелдер. Кем белән култыклашып узмас инде андый ир-ат... Хезмәттәше дә, ерак туганы да, якын танышы да булырга мөмкин. Араларында аерым бер җылылык сизелсә дә, сөяркә дип өзеп әйтерлек берни дә сизелмәде бит. Дустының кызы да булырга мөмкин. Кем булса да була инде, аның эше түгел.
Шулай да бианасы белән бер талашканда әйтеп сала моны килене. Үч итеп әйтә. Ире белән театрга барыр алдыннан балаларын бианасына калдырырга дип килә. Шуннан тегесе моның киемнәреннән көлә башлый:
– Шундый әрпеш киенеп театрга баралармыни?! Сине бу кыяфәтеңдә якын да китермәячәкләр анда...
– Әле мин эштән генә, – дип аклана килене. – Кайтып өстемне алыштырам, әлбәттә.
Тик бианасы ишетми. Бәйләнүен белә. Гомергә киенә белмәдең, гомергә тегеләй булдың, гомергә болай булдың... Кереп китә инде шулай килененең кимчелекләрен тикшерүгә. Һәм ханым түзми, ярып сала:
– Аның каравы минем ирем егерме биш яшьлек гүзәлләр артыннан чапмый!
Бианасы бер мизгелгә катып кала.
– Нәрсә?! – ди ул бераз һушына килгәч һәм кычкырып көлеп җибәрә. – Мескен! Ничек кенә чаба әле. Ул егерме биш яшьлек кыздан аның улы да бар!
Соңыннан ачыклана инде, биатасы белән култыклашып барган теге гүзәл үз иренең сөяркәсе булган икән. Икенче хатыны дисәң, дөресрәктер дә. Аларның кечкенә балалары да бар икән. Киленен урамда очратулары турында биатасы кайту белән сөйләгән булган.
Шундый хәлләр менә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез