Газетага язылу

Кара диңгез буйларында мазут... Быел кая барырга?

Ял итеп кем туйган? Өлгерләр инде бүгеннән үк 2025 елда кайда ял итәсен хәл итеп, «кайнар» юлламаларны күзли башлады. Кемдер әле сабыр итә. Шунысы борчый: Россиядәге эссе кояш быел күләгәдә калмагае. Кара диңгез буйларында мазут таралу сәбәпле, анда ял итүләр әле һаман да шик астында кала бирә. Алмаш эзләп, кая барырга? Сәяхәтне алдан планлаштыру нәрсәсе белән отышлы? «ВТ» хәбәрчесе ялга җыенучыларга киңәшләр туплады.

Былтыр ничек булган?

Быел кемнәр кайда ял итәр дип фаразларга әле иртәрәк. Шуңа да 2024 елда  туризм тармагы ничек көн иткәненә күз салыйк.

Россиядә ял итүчеләр саны арту, «барысы да кергән» форматының популярлашуы, автотуризм һәм алдан бронь ясау... Россия туриндустрия берлеге президенты Илья Уманский узып киткән 2024 елның нәтиҗәләре әнә шундый ди.

Ялын Краснодар крае, Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Татарстан, Кырым һәм Калининград өлкәләренә тәгаенләүчеләр аеруча күп булган. Эчке туризм дигәндә, үсешне Кырым (+48%), Калмыкия (+48%), Архангельск өлкәсе (+34,3%), Коми (+30%), Мурманск өлкәсе (+30%), Тыва (+29%), Пенза өлкәсе (+29%), Мәскәү өлкәсе (+27%), Мордовия (+27%) күрсәткән. Илья Уманский аңлатканча, бу күбесенчә инфраструктура үсеше, әлеге төбәкләрдә төрле вакыйгаларның узуы, шулай ук россиялеләрнең илдәге төрле халыкларының мәдәниятенә, көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә якынаерга теләве нәтиҗәсе дә.

Автотуризм дигәннән, былтыр ил эчендә машинага утырып 25 млн сәфәр кылынган, ди. Иң күбе – Краснодар краенда. Белгеч автотуризмның популярлыгын авиабилет хакларының артуында да күрә.

Билет хакы димәктән. Илья Уманский анысын да санап күрсәтте. Әйтик, Мәскәү–Сочи–Мәскәү маршрутына билетның уртача хакы 48 123 сумга төшкән (+40%). Санкт-Петербургтан Сочига очу 54 137 сумлык булган (+30%). Казан–Сочи–Казан маршруты өчен уртача 51 179 сум акча тотылган (+47%).

Алмаш табылырмы?

Социаль челтәрләрдә, Кара диңгез ярына барырга җыенган халык юлламаларын инде кире кайтара башлады, дигән хәбәрләр таралды. Сүз бигрәк тә балалар лагерьлары турында бара. Билгеле, иминлекне өстенлек итеп күргәннәр, вазгыять тулысынча уңай якка авышмыйча, экологик яктан куркынычсыз саналмаган урынга ялга бармаячак. Ә алмаш табып буламы соң?

– Ялсыз да каласы килми, диңгезне дә күрәсе килә дигәннәргә Дагыстан, Калининград өлкәсе курортларын тәкъдим итәргә мөмкин. Калининградта Балтыйк диңгезе бар. Аннан, мазут ташудан Кара диңгезнең бөтен яр буйлары да зыян күрмәде бит. Россиялеләр өчен Сочи пляжлары ачык, – ди турагент булып эшләүче Мария Казакова. – Россиядә матур урыннар күп бит ул. Алтай, Карелияне, Камчатканы күрергә менә дигән мөмкинлек. Миңа калса, әлегә Кара диңгез ярына сатып алган юлламалардан баш тартырга иртәрәк. Сүз бит Анапа турында гына бара. Вазгыять контрольгә алыныр дип өметләнүчеләр бар әле.

Мариядан ялны иртәрәк планлаштыру өстенлекләре турында да сораштык.

– Алдан ук броньлауның туристлар өчен уңай яклары күп. Беренчедән, сайлау мөмкинлеге. Яз-җәй айларында, гадәттә, кунакханәләргә сорау бик зур була. Шуңа күрә алдан аяк киенсәк ярый. Туроператорлар да, кунакханәләр дә иртә бронь ясаган кешеләргә төрле ташламалар, махсус бәяләр, акцияләр тәкъдим итә. Әйтик, шәхси трансфер, бүлмә категориясен яхшырту мөмкинлеге, – диде ул. – Иң төп «плюс», әлбәттә, җәйге ял бәясе өчен борчыласы юк. Сум, нефть, доллар уеннары да сезгә йогынты ясамый инде. Һәм, миңа калса, психологик ягы да бар: алда мине ял көтә дип эшләү рәхәтлек өсти бит ул.

ФИКЕР

Резеда СӘЛӘХОВА, Татарстанның атказанган артисты:

– Сәяхәт итәргә би-ик яратам! Аның кешегә ни дәрәҗәдә кирәклеген, ни дәрәҗәдә уңай тәэсир итүен аңлыйм, шуңа күрә сәяхәтләр кирәк, мөмкинлек барда ял итәргә тырышабыз. Доминикана, Кытай, Мисыр, Италия, Төркия, Чехия, Индонезия, Франция кебек илләрдә ял иткән бар. Спектакльләр белән, эш буенча Финляндия, Чехия, Бельгия, Төркиядә булдык. Алдан юллама сатып алып кую гадәте юк безнең. Безнең эш графигы бик үзгәрүчән бит. Көне килеп җиткәч кенә алабыз инде ул путевканы. Әле җәйгә кадәр вакыт күп бит, ничек булыр, нәрсә булыр – кем белә. Насыйбы булса, тешне сындырып та керә ул.

Бу елның гыйнварында Кытайда, Балида ял итеп кайттым. Кышын җәйгә эләктем! О-о, бу аерым бер ләззәт икән! Сәяхәтем уңай тәэсирләр калдырды, энергия, көч тупладым! Шуннан кайткач, ирем Артемга, сәяхәтне алдан планлаштырыйк та эшне шуннан чыгып билгеләрбез, дидем. Әлегә бу сөйләшү сүздә генә калды (көлә).

Сәяхәт иткәндә, яңа илләргә бару яклы без. Бигрәк тә иремә бу мөһим. Яңа урын, яңа кешеләр, яңа мәдәният, яңа архитектура кирәк аңа. Миңа инде ял булса җитә дә (көлә).

Ринат ГАЛИӘХМӘТОВ, блогер:

– Сәяхәт итәргә яратам, әмма самолетта очарга бик куркам. Шуңа да карамастан, ел да кая да булса очарга тырышабыз. Былтыр хатыным белән Санкт-Петербургка, бер төркем блогерлар белән җыйнаулашып Дагыстанга бардык. Ел азагында Мисырга барып кайттык. Дубайда, Төркиядә булганыбыз бар.

Үз гомеремдә Россиянең бик күп шәһәрләре буенча сәяхәт иткәнем булды. Орел, Новосибирск, Екатеринбург, Төмән, дисеңме. Әйткәнемчә, самолетта очу – минем өчен зур стресс. Шуңа да, мөмкинлек булса, өстенлекне поездга бирер идем.

Узган атнада гына бер төркем блогерлар белән очрашып, быел кайларга барасыбызны сөйләшеп утырдык. Осетиягә җыенабыз. Әмма баланы калдыру мәшәкатьләре бар бит әле. Бала белән ял – ял түгел, эш инде ул (көлә). Шуңа әле ничегрәк итәсе булыр дип уйланам.

Зөһрә КӘРИМОВА, психолог:

– Шушы арада Истанбулга йә Бакуга сәяхәткә җыенам. Гадәттә, елына берничә җирдә булып кайтам, шуңа күрә быел да бу ике ил белән генә чикләнермен дип уйламыйм. 4–5 ел элек булган бәяләр юк инде ул хәзер. Сәяхәт итү күпкә кыйммәтләнде. Яз-җәйгә бәяләр тагын да үсәчәк. Сәяхәт итәргә бик яратам. Берничә тапкыр Төркиядә, моннан тыш Вьетнам, Грузия, Әрмәнстан, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Австрия, Венгриядә булганым бар.

АЛДАНМА!

Ялган сайтлар (фишинг сайтлар). Мошенниклар бик яратып куллана торган алдау төре – ялган сайтлар ачу. Алар үзләрен популяр туристлык компанияләре, кунакханә, хәтта авиакомпанияләр исеме астында бик оста яшереп, халыкны алдый. Мондый тозакка эләкмәс өчен, нишләргә? Тикшерергә! Сайтның адресы, аңа бәйле мәгълүмат, башка кешеләрнең кайтавазлары – болар барысы да бик мөһим. Сайтның рәсми булуын махсус хезмәт аша да тикшерергә мөмкин. Иң мөһиме – иренмәскә.

Дөрес итеп түлә. Турфирма аша юллама сатып аласыз икән, акчаны аның исәп-хисап счетына күчерергә кирәк. Әгәр дә сездән шәхси картага күчерүне таләп итәләр икән, уйланырга җирлек бар дигән сүз.

Реестр. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы сайтында туроператор һәм турагентларның бердәм реестры бар. Гади генә әйткәндә, бу – сәяхәтләр оештырырга һәм юлламалар сатарга хокукы булган юридик затлар исемлеге. Рәсми сайт аша тикшерү мошенниклар тозагына эләгүдән коткарырга мөмкин.

Ышанма сурәтенә! Сәяхәт иткәндә күпчелек йорт яисә фатир арендалап яши. Мошенниклар да моны белә һәм халыкның ышанычыннан файдалана. Әйтик, кырыгалдарлар чынбарлыкка якын да килмәгән фатир сурәтләрен, аңа туры килмәгән тасвирламалар урнаштырып, туристларны җәлеп итә. Алдан түләп куюны да сорарга мөмкиннәр. Фотоларны эзләү системаларында тикшерергә («поисковик»), фатир адресын картадан карап, чынбарлыкта булу-булмавын ачыкларга була. Турист җинаятьчеләр кулына эләксә, аңа шунда ук полициягә мөрәҗәгать итеп, барлык чек, ике арада барган аралашуның скриншотын һәм торак турында белдерүнең сылтамаларын күрсәтергә кирәк булачак. Шулай ук Роскомнадзорга да зарланырга мөмкин.

SuperJob хезмәте ачыклаганча, илдә яшәүчеләрнең 62 проценты ял вакытын җәйгә туры китермәкче. 18 процентына – көзен, 7 процентына – язын, 5 процентына кышын ял итү уңайлырак. 8 проценты кайчан ял итсә дә риза икән.

2024 елда россиялеләр кайсы илләргә ешрак чыккан

1 Төркия

2 Абхазия

3 Казахстан

4 БГӘ

5 Кытай

6 Мисыр

7 Грузия

8 Таиланд

9 Армения

10 Азәрбайҗан

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре