Кара җиләкнең йөрәк авыруыннан интегүчеләргә ничек ярдәм итүен аңлатканнар

Кара бөрлегән (ежевика) – бик файдалы җиләк. Йөрәкнең сәламәтлеген кайгыртуга ярдәм итә, кан басымын көйли, кан тамырларын ныгыта, “начар” холестеринны киметә. Антоциан, кверцетин һәм эллаговая кислота кебек бик күп антиоксидантлардан тора, дип сөйләп үткән нутрициолог Екатерина Гузман “Газета.Ru” хәбәрчесенә.

Антиоксидантлар, организм күзәнәкләрен хәтәр молекулалардан (фәндә ирекле радикаллар дип йөртелә) саклап, йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авырулары куркынычын киметә һәм картаюны акрынайта. Шулай ук бу җиләктә иммунитетны ныгытуга ярдәм итәрдәй С витамины күп. Моннан тыш кара бөрлегәндә ашкайнату системасының көйле эшләве өчен кирәкле клетчатка да байтак.

Җиләк шулай ук акыл сәләтен, хәтер һәм игътибарны яхшырта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре