Картлыкны чигерә: табиб организмны яшәртә һәм чистарта торган ризыкларны атады

Организмдагы шлак һәм токсиннардан котылу өчен кайбер ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Ә инде организмның “пычрак” булуы кешенең аксымлы, шулай ук А, D, E, K витаминнары һәм май кислоталарына бай булган ризыкларны тиешенчә кулланмавы турында сөйли. Нәкъ менә шулар бавырның (ә ул кирәкмәгән бөтен әйберне чыгара) әйбәт эшләвен тәэмин итә. “Российская Газета”, медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог, гепатолог Сергей Вялов сүзләренә таянып, шулай дип яза.

“Бавырны ниндидер ысуллар белән чистартырга кирәкми, аны тиешенчә “тукландырсаң”, шул җитә”, – дип язган белгеч үзенең телеграм-каналында.
Табиб әйтүенчә, тиешенчә “тукланган” бавыр барысын да үзе эшли – кирәкмәс әйберләрне үзе чыгара.

Белгеч шпинат һәм йомырка кебек ризыкларга игътибар бирергә киңәш иткән. Алар бавыр өчен мөһим витаминнардан тора. Ризыкны файдалы майлар белән (мәсәлән, авокадо мае) белән ашаганда, витаминнар яхшырак үзләштерелә.

“Дөрес тукланырга тырышыгыз һәм сәламәт булыгыз! Бавыр гадәти ризыклардан да үзенә кирәкле матдәләр ала һәм аларны организмны чистарту өчен куллана”, – дип тагын бер кат басым ясап әйткән табиб.

Сүз уңаеннан, бавыр өчен бик мөһим витамин – Е витамины. Күзәнәкләргә зыян килүдән һәм вакытыннан алда картаюдан саклый ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре