Август аенда АКШтагы Миннеаполис каласында урнашкан католиклар мәктәбендәге атыштан соң ил вице-президенты Джей Вэнс болай дип белдерде: «Мондый хәлләр АКШта артык еш кабатлана. Игътибар белән карасаң, минемчә, бездә чыннан да акыл саулыгы кризисы бар. Без психик сәламәтлек өчен даруларны дөньядагы башка теләсә кайсы халыкка караганда күбрәк кулланабыз. Моның сәбәпләре турында катлаулы сораулар бирә башлар вакыт җитте». Чынлап та, урамнарда, мәктәпләрдә булган атышлар саны буенча беренчелекне иң бай илләрнең берсе саналган Америка тота. Атна саен диярлек анда шундый бер күңелсез хәл булмый калмый. Психикасы сәламәт кеше коралсыз кешеләргә ут ачмый инде ул.
Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы (БСО) соңгы докладларының берсендә дөньяда 1 миллиардтан артык кеше психика тотрыксызлыгыннан интегә дип белдерә. Җир шарында 8 миллиард тирәсе кеше яшәвен истә тотсак, авыручылар саны бик зур. Акылга бәйле чир озак вакыт эшкә сәләтлелекне югалтып тору буенча икенче урында тора һәм дөнья икътисадына чамасыз зур зыян сала икән. БСО белгечләре икътисадый югалтулар 1 триллион долларга җитә дип белдерә. Чагыштырыгыз: Россиянең эчке тулай продукты, ягъни бер ел буе җитештергәне 2 триллион доллардан аз гына артык.
Кешеләр психик сәламәтлеккә бәйле проблемалардан антидепрессантлар эчеп котылмакчы булалар. Антидепрессантлар куллану рейтингында, чынлап та, АКШ беренче урында тора. Исландия аннан аз гына калыша. Беренчесендә 1000 кешенең 110 ы антидепрессантлардан башка тора алмый, икенчсендә – 106. Лидерлар арасында Канада, Австралия, Дания, Швеция, Бөекбритания, Бельгия кебек илләр. Игътибар итегез: икътисадый яктан алга киткән илләрдә яшәүчеләр болар. Әмма психиканы тәртиптә тотмакчы булып, даруларны чамасыз күп эчәләр. Проблема Люксембург кебек кечкенә, әмма бай илдә дә кискен. Французлар, немецлар, итальяннар да дару эчеп тынычланмакчы була.
Антидепрессантлар куллану Россиядә дә соңгы елларда кискен темплар белән үсә. Башта халык ковидлы елларны авыр кичерде, аннан соң СВОга бәйле проблемалар калкып чыкты. 2025 елның беренче яртысында илдә транквилизаторлар һәм антидепрессантлар сатып алуга 4,6 миллиард сум акча тотылган дип хәбәр итә безгә мәгълүмат кыры. Бу – соңгы өч елдагы иң югары күрсәткеч. Һәр бишенче россияле шундый дарулар куллана дигән хәбәр дә күрә алабыз. Тынычландыргыч даруны иң күп эчә торган төбәкләр – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Краснодар крае. Кешеләр кайда яшәргә омтылалар әле? Башкалаларда, чөнки аларда хезмәт хаклары да әйбәт, пенсияләр дә югары, башка матди критерийлар буенча да алда баралар. Әмма күрәбез: матди байлыклар рәхәт тормыш гарантияләми. Менә шунысы гаҗәп тә инде аның: тормышның матди ягы белән мавыгу бәхетле итми. Суицидлар статистикасын карасак та инана алабыз моңа. Тормыштан туючылар күплеге ягыннан һаман да шул икътисадый яктан алга киткән илләр интегә.
Заман фәне акыл саулыгын югалтучыларга яхшы дәва тәкъдим итә алмый. Көнбатышлылар үзләре таный: «Яңа гына үткәрелгән тикшеренү күрсәтте: клиник депрессия белән авыручы европалылар арасында авыр форма белән интегүчеләр дарулардан да, психотерапиядән дә файда тапмый. Моннан тыш, психотерапевтларга ешрак социаль һәм икътисадый яктан уңай хәлдәге кешеләр мөрәҗәгать итә», – диләр. Клиник депрессия дәрәҗәсе соңгы 30 елда ике тапкыр артты дип тә өстиләр әле. Һәм нәтиҗә ясыйлар: 150 ел дәвамында психиатрия фәне бер генә мәсьәләне дә чишә алмады. Аптырагач, көнбатышлылар психоделиклар – психоактив матдәләр, чынлыкта наркотикларны көндәлек тормышка кертеп карыйлар. «Файдасы бармы?» – диярсез инде. Сатучылар өчен бар. Кулланучыларның акылга бәйле проблемаларын арттыралар гына. Зыянсыз дип саналган антидепрессантлар да сәламәтлеккә шактый зыян салырга мөмкин. Белгечләр, әйтик, ул дарулар сексуаль тормышны үтерә, диләр.
Хәзер бит кеше психикасы шундый: россиялеләр хәтта җылы кыштан зарланып та табибларга мөрәҗәгать итә. Алар шомланудан, депрессиядән, шизофрения һәм биполяр бозылудан зарланалар.
Хәзерге җәмгыятьнең тагын бер камчысы – ялгызлык. Аралашу чараларының киң таралуына карамастан, Җир шарында һәр алтынчы кеше ялгызлыктан интегә, ди Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы. Шунысын да исәпләп чыгарганнар: ялгызлык аркасында планетада бер сәгатьтә йөзләп кеше үлә. Япониядә эш шуңа барып җите: кешеләр гадәттә ялгыз үлә, аларның үлүен белмичә, атналар, айлар буе ятарга мөмкиннәр. Кояш чыгышы илендә икенче торак базарында бәяләрне дә анда мәетнең күпме ятканына карап куялар. Бер атна ятса, бәя бер төсле, айдан артык булса, күпкә түбәнрәк һәм шулай дәвам итә.
Менталь сәламәтлек – акыл саулыгын югалтудан музыка, сәнгать, әдәбият ярдәмендә котылырга тырышу да булышмый. 1926 елда атаклы психиатрга ябыгып беткән пациент килә, сәбәпсез сагыштан һәм апатиядән зарлана, шулар аркасында йоклый да, ашый да алмавын әйтә. Табиб аңа шундый дәва яза: юмористик хикәяләр укы, ди һәм… Зощенко хикәяләрен тәкъдим итә. «Ул Зощенко гаҗәп күңелле кеше!» – дигән бәя бирә. «Доктор, – ди авыру, авыр сулап, – эш шунда: мин шул Зощенко инде».
Югарыда язылганнарны укыгач, мөшкеллек чишеп булмас дәрәҗәдә тоела башлагандыр. Чишелеше бар аның ләкин, әмма адәм балалары ул чишелештән бар көчләренә кача. «Бәкара» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә бирә дәваны. Җәннәттән чыгарып, Җиргә озатканда Адәм һәм Һавага әйтә: «…Миннән сезгә һидаятькә (туры юлга) күндерә торган сүзләр килер. Кем шуңа иярсә, аңа курку һәм кайгы булмас», – ди («Бәкара», аять 38). Бердәнбер ышанычлы дәва бирә торган ул рецептны куллану өчен Коръәнне өйрәнергә кирәк, әлбәттә, һәм файдаланырга. Бик азлар гына куллана шул ул дәваны. Кешелек җәмгыятен иңләп алып килә торган акыл чирләре эпидемиясенең төп сәбәбе дә шул. Сәбәпне бетермичә, нәтиҗә белән көрәшү күреп торасыз: бер файда да бирми. Кешеләр психотерапевтлардан ярдәм көтә, алар исә әйтә: дәва сеансыннан соң үзебезгә дәва кирәк, диләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез