Казан аэропортыннан Чаллыга кадәр тимер юл төзергә ниятлиләр

Татарстанда Казан аэропортыннан Чаллыга кадәр тимер юл төзеләчәк. Яңа тимер юл 2060 елларда пәйда булырга мөмкин. Республиканың Киңлекләрне планлаштыру институты директоры Олег Григорьев шулай дип белдергән.

“Тимер юл мастер-планга һәм генераль планнарга салынган. Ул аэропорт юлын дәвам итеп, Сокуры астыннан китәчәк һәм Лаеш, Алексеевск, Чистай, Түбән Кама, Чаллыны үз эченә алачак. 2060 елларда Горький белән Куйбышев тимер юллары арасында шундый бәйләнешнең барлыкка киләсенә ышанам”, – дип сөйләп үткән ул.

Алга таба Лаеш районында төзеләчәк “Казань-Марина” курорт үзәгенә дә тимер юл сузу күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре