Борын-борын заманда, үткәннәр белән бүгенге заман очрашкан урында «Казан арты» дигән проект барлыкка килгән. Мәдәният әһелләре катнашындагы күңел ачу тапшыруыннан гыйбарәт ул. Тапшыруның нигезендә – татар әкиятләре һәм риваятьләренә корылган өстәл уены. Әлеге проект авторларының берсе Илдар Фатыйхов белән аның үзенчәлекләре турында сөйләштек.
– Илдар, бераз үзегез турында сөйләгез әле.
– Тумышым белән Мөслим егете мин. Ун еллап Казанда яшим. 17 ел тирәсе монтаж белән шөгыльләнәм. Монтаж режиссеры буларак «Микулай», «Әпипә», «Не верю», «Представь» кебек кинокартиналар әзерләүдә катнаштым, портфолиода шактый гына документаль фильмнар да бар.
– Татарча өстәл уены ясау идеясе ничек килде?
– Мин кечкенәдән өстәл уеннары белән җенләнәм. Шулай берсендә мин «Dungeons & Dragons» («Подземелья и драконы») уены белән мавыгып киттем. Бу уен тирәнлеге, чиксез мөмкинлекләре белән җәлеп итте. Һәм мин аны өйрәнә башладым.
2024 ел ахырында Рабит Батулла белән әңгәмәгә юлыктым. Ул анда без ияләнгән образларга башка яктан караш ташларга чакыра. «Асылда, Шүрәле дә, Су Анасы да – уңай персонажлар», – ди ул. Бу сүзләр мине уйланырга этәрде. Һәм минем әкият геройларын башка – яхшы яктан күрсәтәсем килде. Шулай итеп, татар мифологиясенә нигезләнгән тулы бер галәм уйлап табарга һәм аны өстәл уены форматында тәкъдим итәргә кирәк дигән фикер туды.
– «Казан арты» уенының командасы зурмы?
– Командабыз зур түгел, әмма бик көчле. Сценарий язарга Гөлнара Әхмәтова һәм Александр Иванов ярдәм итте. Сәнгать җитәкчесе Илшат Рәхимбай иҗади яктан булышты. Рәссамыбыз – Арина Батовая.
– Фэнтези белән татар мәдәниятен ничек берләштерә алдыгыз?
– Татарларның халык авыз иҗаты чынбарлык белән әкияти дөньяны бер-берсенә бәйләгән әсәрләргә бик бай. Без уен өчен уйлап табылган дөньяны татар мәдәниятенә яраклаштырырга тырышмадык, ә бары тик аны татарча сөйләштерә башладык.
– Нинди мифларга нигезләндегез?
– Беренче чыгарылыш Карга боткасы бәйрәме фонында бара. Без махсус рәвештә үткәнне бүгенге белән бәйләдек. Татар халык әкиятләрен күбесенчә үткән белән бәйләргә яратсак та, безнең заманча элементлар өстисебез килде. Әйтик, уенда тылсымлы көзге барлыкка килергә мөмкин. Ул инде бүген популяр булган «тавышлы ярдәмче»гә охшатып уйлап табылды.
– Ничек кенә карасаң да, бу – уен. Уенда традицияләргә хөрмәтне ничек саклыйсыз?
– Без татар мәдәниятенең, аның миф һәм риваятьләренең рухын саклап калырга тырышабыз, әмма импровизациягә дә урын калдырабыз. Хәтта борынгы хикәятләрдә дә һәр хикәяләүче үзенекен өстәгән бит. Иң мөһиме: бу галәмнең нигезендә традицияләр булсын, ә уенчылар үзләрен кунаклар итеп түгел, ә авторлар буларак хис итсен.
– Беренче уенчылардан ниндирәк фикерләр килде?
– Бу уенны беренче генә күрүләре булса да, аны шактый тиз отып алдылар. Гәрчә ул шактый катлаулы. Рәхәтләнеп уйнаганнардыр дип өметләнәсе килә.
– Тарихчылар, татар җәмәгатьчелеге фикерен белдердеме әле?
– Әлегә тискәре фикерләр ишетелмәде. Тарихчылар да, язучылар да, гомумән, татар җәмәгатьчелеге бу уенны уңай кабул итәр дип өметләнәбез.
– Сезнең уенны уйнап карарга теләүчеләр булыр. Аны сатуга чыгарырга уйлыйсызмы?
– Әлегә без шушы уен нигезендә күңел ачу форматында төшерү белән мәшгуль. Анда без татар мәдәнияте вәкилләрен чакырабыз. Киләчәктә исә шушы проект кысасында сату өчен өстәл уены булдырырга хыялланабыз. Моның өчен бөтенләй башка ресурслар кирәк, әлбәттә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез