Башта Түбән Новгородка кадәрге өлешен салачаклар. 2032 елдан Түбән Новгородтан Казанга кадәрге өлешен төзү күздә тотыла.
Мәскәү-Казан-Екатеринбург тимер юлы ВСМ-2 “Восток” дип атала. Озынлыгы 1532 чакрым чамасы булачак. Тимер юл Мәскәүдән Казанга кайту вакытын 11,5 сәгатьтән 3,5 сәгатькә калдыру мөмкинлеге бирәчәк. Мәскәү белән Екатеринбург арасын исә 6,5-8 сәгать эчендә (25-28 сәгать урынына) узып булачак. Юлның 4 триллион сумга төшүе карала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез