Бүген Казан елга портының 12 нче причалында «Урал» һәм «Ике башкала» теплоходлары бәрелешкән. Бәрелеш суднолар пассажир причалына якынлашкан вакытта була.
Бәхеткә, зыян күрүчеләр һәм җитди имгәнүләр алучылар булмаган. Әмма «Ике башкала» теплоходында төп һәм икенче палубалардагы дүрт пиллерс зыян күргән. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез