8 июльдә Мәскәүдә узган “Россия” халыкара күргәзмәсендә ил кондитерлары Россия флагы рәвешендәге иң зур торт ясап, дөнья рекорды куйган. Алар арасында Казанда яшәүче 38 яшьлек Дилбәр Вильданова да бар. 6 метрга 4 метрлы, авырлыгы 1,5 тоннадан артык булган торт бу. Аны ничек ясаулары турында якташыбыздан сораштык.
Бу проектта танылган кондитерлар Марина һәм Максим Синицкийлар белән илнең 30 төбәгеннән пешекчеләр катнашкан. Рекорд “Интеррекорд” Халыкара рекордлар китабында теркәлгән.
– Татлы “әләм” бәйрәмнең күрке иде. Ул илнең бердәмлеген, горурлыгын чагылдырды. Каймаклы крем, җиләкле джемнан торган бисквит торты иде ул. Моннан тыш, Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә биеклеге 2 метрлы ромашка формасындагы тагын бер торт әзерләдек. Барысына дүрт көн вакыт китте. Ике смена эшләргә туры килде. Команда дус иде, бер гаилә кебек яшәдек. Шуңа күрә кыенлыгы булмады, –ди Дилбәр. –Үзем өчен зур тәҗрибә тупладым. Теләгем тормышка ашты. Кондитер студиям бар. Хәзер яңа проектлар булдырасым килә. Яшермим, бу проектка баргач, үземне йолдыз кебек хис иттем.
– Бик матур патриотик торт килеп чыккан. Соңыннан нишләттегез? –дип сорадык аннан.
–Чарада катнашучыларны сыйладык, үзебез дә авыз иттек. Ашарга бер дә кызганыч булмады, –дип елмая Дилбәр.
Дилбәр үзе Азнакай кызы. Белгечлеге буенча юрист. Укып бетергәч, төрле урыннарда эшләгән. Кияүгә чыгып, декрет ялына киткәч, яңа шөгыль тапкан. Әминәгә 1 яшь тулгач, өендә тик утырасы килми. Тортлар ясау буенча мастер-класска язылып, тәҗрибә туплый да заказлар кабул итә башлый. 2021 елда аны ресторанга шеф-кондитер итеп чакыралар, үзенчәлекле десертлар ясый. Узган ел үз студиясен ачкан.
– Кечкенә чакта ук пешерергә яраттым. Әнинең мичләрен дә вата идем. Дөрес итеп пешермәгән вакытлар да булды. Тәмле булмаса да, әти, маладис кызым, дип мактый иде. 6 яшьтә беренче бәлешемне пешердем. Шуның өчен миңа әтинең дусты алтынсу йөгертелгән кашык, чәнечкеләр җыелмасы бүләк итте. Менә шул истә калган. Тәмле пешерергә һәм кешеләрне сыйларга яратам мин, –ди Дилбәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез