Казан пешекчеләре Индонезиядә уза торган халыкара аш-су осталары ярышында беренче тапкыр катнаша

9-11 октябрь көннәрендә Җакартада (Индонезия) ISEF 2025 форумы кысаларында «IN2HCC» халыкара аш-су осталары ярышлары уза.

Татарстанның ресторан индустриясе вәкилләре беренче тапкыр Индонезиядә уза торган масштаблы, халыкара кулинария турнирында катнашырга чакыру алды, алар Россия Федерациясен тәкъдим итә. Мондый чакыру Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, туклану индустриясенең югары үсешен ассызыклый. Делегатларыбызның төп максаты – Россияне ачык, югары үсешле һәм дуслыклы ил буларак иң яхшы яктан күрсәтү, халыкара элемтәләрне ныгыту, илебезнең дөнья гастрономиясенең уникаль һәм аерылгысыз өлеше статусын раслау.

Казанда уздырыла торган «Ислам илләренең яшь аш-су осталарының Ю.Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турниры (YCI)» дирекциясеннән Индонезиягә:
ТР АРиО президенты, «Татинтер Ресторантс» ресторан холдингына нигез салучы Зөфәр Гаязов мактаулы кунак һәм эксперт буларак, «Татарская усадьба» ресторанының шеф-пешекчесе, YCI турнирының халыкара хезмәттәшлек амбассадоры, халыкара конкурсларның күп тапкыр җиңүчесе Рамил Мөхәммәтҗанов катнашучы буларак катнаша. Аңа «Black Box Challenge» (кара тартма) этабында көч сынашырга туры киләчәк, һәр катнашучыга билгесез ингредиентлар белән тартма бирелә һәм 90 минут эчендә ул:
- төп ризык уйлап табарга һәм әзерләргә (ит яки балык),
- бу төп ризыкның 5 порциясен әзерләргә тиеш була.

Безнең вәкилләр Индонезиядә елның иң абруйлы гастрономия вакыйгаларының берсендә Россияне тәкъдим итә һәм урында ук элемтәләрне актив рәвештә ныгыта. Шулай итеп, 2026 елның маенда узачак «Россия – Ислам дөньясы. KazanForum» форумында берничә мәдәниятара хезмәттәшлек турында килешү дә булды. Казандагы турнирда Индонезия, Малайзия, Согуд Гарәбстаны һәм Ислам дөньясының башка илләре катнашачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре