Казан "Россиянең мәдәни башкаласы" исеменә конкурста катнашырга җыена. "Татар-информ" агентлыгында узган журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева шул хакта хәбәр итте.
Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, гариза тапшыру кампаниясе 2025 елда узачак. Искәртеп үтик: бу вакытта республика башкаласы 1020 еллыгын бәйрәм итәчәк.
Конкурска 2023 елда старт биреләчәк. Ел саен белгечләр Россиянең берәр шәһәренә әлеге мактаулы исемне бирәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез