Казан туризмда яңа компанияләр ачу буенча Россия шәһәрләре арасында беренче унлыкка кергән

Казан туристлык өлкәсендә ачылган яңа компанияләр саны буенча Россия шәһәрләре арасында алтынчы урынны алды. 2025 ел башыннан алып Татарстан башкаласында туризмга йөз тоткан 50дән артык кече һәм урта бизнес предприятиесе эшли башлады. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге күрсәткеч буенча лидерлар - Мәскәү (+253 яңа компания), Сочи (+86), Краснодар (+83), Екатеринбург (+72) һәм Уфа (+60).

2025 елның беренче алты аенда Россиядә туризм өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең 5 меңнән артык яңа субъекты теркәлгән. Илдә туристик компанияләрнең гомуми саны 76,5 меңгә җиткән, ә 2024 ел нәтиҗәләре буенча гомуми керем 1 триллион сумнан артып киткән.

Татарстан Республикасы шулай ук туристлар агымының тотрыклы үсешен күрсәтә. Беренче яртыеллыкта төбәккә 1,7 миллион турист килгән - бу 2024 елның шул чоры белән чагыштырганда 34 процентка күбрәк. Кунакханәләр, отельләр һәм ял базалары 1 миллион кешене кабул иткән, бу узган елгы күрсәткечләрдән 18,6 процентка артыграк.

Республика туристлык үзәкләренең популярлыгы да үсүен дәвам итә: 2025 елның гыйнвар-июнь айларында аларга барлыгы 3,5 миллион кеше килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 3 процентка күбрәк.

Тармак үсешенә Татарстанның «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проектында катнашуы да ярдәм итә. Соңгы ун елда төбәккә туристлар агымы ике тапкырга диярлек артты, туризмда һәм чиктәш тармакларда күрсәтелә торган хезмәтләр күләме дә үсеш күрсәтте.

Туризм өлкәсе иң динамик рәвештә үсә торган тармакларның берсе булып кала. Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе мәгълүматлары буенча, туристик компанияләр саны башка секторлардан 1,5 тапкырга артып китә. Шул ук вакытта, мондый предприятиеләрнең 45 процентының ялланган хезмәткәрләре (барлыгы 234 мең кеше) бар. Тагын 62 мең үзмәшгуль граждан гид сыйфатында эшли һәм урнаштыру хезмәте күрсәтә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре